Аерылышалар
Алар аерылыша. Иргә – 63, хатынга 60 яшь. Ир утырган машина фатир подъезды янына килеп туктады. Хатын чыгып, машинага утырды. Хәл-әхвәл сораштылар. «Киттекме?» – диде ир. Хатын баш селкеде.
Суд буласы зал ишек төбендә аларны адвокат көтеп утыра иде. Бәлки, ул кирәк тә булмагандыр, әмма бар нәрсә рәсми һәм гадел булырга тиеш. Гадәттә, нәкъ менә судта эмоцияләр чыга. Ир белән хатын бер-берсенә җыелган бөтен үпкәләрен чыгарып сала, балаларын инструмент итеп куллана. Хәтта бер-берләрен мыскыллауга кадәр барып җитәләр. Ә аларның суд процессы бик тиз үтте. Бер-берсенә карата үпкәләре дә юк иде, ә күзләрендә бары – бушлык. Алар инде барысын да хәл итеп барганнар иде. 40 ел буе җыйган хәләл мөлкәтләре – фатир, бакчалары, шәһәр читендәге кечкенә йортлары. Иргә йорт калды, хатынга фатир белән бакча. Адвокат судка кергәндә клиенты турында барысын да белеп керә. Монда ул берни белми иде. Клиент моны сер итеп калдырды.
Суд бинасыннан чыккач, ир хатынны өенә илтеп куярга тәкъдим итте. «Бу тирәдә эшләрем бар, рәхмәт, җәяү генә атлыйм», – диде хатын. Аннан өстәп тә куйды: «Бу атнада оныкның туган көненә киләсеңдер бит? Бүләкләрне алдан килешкәнчә алабыздыр бит?» Ир башын селкеп куйды. Саубуллашып аерылыштылар.
Машинага кереп утыргач, ирнең күз алдыннан бөтен гомере узып китте. 40 ел уртак тормыш бөтенләй дә сизелмәгән. Ни өчен?
Дания белән ул студент чакта танышты. Бер факультетта параллель төркемнәрдә укыдылар. Укуы авыр иде. Булачак инженерлар. Техник белем алу энә белән кое казуга тиң. Башка факультет студентлары кебек бәйрәм итәргә вакытлары да юк иде, китапханәдән чыга да алмадылар. Дания белән дә шунда танышты ул. Уртак темалар, уртак фәннәр... Китапханәдә көн саен күрешә торган булдылар. Бергә булгач күңелле дә, укуы да җиңел тоелды. Аннан гел бергә әзерләнә башладылар. Кыз аның өчен конспектлар күчерде, ул Даниягә рефератлар язарга ярдәм итте. Максатлары да уртак иде – зур предприятиедә инженер булып эшләячәкләр. Алар өйләнешкәндә укуларын тәмамламаганнар иде әле. Бергәләп диплом яздылар, бергәләп дәүләт имтиханнарына әзерләнделәр. Менә диплом алырбыз да, рәхәтләнеп яшәрбез дип хыялландылар. Диплом алуга эшкә урнаштылар. Фәнни җитәкчеләре тырыш студентларын предприятие җитәкчелегенә үзе тәкъдим иткән. Ничек баш тартасың?!
Күзләре янган яшьләр башлары белән эшкә чумды. Ул чакта инженер һөнәре абруйлы, яшьләрне заводта күтәреп алдылар. Алар көне буе эшлиләр дә кайткач бер-берсенә көн хәлләре, производстводагы яңалыкларны сөйлиләр. Нәкъ менә алар яңалык кертәчәк. Дөньяны үзгәртәчәкләр... Ә киләчәктә: бераз аякка басып ныгыгач, алар дөнья буйлап сәяхәт итәчәкләр.
Беренче балалары – уллары туды. Бала кечкенә чакта алар бер-берсенең барлыгын онытып та торды бугай, бөтен дөньялары әнә шул орчык кебек бала тирәсендә бөтерелде. Тынгысыз малайны тәрбияләргә күп көч кирәк иде. Озак та үтми малайга иптәш – кызлары туды. Кызлары тугач дөньялары тагын да түгәрәкләнде. Ирләр малай тели диюләре дөрес түгел. Кызы тугач Инсаф үзе генә белгән ничек шатланганын. Дөньяның бар матурлыгы кызында җыелган кебек. Үзенә тартып тора, һаман сөясе, назлыйсы гына килә.
Балалар әкренләп үсте, алар эштә булды. Менә балаларны үстерербез дә: рәхәтләнеп яши башларбыз, сәяхәтләргә китәрбез дип хыялландылар. Ә кичләрен бар сүзләре балалары турында, бар вакытларын алар белән бергә уздыралар. Дәрес әзерләштеләр, секцияләргә йөрделәр. Уллары үсмерлек чорында борчып алды. Урам малайларына ияреп китә язды. Ул вакыт гаилә өчен зур сынау булды. Малайларын урамнан аерып алу өчен күп көч куйдылар. Хәтта Даниягә эштән китеп торырга туры килде. Малайга игътибар, контроль күп кирәк иде. Тормышлары инде көйләнеп кенә киткән кебек иде. Инде балаларның мәктәп тәмамлар, институтка керер чаклары җитте. Икесенә дә түләүле белем бирергә туры килде. Бала өчен берни жәл түгел. Җиткерәбез дип баш күтәрми эшләделәр дә эшләделәр. Җәмгыятьнең дә әвеш-түеш килгән чагын кичерделәр. Яртышар ел хезмәт хакы ала алмый заводта эшләгән чаклары да булды. Түзделәр һәм өметләнделәр: менә җитәр ул вакыт...
Инде көйләнде генә дигәндә, кызлары юл һәлакәтенә очрады. Аңа киредән йөрергә өйрәнергә туры килде. Ул чорларны Инсаф исенә төшерергә дә теләми. Дөнья сорыланып калган вакытлар. Хатыны эштән китте. Көне-төне хастаханә юлын таптадылар. Кызларының кечкенә генә казанышларын зур җиңү итеп кабул иттеләр. Авыр өч ел... Аннары соң кызлары әкренләп таяксыз йөри башлады. Таяксыз атлаган көне – иң бәхетле көннәре. Әмма ничек кенә тырышсалар да, кызлары аксаклабрак йөрүгә калды. Бу аңа тормышын корырга һич комачауламады. Кияүгә чыкты, балалар тапты. Инде оныклар үсеп килә.
Балаларны башлы-күзле итеп инде иркен сулап куябыз дип яшәгәндә Даниянең әнисе авырый башлады. Ничек кенә карышса да, аны авылдан үзләренә алып килделәр Дәвалар өчен төрле табибларга йөрттеләр, әмма җиңелделәр. Әҗәл аларны җиңде. Димәк, вакыты җиткән. Әбисен соңгы юлга озатып, матур итеп ашлар гына уздырганнар иде, Инсафның әнисе авырый башлады. Аны да үз яннарына алып тәрбияләделәр. Дүрт ел селкенмичә урын өстендә ятты ул. Дания кайнанасына кадер-хөрмәтен нык күрсәтте. Инсаф аңа моның өчен бик рәхмәтле.
Һәм менә алар ирекле. Балаларның үз тормышлары, әти-әнигә булган бурыч үтәлгән. Гомер буе җылытып яшәгән хыялларын үтәр вакыт җиткән. Ниһаять, үзләре генә ял итәргә киттеләр. Тик ял булмады ул, сынау булды. Сөйләшер сүзләр табылмады. Кичләрен икесе дә китап укып уздырды. Көндезләрен Дания пляжга, диңгезгә барырга теләсә, Инсаф кояш астында кызынып ятканчы экскурсияләргә йөрүне хуп күрде. Менә шулай аеры-чөере ял итеп кайттылар. Кайткач та сүзләре берекмәде. Берсе кино яратса, икенчесе яңалыклар карарга ярата икән. Берсе кызыксынучан, төрле урыннарга барырга ярата, икенчесе өйдә булуны өстен күрә... Гомумән, алар бер-берсенә кызык түгел икән. Шуңа аларның сөйләшер сүзләре дә юк. Моңа кадәр аларны һәрвакыт өченче бер кеше бәйләп торган. Хәзер алар өйдә икәүдән-икәү генә. Уртак тормышта аларны максат һәм бурычлар гына тотып торган булган. Бәлки, ике арада чын ярату да булмагандыр?! Алар бер команда булып гомер буе дөнья куды, алга килеп туган кыенлыклар белән көрәште. Хәзер барысы да җайлангач, аларга командада булу кирәкми. Һәрберсенең үз кызыксынулары белән яшисе килә, әмма алар төрле. Безгә аерылышсак яхшырак булыр дигән карарга алар икесе бергә килде. Тыныч кына...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев