«Әни, сиңа картлар йортында яхшырак булыр, мөгаен…»
Бүген хәрби хезмәттә булган бер танышым чираттагы ялында олы яшьтәге әти-әнисе янына кайтмыйча, Анападагы волонтерларга кушылып, Кара диңгез ярларын мазуттан чистартып йөрде. Теләсә кайсы мизгелдә гомере өзелергә мөмкин булган кешенең экологик катастрофаны әнисеннән өстенрәк куюы миңа аңлашылып бетмәде, әлбәттә. Хәдис тә бар бит. Бер кеше пәйгамбәребез янына килеп, җиһадта катнашу өчен рөхсәт сорый. Пәйгамбәребез аңа: «Әти-әниең исәнме?» – дигән сорау бирә. «Әйе» дигән җавапны ишеткәч: «Алайса син үз көчеңне һәм тырышлыгыңны аларга хезмәт итүгә багышла», – дип әйтә Рәсүлебез. © Ватаным Татарстан
Танышым белән сөйләшкәндә сүз үзеннән-үзе шул темага кереп китте.
– Олыгайган, ярдәмгә мохтаҗ әниеңне картлар йортына илтә алыр идеңме син? – дип сорыйм аңардан.
– Белмим, кистереп кенә әйтә алмыйм. Бәлки, аңа анда яхшырак булыр, анда үз эшләрен белгән кешеләр эшли. Профессионаллар. Миннән яхшырак караячаклар. Ул бит карыйм дип әйтергә генә җиңел, дарулар, памперслар, тагын әллә нәрсәләр – болар бар да акча бит…
Мин – хис кешесе. Акыл белән генә уйлап эш иткән кешеләрне кайвакыт аңлап та бетермим. Күңел кабул итми инде, хет нишлә.
Әйе, бәлки кемгәдер картлар йортында яхшырактыр да. Әнә күрше авылдагы җитмеш яшьлек ялгыз яшәүче бабай, үз-үзен бик белештермичә, кыш көне дә капка төбенә чыгып утыра башлагач, шунда урнаштырганнар, диләр. Ләкин берничә баласы исән-сау булган әби-бабайлар да бар шул анда. Әнә берсенеке кайчандыр зур җитәкче булган, диләр. Көн дә иртән бизәнеп-ясанып эшкә йөрергә гадәтләнгән ул апа, картлар йортында да зиһене чуалган көннәрдә шулай киенеп капкага хәтле килә икән дә бикле капкага килеп төртелгәч: «И-и тагын автобуска соңга калдым», – дип уфтанып, кире борыла икән. Җитеш тормышлы балалары янына сыймаган әби бу.
«Хөкем итмә, хөкем ителмәссең», – диелә Тәүратта. Шундый риваять тә бар: монафикълар бары тик яхшылык белән җиңәргә өйрәтүче Гайсә пәйгамбәр хозурына зина кылуда гаепләнгән хатынны тотып китерәләр һәм хөкем итүен сорыйлар. «Арагызда кайсыгыз гөнаһсыз, беренче ташны шул атсын», – ди ул. Беренче ташны атучы табылмый…
Мин шул рәвешле үземнең күңелемне тынычландырырга тырышам бугай. Әйе, төрле хәл була, әйе, үзе дә авыру булган кешегә олы яшьтәге анасын карау авырдыр; әйе, мохтаҗлыкта яшәткәнче, дәүләт карамагына тапшыру дөресрәктер; әйе, эш кешесе шулай җәмгыятькә күбрәк файда китерәдер. Минем акыл шулай ди. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, ди.
Ә күңелдә барыбер ниндидер ризасызлык. Яңа Чишмәдә картлар йорты булгач, кеше сүзе барыбер колакка керә бит. Әнә бер табибә ханым үзе эшкә барганда әнисен картлар йортына илтеп тора да кайтканда алып кайта икән. Җаен тапкан, димәк.
Сыйныфташым да зиһене чуала башлаган әнисен карый. Авырсынмый, зарланмый. «Әниеңне картлар йортына урнаштыру турында уйлаганың булмадымы?» – дигән сорауны бирдем аңа.
Дәвамын https://vatantat.ru/2025/02/162181/ сылтама буенча укыгыз
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев