erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Без сине аңа кияүгә бирмибез, аларны туганнарга ничек күрсәтик?"

Айзат башта Фирүзәнең калуын теләмәгән иде. Хатын елый-елый ялварды, чөнки Айзаты янәшәсендә үзен бик бәхетле тойды. Ирдә көннән-көн яшәү дәрте артты, сөйгәненең яратуы аңа көч өстәп торды. Ярты елдан ул коляскада йөри башлады. Аннары, әкренләп, култык таягы белән аягына да басты...

Айзат башта Фирүзәнең калуын теләмәгән иде. Хатын елый-елый ялварды, чөнки Айзаты янәшәсендә үзен бик бәхетле тойды. Ирдә көннән-көн яшәү дәрте артты, сөйгәненең яратуы аңа көч өстәп торды. Ярты елдан ул коляскада йөри башлады. Аннары, әкренләп, култык таягы белән аягына да басты...

Ка­дер­ле­сен мәң­ге­лек­кә югалт­кан ке­ше­нең йө­рә­ге­нә баш­та кы­рык шыр­пы ка­да­ла, ан­на­ры әк­рен­ләп утыз ту­гы­зы коела, ә бер­се – го­мер­лек­кә җан­да сыз­лар­га кала, ди­ләр. Фи­рү­зә дә йө­рә­ге­нә уел­ган ти­рән яра бе­лән ел ар­ты ел уз­дыр­ды. Ә бит алар­ның мә­хәб­бә­те әки­ят­тә­ге ке­бек ма­тур баш­лан­ган иде.

Айзат белән җәй көне су коенганда танышты алар. Егет кыз яныннан, су чәчрәтә-чәчрәтә, йөзеп китте... Кыз аңа: «Карап йөз, егет!» – дип, кычкырып калды. Күпмедер вакыттан соң алар инде, күптәнге танышлар сыман, рәхәтләнеп, сөйләшеп утыралар иде. Кич белән клубта очрашырга сүз куештылар. Бер күрүдә гашыйк булдым, диюләре шушыдыр инде. Егет икенче көнне дә, аннан соң да килде. Кайбер көннәрдә, егетнең боегып калуы гына кызны борчуга салды. Үзеннән сорарга кыймады. «Яратмыйм, башканы очраттым», – дисә.

Сәбәп исә бөтенләй башкада иде. Әйтмәсәләр дә, күренеп тора: кыз бай гаиләдән. Әтисен ниндидер җитәкче диләр, әнисе – районда данлыклы Россиянең атказанган укытучысы. Айзат кем? Гади колхозчы гаиләсеннән: әтисе тракторчы, әнисе фермада сыер сава. Энесе һәм ике сеңлесе бар. Йорт-җирләре кечерәк кенә. Төзекләндерәсе урыннары да бик күп. Айзат техникум тәмамлаган. Киләчәктә төзүче булып эшләргә җыенса да, әлегә колхозда төрле эшләр башкара. Ә Фирүзә әнисе һөнәрен сайлаган – укытучы булып эшкә кайтырга әзерләнә.

Кызларының кем белән очрашуын белгәч, Фирүзәнең әти-әнисе өйдә зур тавыш куптарды. Имеш, җитеш тормышта үскән кыз ничек шундый егеткә карый алган?! Бу мөмкин түгел. Киләчәктә аларны ярлы, акчасыз, бәхетсез тормыш көтә. Балалары туса, акчасызлыкка килеп терәләсеңне көт тә тор. Әти-әнисенең нотыгыннан кызның колаклары тонды.

«Без сине аңа кияүгә бирмибез, аларны ничек кунакларга, туганнарга, дусларга күрсәтик?! Шуны уйладыңмы? Без сине хәерче гаиләсе өчен үстермәдек, әнә Фәритнең улы Зөлфәт сиңа күптән гашыйк булып йөри. Әгәр дә сорап киләләр икән, бүген үк аңа кияүгә бирәбез. Бүгеннән өйдә утырасың!» – диде әтисе Хатыйп.

Очрашуга дип килгән егет, ачык тәрәзәдән ишетелгән сүзләрдән соң, өнсез-телсез калды. Борылып китүдән башка чарасы да юк иде аның.

Шуннан соң алар башка очрашмады. Айзат та күрешү эзләп, кабат килеп йөрмәде. Егет башы белән гарьлегеннән хәтта елады ул. Югыйсә, тәртипсез түгел, эчми, тартмый, спорт белән шөгыльләнә, сабантуйлары батыры булды. «И-их, Фирүзә, минем өчен яратылган яр түгелсең икән бит! Ярлы булса соң?! Ярлы дип, мохтаҗлык күрмиләр әле. Күпләп мал тоталар, тавык-чебеш, каз-үрдәк асрыйлар. Әтиләренең эштән калганы юк, исеме-рәсеме мактау тактасыннан төшми. Әнисе дә алдынгылар рәтендә йөри. Булганын җиткерергә тырышып, гомер итәләр. Улларын да белемле иттеләр. Айзат шулай үз өендә уйланып утырды.

Икенче өйдә – кыз... Йокысыз төннәр, сагышлы көннәр берсен-берсе алыштырды. Ләкин кавышыр чара гына күренмәде.  Аларның йортында туйга әзерлек башланды. Кияү булып, алар бусагасыннан атлап керүче егет – Зөлфәт иде.

Яратасыңмы, йөрәгеңә якын ярмы, дип, Фирүзәдән сорап торучы булмады. Иң мөһиме – кешеләргә күрсәтерлек кияү. Үзләре бай, белемле, уллары да әтисе юлыннан китте – җитәкче. Аерым яшәү өчен, күз явын алырлык йорт көтеп тора. Килен төшәр дә, бернинди мохтаҗлык күрмичә, яши башлар. Зөлфәт нәкъ алар теләгән кияү иде. Һәрхәлдә, ата кеше шулай фикер йөртте. Фирүзә дә бу карар белән ризалашты.

Ә Айзат бөтенләйгә авылдан чыгып китте. Фирүзә сөйгәненнән мәңгегә аерылуын көннән-көн ныграк аңлады. Гаилә тормышы аңа бер рәхәтлек тә бирмәде. Ул үзен алтын читлектә канаты каерылган кош итеп хис итте. Ире белән теләр-теләмәс кенә түшәккә ятты, салкынлык күрсәтте. Зөлфәткә бу бер дә ошамады, билгеле. Көн тудымы – өйдә тавыш купты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хатынының битарафлыгы, йорттагы киеренке халәт ирне бик тиз туйдырды. Зөлфәт Фирүзәгә тиз арада алмаш тапты. Әлеге хәбәрне хатынга җиткерделәр. Бу вакытта йөрәге астында яңа җан яралганын тойган иде Фирүзә. Иренә әйтеп тормады, баласын төшертеп кайтты. Соңыннан, төшләренә бик матур сабый кереп, бимазалый башлагач, бик үкенде, ләкин соң иде шул.

Ялгышуын аңлады – баланың ни гаебе бар иде монда?! Ходай башка бала бирмәде аңа. Ир белән хатын сугыша-талаша гомер итте. Зөлфәт сукканда, Фирүзә дә җавапсыз калмаска тырыша иде. Тормышка булган үчен иреннән аласы килде аның. Аерылып китәр иде дә, әнисе каты торды: «Кайтып-китеп йөрмә, кире кертмим», – диде.

Ләкин соңрак Фирүзәнең әти-әнисе зур хата ясауларын аңладылар. Кызларының бәхетсез икәнен танымый чаралары калмады. Кайчандыр ике гашыйк арасын бозганнарына бик нык үкенделәр.

Эшкә дип киткән җиреннән, Айзат башка кайтып күренмәде. Аның турында ни дә булса белүче булса да, Фирүзәгә әйтмәделәр. Егетнең хыяллары да тормышка ашмады, шунлыктан, авылга кайтып, кеше күзенә күренеп йөрисе килмәде кебек.

Айзат өйләнде, тик аның белән дә язмыш явыз шаярган булып чыкты. Ничә ел бергә яшәп тә, сабый сөя алмаган алар. Әллә җан җылысы, ярату җитеп бетмәгәнме, белмәссең. Йөрәге авылда – Фирүзә янында калган иде бит аның.

Айзат бәхетсезлеккә юлыкты: төзелештә егылып төшеп, гарип калды. Өстәвенә табиблар аягына басмаячак, диделәр. Хатыны аны ташлап китте. Туганнары Айзатны авылга алып кайттылар. Фирүзәнең дә иреннән аерылып йөргән чагы иде. Айзат хакында ишетеп, ул аның янына барды.

Ул аны караячак, һич авырсынмый тәрбия кылачак. Бәлки, аякка да басар әле, кем белә?! Мәхәббәт бар нәрсәгә сәләтле, көчле хис бит ул.

Айзат башта Фирүзәнең калуын теләмәгән иде. Хатын елый-елый ялварды, чөнки Айзаты янәшәсендә үзен бик бәхетле тойды. Ирдә көннән-көн яшәү дәрте артты, сөйгәненең яратуы аңа көч өстәп торды. Ярты елдан ул коляскада йөри башлады. Аннары, әкренләп, култык таягы белән аягына да басты.

8 март бәйрәме җиткәндә, Фирүзәсе аңа үзенең авырлы булуын хәбәр итте. Гаиләдә, тупырдап торган, игезәк балалар туды. Аларга Гөлназ белән Алмаз дип исем куштылар. Менә шулай кайчандыр сүндерелгән мәхәббәт янә кабынды. Аларга өч яшь тулып киткәч, Фирүзә янә авырга узды. Өч килограммнан артык авырлыктагы Миләүшә исемле бәхет туды. Оныклар әби-бабайның кадерлеләренә әйләнде. Фирүзәнең ата-анасы бәхет өчен затлы машина да, акча да мөһим түгел икәнлеген шунда гына аңладылар. Хәзер алар кызларының гаиләсенә тыкшынмыйча, ярдәмләшеп, гомер итәләр. Өлкәннәргә балаларына үзләре сайлаган яр белән бәхет теләгез, дип, киңәш бирәләр.

Зөлфия Галим, Шәһри Чаллы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X