erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Әни мине бертуган апасына биреп калдыра. Үземнекеләргә никтер сыймаганмын»

7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне якынлашканда күпне кичергән авыл фельдшерының ишеген кактык.

 

Авыл фельдшеры кем ул? Ашыгыч ярдәм күрсәтүчеме, әллә авыл халкына табиб дәрәҗәсендә йөргән илаһи көчкә ия хезмәткәрме? Татарстан җөмһүриятнең атказанган сәламәтлекне саклау хезмәткәре Ризида апа Закировага да шул сорауларны бирдек. 

Өздереп кенә җавап бирмәде, язмышын сөйләде. Шуны аңладым, ул татлы йокы, ял белән исәпләшми, кирәк чакларда төн уртасында да сәламәтлек сагында. Аерылыша язган гаиләләр дә аның кулы аша кабат тотрыклана. Хәтта җир йөзендәге хаклар да аның йөрәге белән хаклана... 

732 кеше! Шуның 124е балалар. Аның да 48е балалар бакчасына йөри. Казанда эш тәҗрибәсе туплап, 1992 елны Буа районының Норлат авылына кайтып төшкән кызны каршы алган саннар бу. Ә бүген исә авылда 246 кеше яши. Инсульт, инфаркт, югары кан басымы. Менә шушы чирләр кереп оялаган авыл халкының бәхете ул! Бердән үзе үткен, икенчедән гади авыл медпункты көндезге стационарлардан калышмый. Җиһазларга кытлык юк. Ә җылылык, ут өчен түләләре авылдашлары – эшмәкәр Рәшит Шәйхетдинов кулында. 

– Мин кайтып төшкән елларда иске генә бер корылма иде. Элеккеге фельдшер күченгәндә бөтенесен дә үзе белән алып киткән. Укол салырга инә дә, бер япма да юк. Өстәл өстендә 3 дәфтәр. Килүче-китүчеләр, балаларга ясалган прививкалар исемлеге. Өч урындык бирделәр. Иртәгәсен үзем эшләгән Республика клиник хастаханәсенә чыгып киттем. Травматология бүлегенә! “Килдеңме?” – диләр. Килдем, мәйтәм, коткарыгыз. Бүлек мөдире Юрий Закиров: “Мин сиңа китмә, дигән идемме? Бәлки, бәби табам, дип ял алырсың... Хәер, бәбиен кайдан алырбыз... Бүлешәбез!” – диде дә ике сумка тутырып медицина инструментлары бирделәр. Ни генә юк. Авыл башыннан асынып кайтып киләм, Фазыл абый: “Ит чапканда аякны да харап иттем...” — ди, көтеп тора. Районга алып киттем – хирург юк. “Фазыл абый авылга кайтабыз. Бер капчык инструментларым бар, яраңны үзем тегәм!” – мәйтәм. Шалама пункт бинасында, Фазыл абыйның ярасын чистартып, эшкәртеп, тегеп куйдым. Җөе дә калмады. Кирәктә гел үземнекеләрне “таладым”. “Ризида, зинһар килмә! Син бит болай гына йөрмисең, бер сумка әйбер төяп кайтып китәсең!” – диләр иде... – дип сөйли Ризида ханым.

Эшеңне ярату менә шундый буладыр ул. Хәер, кайчагында үзеңә тиеш булмаганын да эшләргә туры килә аңа. 

– Күршем Әфганстанда хезмәт итте, гел салмыш. Хатыны елап килгән. “Милиция чакыртсам, куркуын да курка, йөртүче таныклыгын алачаклар. Айнытасы иде ничек тә, Ризида апа...” – ди. Уйланып йөрим. Ничекләр төп башына утыртырга моны мәйтәм. Милиция киеме алып кайттым, курчакның чәчен кисеп мыек ясадым... Аны килешле итеп кенә ябыштырдым да, киттем ясанып. Элек бик ябык идем, чәчем дә малайларныкы кебек кыска. Барып керсәм – теге исерек. Сагаеп калды. “Тор. Киен. Киттек”,  – дип өч кенә сүз әйттем. Машинага чыгып утырды. Күзе миндә. “Безнең авыл фельдшерына ошатам, абыйсымы әллә?” – ди. Барып кердек. “Милициядәнмени?” – диләр. “Исемем шулай, ләкин мин бу – мин!” – дигән идем, кызлар танып, егылышып көләләр. “Зинһар, айнытыгыз, өч көннән килеп алам!” – дип тапшырып кайттым. Төн иде, кайтуга аудым. Иртән ирем Рәиснең миңа күзе төшкән. “Киченнән театр уйнарга да бармады кебек”, – ди икән. Төрле хәлләр кичтек инде, – ди Ризида ханым.

Һөнәрен авылга ныгытып бәйләгән сәбәпләр исә үзгә... Үзеннән баш тарткан, тәрбиясенә кабул иткән ике әнисе алдындагы бурыч. Гомер дәверендә исә өченче әнисе — каенанасы да өстәлгән.  

– “Кечкенә вакытыңда үстерергә мин кирәк булдыммы? Хәзер син мине карарга тиеш”, – диде миңа үстергән әни. Үз әти-әнием икесе дә укытучылар иде. Без бишәү! Өч ир баладан соң көттереп кенә туган бердәнбер кызчык мин. Икенче авылга күченгәндә әни мине бертуган апасына биреп калдыра. Үземнекеләргә никтер сыймаганмын. Нурия апа белән Абдулла җизниләрнең балалары булмый. Нурия апа кулына килеп кергәндә мин бер яшьлек бала. Бишенче бала булып төпчек энем туган гына. Әни үстерергә бик авыр дигәндерме... Үсәр идек әле. Бүтәннәр үстергән бит.  Күрешә идек. Нурия апа белән ничәмә мәртәбә кунакка барганыбызны һәммәсен дә хәтерлим. Үпкәләмәдемме дип... Үпкәләдем инде. Алар хәзер мәрхүмнәр, рухларын борчып, сөйләсәң дә... – ди Ризида ханым.
Ләкин гыйбрәт өчен әйтеп күрсәтүнең начары юк. Иң мөһиме – башкалар кабатламасын бу эшне.

– Үз әниемне 60 яшендә озаттык. Кан чире иде – лейкоз. Мин карадым. Соңгы көннәре якынлашканын, үзенең авырайганын сизде. “Балаларның һәммәсен дә чакыртыгыз, әйтәсе сүзләрем бар”, – диде. Хәбәр бирдем. Башта ир бертуганнарым керде, аннары балалары. Ахырдан гына мин янына килдем: “Бәлки, әни, миңа да әйтәсе сүзең бардыр”, – дидем.  Күңелендә нәни генә бер таш барыбер утырып калгандыр, теге дөньяда өстерәп бара алмаслык авыр йөккә әйләнмәсен, бушансын дидем.  “Син миңа рәнҗемә, Ризида... Биш ир бала арасында сине рәнҗетерләр дип курыктым. Шуңа гына апага бирдем”, – диде. Икенче көнне телдән калды, өченче көнне әнкәй минем кулда өзелде... Соңгы сүзләре гел күңелемдә. Аны кичердем, әтине юк. “Сине кыз бала булганың өчен яратмады”, – дигән иде аны әни... Чит гаиләдә апа кулында үсүләре миңа бик кыенга туры килде. Нурия апа үзе бала тапмаганга бала кадерен аңлап та җиткермәде. Кырыслык белән тәрбияләде, кызгана белмәде, әле дә шундый. Нурия апага 94 яшь, бүген дә исән, дүрт елдан бирле урын өстендә. Көндәлек янында мин. Үзем күрше Кайбыч авылында яшим, кияүдә. Иртәнге сәгать дүрттән торып өйдәгесен эшлим дә, таң күзеннән эшкә чыгып йөгерәм. Башта Нурия апа янына кереп, бөтен җирен юындырам, урын-җирен чистартып, җылы ризыгын пешереп ашатам, хәсиятлим, юасын-юам, киптерергә эләм дә эшкә керәм. Көн дә бер хәл. Ятып кына торган кешене башкача карау мөмкин дә түгел. Төшке ялымда мин тагын аның янында. Кич кабаттан Нурия апага. Бер кат ашатып, тәртипләп, әйбәтләп яткырып калдырам да өйгә чабам. Анда бит әле көндәлек хезмәт, каенанам, ирем, балаларым көтә. Тезләнепләр ялынсам да Нурия апа безгә килми. Югыйсә, миңа да бераз җиңелрәк булыр иде дә. Аңа үз өендә рәхәт! Нишлисең, мин апаны карарга тиеш. Миннән кала бүтән кешесе юк, – ди Ризида ханым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чын хакыйкать аны урамда эзләп таба, уйнаганда. “Ташландык син!” – дип ычкындыралар. 

– Елый-елый сугыштым да, канга батып кайтып кердем. Үкереп елыйм. “Башка минем йортыма елап кайтма! Сине кыйнадылар икән, син дә елатырлык итеп кыйна!” – диде җизни. Үземне якларга шул сүз җитте!.. Мин Нурия апаны – апа, аның ирен җизни дип әйтеп үстем. Әнинең берәү генә икәнлеген дә кечкенәдән аңлаганмын үзем. Әнине кунакта гына күрсәм дә мин аңа гел әни дип эндәштем. Үзем: “Ник бер мине генә яратмадылар, ташладылар икән?” – дип уйлый идем. Гомере буе авыл балаларын тәрбияләгән кешеләр югыйсә. Ә менә миңа әти-әни назы эләкмәде... Каникул вакытында кунакка барып, ике көн торып килгәнем истә. Сусауны бер тамчы су гына басамени? – ди Ризида апа.

Шушы бәхетсезлегеннән ераграк качарга омтылган кыз Буа медицина училищесын тәмамлап, юллама белән Казанга төпләнә.   

– Травматология бүлеге мөдире мине күп нәрсәгә өйрәтте. Җәрәхәтләрне тегәргәме, гипс салыргамы, блокада ясаумы... Бер күрсәтте дә гел үземә эшләтте. “Белүнең зыяны юк! Кая гына барсаң да бездәге тәҗрибә бик кирәк ул!” – ди иде. Шул кадәр дөрес әйткән бит!  Тагын бер сүзен тыңлыйсым калган. “Сиңа медицина институтына укырга керергә кирәк!” – дигән иде. Ә миңа гомер буе акча җитмәде. Ападан да сорый алмыйм. Үз әниемә дә мин артык кашык. “Акча кирәк! Нинди уку”, – дим. Җизнидә эпилепсия чире башланды. “Ризида, авылга кайтасың!” – дип апа миңа бер генә сүз әйтте. Карышып та карадым... Дүрт ел эшләп, авылга кузгалдым. Шул чакта үз әнием тезләнепләр: “Кайтма авылга!” – дигән иде, – дип искә ала Ризида апа.

Авылда өч ел эшләгәч, күрше Кайбыч авылы егете Рәискә кияүгә чыга, ике бала үстерәләр.

– Алты ай гына йөрдек. Барысын да сөйләдем. “Мине апа күтәрде, беренче аңа сорап киләсең”, — дидем. Гомере буе башта апаның эшен килеп эшләдек. Аныкын тәртипләгәч кенә өйдәгесенә кайтып ябыштык, – ди Ризида апа.

Каенанасы да Нурия исемле. 28 елдан бирле төп нигез җылысын бергә үрләтеп яшиләр.

– Каенанам – акыллы карчык. Усаллыгы да, үткенлеге дә бар. Әйтәсе сүзен дә тыеп калмый – әйтә. “Мин сине үземнеке дип орышам!” – дия иде, сүз әйтерлекме?.. Мин катырак ычкындырсам да ике минут та үтми: “Әнкәй, чәй кайнады, чык!” – дип эндәшәм. Икебез дә эт елында 1 гыйнвар көнне туганбыз! Яшь аермабыз 36 ел, – ди Ризида ханым.

...Без сөйләшкән арада ишеген ничәмә мәртәбә шакыдылар. Кемгә укол ясыйсы, кемгәдер системасы... Районга табибка барып тикшеренәләр дә, көндезге бүлек дәваларын авыл фельдшерына алып кайтып тапшыралар икән. Батыр йөрәкле Ризида ханым эшләгәндә, белеп торам, авыл сагы әле тыныч...

http://shahrikazan.ru/news/sәlamәtlek/ni-mine-bertugan-apasyna-birep-kaldyra-zemnekelrg-nikter-syymaganmyn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X