Әйбәт кеше иде
Күпербаш авылында туып-үскән, 1986-1988 елларда ВЛКСМның Арча райкомының беренче секретаре булып эшләгән, аннан соң “Тукай-Кырлай“ колхозын, “Власть Советов“ны җитәкләгән Газизов Зиннур Әхәт улы 66 яшендә вафат булды.
Зиннур Әхәт улын якыннан белгәннәр бик җылы итеп искә алалар. “Көтмәгәндә генә бик якты кеше вафат булды, мин аны мәктәптән үк белә идем: бик тыныч, игелекле, уңай энергияле, позитив, нечкә юморлы кеше, табигате буенча чын лидер, яхшы гаилә башлыгы. Зиннур Әхәт улы һәрвакыт башкаларның проблемаларына битараф түгел иде, ярдәм кулын сузды, сүз белән генә түгел, эш белән дә хуплады!“ – ди район Иҗтимагый советы рәисе Надия Мифтахетдинова.
– Без Зиннур белән бер чорда КПСС райкомында инструктор булып эшләдек, – ди “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Уен-көлкеле, сүзендә тора торган, бик актив, белемле кеше иде. Райкомның беренче секретаре Дамир Каюмович берәр урынга җитәкче итеп куяр алдыннан сынау ала иде. Зиннур белеме буенча инженер, аңа “ромашка“ рәвешендә ясалган аммиак сыешлыгына күпме сыеклык керүен исәпләргә кушты. Андыйгамы, гадәтиенәме күбрәк керә. Зиннур бу имтиханны уңышлы үтте. Шуннан соң гына “Тукай-Кырлай“ колхозына рәис итеп җибәрделәр. Әйбәт кеше иде, урыны җәннәттә булсын!
Без дә шул теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев