erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Башта хатыны авырып китеп барды, аннан үзе юл һәлакәтенә очрады...(ВИДЕО)

Наратлык авылында яшәүче Илфат Хөсәенов башта хатыны үлеп, аннан юл һәлакәтенә очрап, каты зыян күрсә дә күңел төшенкелегенә бирелмичә яшәүче хәзерге заман Корчагины

Арча ярминкәләрендә мунча минлекләре, мунчалалары сатып торган Наратлык авылыннан Илфат Хөсәенов соңгы елларда күренми башлады. Ярминкәләр турында репортажлар язганда без Илфат белән сөйләшми һәм аның турында язмый калмый идек. Үз товарын – табигать байлыкларын тәкъдим итә белә торган тыйнак сатучы иде ул. Аның төрледән-төрле агачлардан (каен, имән, нарат һ.б.) әзерләнгән мунча себеркеләрен халык ярата, көтеп ала иде. Көннәрдән беркөнне Илфатның япь-яшь килеш хатыны онкологиядән үлгән икән дигән хәбәр килеп иреште безгә. 2012 ел иде ул. Бик борчылдык. 42 яшьтә өч бала әнисе китеп барды...

Берникадәр вакыттан соң Илфат машинасы белән юлда һәлакәткә очраган, коляскага калган икән, дигән хәбәрне ишетеп тетрәндек. Барысы да бер башка... Бүген бу вакыйгалар онытыла төшсә дә, без Илфатны онытмадык. Ярминкәгә йөрүче халык та онытмады аны. “Наратлыдан килә иде бер егет, яхшы була иде аның мунча  себеркеләре!” – дип искә алалар.

Хәлен белеп кайтырга булдык. Үзе белән элемтәгә чыктык. “Рәхим итеп килегез!” – дип бик ачык сөйләште Илфат. Пәнҗешәмбе көн иде ул. Без баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин белән юлга чыктык.

Наратлык ул урман эчендә утырган авыл. Бик матур капкалы йорт янына килеп туктадык. Капканы ачып керүгә матур туя агачларына, ямь-яшел чирәмле ишегалдына, чип-чиста бәрәңге буразналарына игътибар иттек. Ә арт яктагы ишекне ачсаң, сукмак урманга илтә. Урман 20ләп метрда гына. Чык та җиләк, гөмбә, файдалы үләннәр, мунча себеркесе җыеп кер. Мондагы тәртип турында сөйләшә-сөйләшә өй ишеге янындагы “звонок”ка бастык. Ишекне ачып керүгә безне Илфат көтеп тора иде инде. Өйгә килеп керүгә мондагы чисталыкка, тәртипкә тагын шаккаттык. Кемнедер чакырып, өен, ишегалдын чистарттырган дияр идең, бер кичтә генә башкарыла торган эшләр түгел болар. Көнен дә әйтмичә килергә рөхсәт алгач, икенче көнне килеп тә җиттек без. Кухнясы, залы, бүлмәләре ялт иткән. “Өйне кем җыештыра, бу тәртипне кем урнаштыра шулкадәр?!” – дип сорамый кала алмадык. “Үзем!” – дип шаккатырды тагы Илфат.

 Диванга барып утырдык. Героебызның коляскадан диванга күчеп утырганын сизми дә калдык. Сүзне Илфатның кем белән яшәвеннән башладык.

– Бер үзем яшим, – диде ул.

– Бу чисталыкны кем тәртиптә тота?

– Илфат тота.

– Бакчадагы бәрәңге түтәлләрендәме?

– Юк, урамдагысын малайлар эшли. Ике малай, бер кызым бар. Кызым Илзирә кияүдә, ике онык бар. Малайлар өйләнмәгән әле. Олысы Илназ урман хуҗалыгы буенча югары белем алып, Казанда урман хуҗалыгы министрлыгында эшли, кече улым Инзил энергетика институтын быел тәмамлады. Алар кайтып торалар. “Әти” аларга эшне табып кына тора.

– Бу хәл кайчан килеп чыкты?

– 2016 елның мартында. Арчадан кайтып килешли авылга җитәрәк машина дамбадан төшеп китте. Малай Ашытбаш мәктәбендә укый. Ашарга пешерәсе бар дип, чаптырып кайтканда... Мин төшеп калганмын, машина  җиде тапкыр әйләнгән. Аллаһы Тәгалә мине төшереп калдырган, машина эчендә калган булсам, беткән булыр идем. Казан хастаханәсендә март, апрель, май айларында яттым, аннан өйгә кайтардылар. Моннан ике йорт аша гына яшәүче медицина хезмәткәре Альбина Камалова мине бик карады. Альбинага мин бик рәхмәтле. Аннан тернәкләндерү үзәкләрендә программа нигезендә дәваланам. Яшел Үзәндәге санаторийга 2 елга бер тапкыр барам. Җиде кат тир чыкканчы шөгыльләнәм. Инструктор Андрей Александрович: “Илфат кебек шөгыльләнегез!” – дип, башкаларга үрнәк итеп куяр иде. Инсульт кичерүчеләрнең хатыннары: “Ялкау син, менә Илфат үзе генә бит, ә ничек шөгыльләнә!” – дип ирләрен орышалар.

Илфат Пүчинкә-Поник авылыннан. 1964 елда 10нчы бала булып дөньяга килгән. Алар 7 малай, 3 кыз. Бүген 8е исән-саулар. Уфада яшәгән, 1941 елгы хәрби абыйсын Ринатны (хатынын да) коронавирус алып киткән. Тагын бер абыйсы авырып, бакыйлыка күчкән. Ә туган авылда төп йортта абыйсы гаиләсе белән яши. 1912 елгы әтисе Хәсән абый сугышта катнашкан. Сугыштан бер аягы гарипләнеп кайткан. Әнисе Салиха апа 1918 елгы. Алар мәрхүмнәр инде. “Әти амбарда эшләде. Әни шулай ук гади эштә. Дәрәҗәле, данлыклы кешеләр иде. “Хәсән абый”, “Салиха апа” дип бөтен авыл кешеләре хөрмәт итеп торды үзләрен”, – дип сөйли Илфат.

– Көнең ничек үтә? Телевизор карыйсыңмы? – дип сорыйбыз.

– Гел хәрәкәттә инде. Иртән уянгач, телефоннан ватсаптан бер кат сәламнәр җибәреп алам да, эшкә керешәм. Юынам, кырынам, иртәнге чәемне эчәм. Ярты сәгатьләп велосипед әйләндерәм. Аякка басып торам хәзер. Таянып йөри торган җайланмам – ходунки бар. Аякларны хәлсезләндерергә ярамый. Алла бирсә, йөреп китәчәкмен, күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый. Тернәкләндерү үзәгендә дә ярдәмчесез үзем коляскада йөрим. Алай бик телевизор карамыйм. Кич сәгать 6ларда гына җибәрәм. Яңалыкларны карап алам. Ашарга пешерәм, өйдә тәртип салам, тренажерларда шөгыльләнәм. Китап, газета-журналлар укыйм. Акчишмә китапханәчесе Халидә кертә. Керне машина юа. Аны эләргә күршедә Гөлфия апа бар. Дәшсәм, рәхмәт, Гөлфия апа кереп җитә. Туганнарым, Арчадагы Сәрия апа бик булыша. Исән-сау булсыннар.

Илфат белән шактый сөйләшеп утырдык. Авылга газ, су кертүләр турында да, урман хуҗалыгы, зур кунакларга кадер-хөрмәт күрсәтү хакында да. Хәтта авылга килеп, “Китәм, димә” исемле (авторы Нәбирә Гыйматдинова) татар телендә киносериал төшергәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кинога безнең өйне төшерделәр, монда кунып, берәр айлап булдылар – диде Илфат. – Җәйге җылы, матур көннәр иде. Ялгышмасам, 1997-1998 еллар иде ул. Ул вакытта урыс капка – шундый кирәк иде аларга, агач авыл өе. Хәзер генә шәһәрләшеп беттек. Сыер, эт, мәче, тавыклар. Сыер мөгри... Кыз кечкенә иде әле. Кыз да фильмга төште.

– Кеше янына чыгасызмы?

– Әйе. Башта кыен булды. Сәламәтлек йомшак, психологик  барьерны да җиңәргә кирәк. Хәзер ныгыдым. Тернәкләндерү үзәкләренә барам, минем кебекләр килә. Инсульт кичергәннәр күп. Алар озата баручылардан башка йөри алмый. Ә мин йөрим...

– Машинада руль артында үзегезме?

– Юк, улларым.

– Ә машина йөртергә исәпме?

– Юк, теләмим дә хәзер...

– Юл фаҗигасендә бик авыр хәлдә идегезме?

– Бик авыр. Умыртка баганам ике җирдән сынган, кабыргалар сынып беткән, яңадан җыйдылар. 15 март иде... Ул кичне суык булды. Анда чокырлырак урын бар. Шунда эләктем...

Урта белемне Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә ала. Бертуган Сәрия апасында торып укый. Аннан Йошкар-Олага политехник институтына урманчылык бүлегенә укырга керә. Урманчылык инженеры һөнәрен алып, армиядә хезмәт итеп, Арча урманчылыгының Сурнар бүлегенә эшкә кайта. Сурнардан Тукай урманчылыгының Наратлык бүлегенә күчә. Хатыны Миләүшә Карадуганнан. 22 ел бергә яшәгәннәр. Бәхетле еллар... “Әйбәт балалар калдырып китте, – дип искә ала Илфат. – Аллага шөкер, балалардан мин бик канәгать. Менә ике малай  өйнең бөтен җирен заманча итеп эшләделәр, яңарттылар. Молодцы!”.

– Илфат, тирәбездә төрле кеше бар. Күңел төшенкелегенә бирелеп, бауга менүчеләр дә юк түгел. Ә сез юл фаҗигасында, үзегез әйтмешли, 99 процент зыян күрсәгез дә, тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә тырышасыз, Аллага шөкер, аякка баскансыз, болай булгач, алда әле җиңүләрегез күп булачак.

– Әле минем малайларны өйләндерәсе, кода буласым бар. Кул кушырып, елап утырырга һич ярамый! Андый кеше түгел мин! Көрәшәм, яшәү өчен көрәшәм!

– Ир кешегә ялгыз кыен. Өйләнергә исәп бармы?

– Әйе.

...Илфат безгә йөреп тә күрсәтте. Ярдәмче җайланмасы белән. Сөбханалла! Саубуллашканда баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтуллович: “Илфат, син йөри башлагач, без тагын киләбез әле, язманың дәвамы булачак!” – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илфат кебек көчле рухлы,үрнәк кешеләр турында күбрәк язсагыз иде. Бу язмагыз белән сез аны тагын да яшәүгә дәртләндереп кайткансыз! Тормышта үзен таба алмыйча йөрүче аяклы "" инвалид"" ларга гыйбрәт булыр!! Рәхмәт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Добрый вечер. Вчера с ветеранами боевых действий нашего раона, ездили в деревню Починок Поник, на могилу нашего воина-афганца Бикбаева Фаниса. После кладбища подъехали к дому где живет семья Бикбаевых. Так получилось, что в этот момент мимо нас проезжала машина с Ильфатом Хусаиновым. Я с ним лично не был знаком, но ребята афганцы узнали его. Подошли к машине, поздоровались. Когда машина с Ильфатом уехала, я спросил у ребят, чем он так знаменит? Мне ответили, что очень хороший человек, хороший во всех отношениях. Сегодня попал в беду, заболел, возникли проблемы с ногами. Но не унывает, преодолевает трудности, надеется на выздоровление, сильных человек, с характером. Вот такая у нас поучилась случайная встреча. Молодец Ильфат, выздоравливай, удачи тебе и всего доброго. С уважением воин- афганец Багаутдинов Сергей.

      Теги: Арча хәбәрләре

      2
      X