33 яшендә дәү әни булган Ралия: «Оныкка бер яшь тулса да, һаман ышанып бетә алмыйм» (»Интертат », Ләйсән Рәхмәтуллина)
Бер көнне сеңелем шаккатып сөйли: «Сыйныфташым дәү әни булган. Күз алдыңа китерәсеңме? Дәү әни! Кайберәүләрнең әле әни дә булганнары юк», – ди бу. Ышанмадым, 88-89нчы елгы балаларга дәү әни булырга иртәрәк бит. 16 яшендә – әни, 33 яшендә дәү әни булган хатын белән «Интертат» хәбәрчесе аралашты.
Ралия Ибраһимованың шәхси архивыннан
Бездә халык беренче мәхәббәтнең иң тирән, самими, саф хис булуына ышанса да, аның озын гомерле булуына шик калдыра. Гадәттә, кеше беренче тапкыр үсмер вакытында гашыйк була. Психикасы әле тотрыклы булмаган үсмерләрнең хисләре чынлыгына ышанучылар да бик сирәк. Авыл халкын шаккатырып, 15 яшендә кияүгә чыккан Ралия белән балигъ булмаган килеш әни һәм 33 яшендә дәү әни булуы турында сөйләштек.
Кама Тамагы районы Сатлыган авылында яшәүче Ралия Ибраһимова үзенең булачак ире Радик белән балачактан ук таныш булуы турында сөйләп китте:
Без кечкенәдән үк таныш. 12-13 яшьләремдә үк аны яратып йөри башладым. Ирем Сатлыган авылыннан. Мин ул авылга дәү әнием янына төшеп йөри идем. 15 яшемдә никах укыдылар, кияүгә чыктым. Ул вакытта мине «яше җитми» дип, язылыштырмадылар да. 9нчы класста укый идем. Кияүгә чыкканда әле аңардан бераз курку да булгандыр, ни дисәң дә, җитлеккән ир-ат иде бит инде. Хәзер юк инде, – дип көлә үзе.
Ире Радик аннан 13 яшькә зуррак. Ралиянең һәм Радикның әниләре бергә колхозда сыер савучылар булып эшли.
Бер-берсен белгәнгә күрәме, алай каты бәрелешмәделәр. Шул вакытта «өйләнешәбез» диюебезгә бер як та каршы төшмәде. Әни инде: «Кияүгә чыгып, бәхетле булам дип уйласаң, мин каршы түгел», – диде.
Хәзер мин үзем, мәсәлән, 10 яшьлек кыз анасы буларак, алай җиңел генә кызымны кияүгә биреп җибәрә алмам кебек. «Үссен, укысын», – дип аяк тибеп торыр идем, дип уйлыйм.
«Әни булганымны аңламый да калдым»
Ралия беренче тапкыр 16 яшендә әни була. Бу хакта ул болай ди:
Дөресен генә әйткәндә, мин әни булганымны аңлап та бетермәдем. Баламны карашырга миңа кайнанам булышты. Улымны да карады, киемнәрен дә юды, мине дә ашатты. Баланы ничек имезәсен дә белми идем инде. Кайнанам тегеләйрәк итеп кара,
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/33-yasenda-dau-ani-bulgan-raliya-onykka-ber-yas-tulsa-da-haman-ysanyp-beta-almyim-5860328
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев