erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ятим булым үскәнгәме, көчле булырга тырыштым

Иртән мине тәрәзәдән төшкән кояш нурлары иркәләп уятты. Әйе, уятты... Ә мин азрак иркәләнеп яттым да тәрәзәгә килеп: “Кояшым, рәхмәт сиңа, рәхмәт битемнән сыйпап уятканга”, – дип шатланып дәштем ("Шәһри Казан").

Иртән мине тәрәзәдән төшкән кояш нурлары иркәләп уятты. Әйе, уятты... Ә мин азрак иркәләнеп яттым да тәрәзәгә килеп: “Кояшым, рәхмәт сиңа, рәхмәт битемнән сыйпап уятканга”, – дип шатланып дәштем. 

Кояш нурлары дөньяны тагын да матурлаган, кошлар да шатланып сайрый, чөнки табигать уянган. Минем дә күңелем талпынып, канат кагып куйды. Күзем гөлләремә төште. Алар да шау чәчәктә.

“Таңнар аткан саен мине сөеп каршы аласыз, чәчәкләр дә матурлыкны тулыландырып, яшәүгә өмет уята бит, – дип уйладым.
Таң атуын, кояш нурларының мине иркәләвен, кошларның миңа сәлам әйткәндәй сайрауларына күңелем әллә нишләп киткәндәй булды.

 ...Мин үзем әле нәни кызчык кына, ә мин – әнием һәм әтиемнең бердәнбер нәни кызы идем. Әйе, “идем” дим. Әбием дә, бабаем да юк минем, алар инде күптән вафат булган. Ә әнием белән әтием юл фаҗигасендә һәлак булды. Мин хәзер менә бу йортта яшим. Юк, мине яраталар, мине бик яраталар. Ләкин... әнием, әтием юк инде. Мин аларны төшләремдә еш күрәм. Алар миңа: “Балам, кызым, бәгърем!” – дип дәшәләр. Гел кулларында югарыга, югарыга күтәреп чөяләр. Мин күптән түгел, бу төш еш кергәч, аны бездә төнге тәрбияче булып эшләүче Мәйсәрә апага сөйләдем. Ул тыңлап торды да, чәчләремнән сыйпап, балам, әниең белән әтиең сине укыган, белемле һәм зур кеше булуыңны телиләр, диде. Шулчакта Мәйсәрә апа мине кысып-кысып кочаклады. И ул кочаклау... минем күңелемне, җанымны әллә нишләтте, әрнетте. Мин яратуга, иркәләүгә бик- бик сусаган идем. Их, әгәр алар исән булсалар! Шул вакытта мин үз-үземә сүз бирдем: әтием-әнием, мин сез теләгәнчә яхшы кеше булырмын, дидем.

Еллар үтте. Мин мәктәпне “4” һәм “5”ле билгеләренә генә тәмамлап югары уку йортына укырга кердем. Әниемнең һөнәрен дәвам итәсем – табиб буласым килде. Әнием, әтием мин сезнең йөзегезгә кызыллык китермичә, балалар табибы булырга укыйм.
Менә уку елларым артта калды. Мин укуымны кызыл дипломга тәмамлап, район үзәгенә эшкә килдем. Беренче эш көнем искиткеч матур көндә башланды. Ул көнне дөнья алтын төскә буялган кебек иде. Шул чак күңелемә шигъри юллар килде.

Мин тормышка гашыйк.
Авырлыкка
Бала чактан күңел күнеккән,
Юк, теләмим җирне читтән генә
Күзәтергә алсу күзлектән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юк, мин инде нәни кызчык түгел,
Үз кулымда тормыш йөгәне.
Көтеп тормыйм бәхет үзе килеп:
“Алмаларым пеште” дигәнен.

Район үзәгенә эшкә килгәч, балалар йортына җибәрүләрен сорадым. Ятим балаларга җаннарына җитмәгән җылылык бирәсем килде. Шулай итеп, мин эшкә керештем. Менә бер көнне нәни генә бер баланы алып керделәр. Моң тулы күзләре белән текәлеп карап тора. Мин күңелемнән “Йә, Аллаһ!” – дидем. Күңелемдә туган хисләрне сөйләп аңлатып булмаслык халәттә идем! Аны куеныма алып, кысып-кысып кочаклап алдым. Мине шушы халәт әллә нишләттте. Нигә дөнья, кешеләрне шулай итеп ярата соң? Нигә?

Бу баланы бик яраттым һәм гел бергә булырга тырыштым. Аны үзем кебек итеп тәрбияләргә дип әти-әнием рухы алдында кабат сүз бирдем. Ә бит тормыш дәвам итә...

Әллә ятим булым үскәнгәме, тормышта яклаучым, саклаучым булмагангамы көчле булып калырга тырыштым. Мин матурлыкны табигатьтә күрергә омтылдым. Күңелем гел иркен болыннарга, кырларга тартылды. Янәшәмдә гел кызым булды. Хәлемнән килсә, кочагыма сыйса, хәзер бу дөньяны берьюлы кочып алыр идем. Мин табигатьнең матурлыгында, үзем сайлаган һәм әниемнең хезмәтен дәвам итүдә бәхетне тоям.

Рәмзия Мулләхмәтова.
Казан шәһәре

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/yatim-bulym-skngme-kchle-bulyp-kalyrga-tyryshtym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X