Агыйдел былбылы
Урам кырые буйлап тезелешеп киткән киоскларны читләтеп үтәргә тырышып, оныгын җитәкләгән Нәзифә җир асты кичүенә төшеп китте. Оныгы Гөлгенә, өй тулы уенчыклары булуга карамастан, киоск тәрәзәләреннән кулыңа ябышырдай булып карап калган әрсез курчакларны сорап интектерә.
Төссез күзле ул ялтыравык курчакларның, Кытайда арзан чималдан ясалып, бала организмы өчен зарарлы булуын биш яшьлек сабыйга ничек аңлатасың? Аннары, тәрбия мәсьәләсендә кызчыкның әти-әнисе дә, дәү әтисе дә бик үк хаклы түгел – нәрсә сорый, шуны алып бирәләр. Артык иркәләп бозасыз, дип әйтеп тә караганы булды Нәзифәнең кызы белән киявенә дә, ире Мансурга да. Аны ишетүче булдымы соң? Нишләмәк, һәр замананың үз балалары. Китап сораса, берсүзсез алып та бирер иде Нәзифә. Юк бит. Шул мәнсез уенчыкларга ушы китә. Кызыксынучан оныгының бертуктаусыз яудырган сорауларына җавап эзли-эзли, Нәзифә, сак кына атлап, җир асты кичүенә төште. Базар мөнәсәбәтләре чәчәк аткан бу чорда сәүдә итү җир астын да басып алган: соры дивар кыры буйлап гәзит-җурнал, башка вак-төяк сатучылар тезелешеп киткән. Билгеле, һәркемнең дә яшисе килә – аларга якынлашканда сатып алыгыз дигәндәй, өмет катыш елмаеп каршылыйлар һәм, берни дә алмасаң, артыңнан үпкә катыш караш ташлыйлар. Кулыннан тарткалаган Гөлгенәнең игътибарын башка якка юнәлтергә тырышып, Нәзифә алга атлады. Балалар театрында үтәчәк спектакльдән өйгә бер кочак кирәксез уенчык тутырмыйча урап кайтып булырмы бүген, юкмы – Нәзифә шул хакта баш ватты. Баш өстендәге урам киң – җир асты кичүе дә озын гына. Аның азагына якынлашканда Нәзифә алда яңгыраган җырны ишетте һәм... аяклары ирексездән туктап калды. Карлыккан тавыш белән берәү газапланып җыр суза иде: «Ай, былбылым...» Тавыш ничек кенә үзгәрмәсен, ничек кенә карлыкмасын, Нәзифә аның хуҗасын танымый калмады. Матур җырлый дип әйтеп булмый иде «тутыккан» тавышлы «җырчы» турында. Киресенчә, матур җырны болай исерекләрчә бозган өчен күңелдә ниндидер ризасызлык тудыра иде аның җырлавы. Бер мизгелгә генә тукталып калган Нәзифәне кызыксыну катыш дулкынлануы алга өндәде – улмы икән?.. Өстен-башын артык карамаган, акча салырга алдына куйган баш киеменнән күзен алмаган, олыгая барган ир янына якынлашкан саен, Нәзифәнең йөрәге ярсып типте. Хатын ялгышмады – интегеп җыр сузган ир Нәзифәнең яшьлек мәхәббәте, тәүге саф сөюе Илдан иде... «Таңнар ата, өзелә үзәк...» Күпме өзелде Нәзифәнең яшь үзәге Илданны уйлап... Күпме җырлатты егет кызны яшьлегендә, күпме елатты!.. Каршысында туктап калган ханымны һәм кызчыкны күреп, «җырчы» җырны тырышыбрак башкара башлады. Хәтта тавышында ниндидер моң да ишетелде кебек. Хәтер төпкелендәге яшьлегеңне барлаганда, бер мизгел эченә елларны да сыйдырырга була. Илдан каршысында торган шушы бер мизгел эчендә Нәзифә күңеленнән еракта калган яшьлек елларын кичерде. Нәкъ җырдагыча, гүзәл Агыйдел елгасы буенда урнашкан иде аларның авылы. Агыйделнең суында бергәләп йөзә-йөзә балачаклары узды Илдан белән Нәзифәнең. Агыйделнең камышы бер-берсенә гашыйк ике үсмернең серен үз эченә яшерде... Авыл үзенең кечкенә җырчысын горурланып үстерде. Бәләкәйдән Илдан җырларга яратты. Авыл һәм район клубы сәхнәсеннән төшмәде дә диярлек. Авыл кызлары арасыннан Илдан Нәзифәне сайлады. Мәхәббәтләре дә олыларча түгел, ә балаларча самими, саф иде. Мәктәпне тәмамлагач, җырларга һәвәс Илданны шул ук Агыйдел су юлы еракка алып китте. Егетнең ата-анасы да, авыл халкы да, йөргән кызы Нәзифә дә Агыйдел былбылына зур өметләр багладылар. Беренче елларда Илдан, чыннан да, аларның өметен аклады – Уфада җырчы булырга укырга керде, буш вакытларында туйларда, мәҗлесләрдә җырлады. Бөре пединститутына укырга кергән Нәзифәгә кайнар хатлар язды. Хәтта ялында Нәзифә янына ике-өч кат килеп тә китте. Җәйләрне бергә уздырырга хыяллансалар да, Илдан үзе кебек талантлы җырчылар белән гастрольләрдә йөри иде инде. Аралары ерагайган саен, Нәзифә сизенде – йөрәкләр дә ерагая бара түгелме соң? Кызга килгәндә, ул Илданын элеккечә сагына, элеккечә ярата. Көнгә әллә ничә кабат почта тартмасы яныннан урап керә. Авылга кайткан чагы булса, Агыйдел камышларына серләрен сөйли... Илдан гына торган саен авыл юлын оныта бара, ахры. Якыннарын да... Нәзифәнең хатларына да сирәк-мирәк кыска гына җавап яза: «Гафү ит, вакыт юк...» Элеккечә назлы-назлы сүзләр кыстырырга да «вакыты калмады», ахры... Сөйгән егетенең суынганын аңлап, Нәзифәнең үзәге өзелә. Чибәр җырчы егеткә күз салучы күптер шул... Кай җирләре Нәзифәдән артык икән?! Аннан да артык сөя беләләрме икән соң?! Күңеленнән ташыган бар тойгыларын кәгазь битенә салып, Нәзифә Илданга бер-бер артлы хатлар яудырды. Җавап өмет итеп, хат ташучы хатын алдына йөгереп чыкты. Бер көнне кызга Илданның соңгы хаты килде. Анда бары тик кыска гына ике сүз язылган иде. Нәзифәнең язмышын хәл иткән ике генә сүз: «Гафу ит...» Шуннан соң Илдан авылга чибәр бер кызны ияртеп кайтты. Йөзенә ясалма елмаю уелган таш курчакны...
...Ничек кирәк алай, укуын бетергәннән соң Нәзифә республиканың иң ерак районын сорап алды. Шулай ул Илданнан качарга тырышты. Тырышуы юкка булмады, алар башкача беркайчан да күрешмәделәр. Илданның әти-әнисе дөнья куйды, һәм ул авылга кайтмас булды. Уфага Нәзифә еш кына барып йөрсә дә, юллары кисешмәде. Беренче елларда Илданның афишасын еш күргәләде. Хәтта «таш курчак» белән бергә җырлауларын да телевизордан күргәләде, радиодан ишеткәләде. «Агыйдел былбылы»ның репертуары киңәйде, тавышы да, үзе дә көрәйде.
Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/proza/agyydel-bylbyly
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев