11 бала әнисе: «Барысы да минеке»
Алар башта ятимнәргә күчтәнәч илтәләр. Аннары инде үзләрен алып кайталар.
Хәйретдиновлар Казанга Дагыстаннан күченеп кайта. 1995 ел була бу. Ул чакта үз тормышлары да түгәрәк вакыт. Уллары үсеп килә, аңа иптәшкә сеңелкәш тә алып кайтканнар. Бер уйласаң, рәхәтләнеп тыныч кына яшисе дә яшисе генә бит. Тик юк. Ир белән хатын башкача хәл итә. Алар, җайлары чыгуга, ятим балаларны сөендерергә ашыга.
– Без яшәгән йорттан ерак түгел ятимнәр йорты бар иде. Башта болай гына барып кайттык. Аннары күчтәнәч төяп киттек. Соңрак андагы ташландык сабыйларны күреп шаккаттык. Һәр кешегә әни кирәк. Ә монда әниләр газиз сабыйларын ташлап киткән. Барысы да авыру, ниндидер кимчелекле. Шуларны күргәч, йөрәк тагын ныграк әрнеде. Үз әнисенә кирәкмәгән балалар иде алар, – дип искә ала Лилия.
Ире белән киңәшләшеп, алар башта бер баланы бәхетле итмәкче булалар. Ятимнәр йортында аларга бер малай күрсәтәләр. Ул исә сау-сәламәт, матур, аягында нык тора. Шунда Лилия бу баладан баш тарта. Аны башка әти-әниләр аласына ышана. Үзләренә ярдәмгә мохтаҗ, авыру бала күрсәтүләрен сорый. Аларга берне түгел, дүртне алып чыгалар. Гаилә дүртесен дә алып кайтып китә.
– Ул чакта улым да, кызым да безнең белән яшәми иде инде. Ә өебез зур. Нишләп утырыйк әле, диештек тә сабыйларны әти-әниле иттек. Без алмасак, ул авыру балаларны берәү дә сайламас иде. Әгәр миннән торса, физик мөмкинлеге чикләнгән һәр сабыйны гаиләле итәр идем. Аларның алдагы көннәрен уйлыйм мин. Үз-үзләрен йөртә алмыйлар, сәламәтлекләре әйбәт түгел, гел ярдәм кирәк. Әнә шуңа да гомерләрен кешечә үткәрүләрен телим. Бераздан бу гаилә, ишле балаларны тагын да зуррак йортта яшәтәсе килеп, Арчага күченә. Биредә барысына да күз-колак була аласың. Түгәрәкләргә йөртәсең, эшкә өйрәтәсең. Ни генә булса да, әниләре гел янәшә. Лилия бу малайларны ничек бар шулай ярата. Беренчедән, үзенеке итеп сөя ала, икенчедән кимчелекләрен күрми. Лилиянең йөрәге бик зур аның. Сөйләшкәндә гел бер сүзне кабатлый: «Безне мактый гына күрмәгез». Ә бит мактарлык та үзләрен. Дүрт бала янына тагын бишне сыендыра алар. Ә инде иң авыр хәлдәге баланы язмыш тагын да кимсетә күрмәсен дип, үзләренеке итәләр. Исем-фамилияләрен биреп, уллыкка рәсмиләштерәләр. Барысы да бала язмышы өчен эшләнә. Лилия улы белән кызына да Юраны ташламаска дип әйтеп куя. 21 яшьлек Данила, үземчә яшим дип, бу гаиләдән китеп тора. Тик кызганыч, ахыры хәерле булмый. Җыелган акчаларын таратып бетергәч, инвалидлыгыннан колак каккач, Данила гафу үтенеп кайтып керә. Гаилә аны кабул итә. Урамда калдыра алмыйлар бит инде. Әлегә улларын хастаханәдә дәвалыйлар икән. Юрага – 19, Андрейга – 18, Владик белән Игорьга – 17шәр, Әмир белән Артемга – 15әр, Илмирга 16 яшь тулган. Үз улына – 41, кызына – 33, иң олы оныгына да 18 яшь тулган инде.
– Тәрбиягә алган балаларны үз әти-әниләренең эзләп килгәне булмады. Хәер, акылга зәгыйфь балалар кемгә кирәк булсын инде? Аларны ярату өчен, зур йөрәгең булу гына җитми әле. Сабырлык та, нык сәламәтлек тә кирәк. Шөкер, сабыйларым сүземне тыңлый торган булдылар. Даниланың унсигез яшен тутыргач, бездән китү мөмкинлеге булды. Үзе теләгәч, каршы килмәдек. Әмма ул хәзер барысын да аңлады. Кайчак хаталанулар да кирәк. Алайса, ак белән караны да аера белми калырлар иде, – ди Лилия.
Малайлар бөтен эшкә өйрәнеп үскән. Әниләрен бик яратып, сүзен тыңлыйлар. Әтиләрен дә хөрмәт итәләр. Баштарак Лилиянең авыру балалар алуын аңлап бетермәүчеләр дә табыла. Төрле сүзләр дә ишеттерәләр. Акчасына кызыгып аласыз, дип әйтүчеләр дә була. Әмма балаларны үз канаты астына аласы килгән гаиләне бу туктатмый.
– Балалар өчен 10 мең сумга якын акча бирелә. Безнекеләрне гел дәваларга кирәк. Тернәкләндерү курслары үтәбез. Кайберләренә операцияләр ясаттык. Барысына да акча кирәк. Акылга зәгыйфь дигәч тә, аларның да матур киенәсе килә, гел яхшы телефоннар сорыйлар. Бер улым ай саен телефонын вата. Аны сүгеп булмый бит инде. Авыруы барлыгын беләбез. Яңасын алып торам. Кимсенмәсен, дим. Ул балалар – үзе бер дөнья, – ди Лилия. – Иң мөһиме – мин аларны, алар мине ярата. Холыклары көйсез димәс идем. Бик кадерләп, рәхмәтле булып яшиләр. Берәүдән дә ул балаларга начар сүз әйттерәсем килми. Минем өчен алардан да яхшы бала юк. Ятимнәрне тәрбияләүне зур эшкә санамыйм. Күптән түгел, Арчадагы өебезне калдырып, Мәскәүгә күчендек. Балаларга катлаулы операцияләр кирәк. Биредә дәваланабыз. Күңелем кушканны башкарам. Миңа шулай рәхәт. Әгәр тагын бер кат яшисең дисәләр дә, шушы язмышымны кабатлар идем.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=43513
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев