Әнием дәресләре
ТНВ каналында бик уйлап эшләнелгән, һәр кеше яратып карый торган “Әниемнең җылы кочагы” тапшыруларын караган саен, әниләрен кадерләп яшәүче яки сагынып гомер итүче шәхесләрнең чыгышларын ишетеп сокланам. Аларны тыңлагач күңелләр нечкәреп китә, күз алдымда тугыз бала табып үстергән әнием Гөлбану күренеп киткәндәй була.
Аның белән булган истәлекләр яңара, сагынып яшәгәнеңне аңлыйсың, ирексездән кулыңа каләм аласың. Ни кызганыч, безнең әнинең сагынганда карарга бер фотосы да юк. Ул бизәкле күлмәк өстеннән кыска алъяпкыч ябып, муенына кызгылт гәрәбә тагып, кулларына гади беләзек киеп, ак озын яулыгын артка бәйләп йөри торган иде. Яулык астындагы чәч толымнарындагы тасмага тагылган тәңкәләрнең бер берсенә тиеп тавыш бирүләре әнинең кайда йөрүен гел белдереп торалар. Искә төшереп уйланганда әнием шул кыяфәттә күз алдына килә дә баса. Олыгая барган көннәрдә әти-әни белән бәйләнешле вакыйгалар, кинодагы кадрлар кебек, әле генә булгандай искә төшә.
... Миңа дүрт яшь, сеңлемә ике. Ашап алырга җыенып йөриләр. Мич каршындагы зур сәкедә басып торган сеңлемне үзем күтәреп төшерәм дип елыйм, тәки җиңдем. Күтәреп алуым булды, бер чиләкле җиз самавырны борыныннан эләктереп аудардык та. Кайнар суда йөзеп йөргәндә әни күтәреп алды. Әнинең кайнар сулы киемнәремне салдырганын, чүпрәкләргә төреп салганын хәтерлим. Үзенең өзгәләнеп, әй улым, улым, кеше сүзен тыңларга өйрән дип кабатлаганы гел исемдә тора.
... Укырга кермәгән идем әле, урамда малайлар белән уйнаганда нидер булды, анык ук хәтерләмим. Әнигә кайтып чагып, тегеләрне куркытмакчы булганмын. Әни ишетеп торганмы шунда, капкадан кереп зарлана гына башладым, аягындагы галошын салып алды да, минем йомшак урыннарга берничәне сылады. Бар иптәшләрең янынына чык, килешегез, урамда булганны өйгә алып кайтма дип озатып калды.
... Пөшәңгәр башлангыч мәктәбендә укыган вакыт. Иртән абый-апалар Апаз сигезьеллык мәктәбенә укырга чыгып киткәч, әни белән чыпта сугуны дәвам итәбез. Чыпта сугу безнең як халкының һөнәре, ул вакытта чыпта суктыру артильләре булган. Әле дә хәтеремдә, әни: “ Улым, син чыпта инәсен бик дөрес тотосың, булдырасың, синең белән җайлы, әйдә тагын берне генә сугыйк та мәктәбеңә китәрсең”, – дип үсендереп куя. Шундый мактаулардан соң әнигә ничек каршы киләсең. Билгеле инде чыпта станын кору, калак кагу кебек авыр эшләрен үзе башкара инде ул. Кай чагында нишләп мәктәп бездән ерактарак булмады икән дип зарланып та ала идек. Мәктәптән кайту белән олыракларны көтеп бу хезмәт дәресе тагын дәвам итә. Алар кайткач, чыпта яки кап сугу аларга тапшырыла, ә безне мунчаладан буйлык яки аркау ярырга, читлек үрергә күчерәләр. Өй эче шау итеп тора, биш укучы һәм безгә ярдәм итүче ике кечкенә сеңел. Дәресләр өй мунчаладан бераз бушый төшкәч карала. Ә шигырь ятлау эшләгәндә генә башкарыла, тукталып торсаң әни әйтеп тә җибәрә, чөнки ул аны ничәнче тапкыр ятлый бит инде. Тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар, якын безнең авылга ул ...
Миңа 10 яшьләр булгандыр. Зур подшипник куеп ясалган тачканы алып печән алып кайтырга җыенып йөрим. Көтүдән кайткан сыерның алдына салырга кирәк булгандыр инде. Әни күреп алды да, бүген җомга көн, бераз сабыр ит, аннан барырсың ди. Сәгать 12 тулып килгәнен хәтерлим. Юк шул инде, тизрәк алып кайтып, су коенырга китәсе булгандыр. Тау башына менеп кукуруз басуы кырында үскән алабутаны җыя башладым. Урак белән бер ике учлам алу булды, сул кулның баш бармагын кисеп тә җибәрдем. Кулымны кукуруз яфраклары белән тотып өйгә йөгердем. Ярасы бик озак төзәлде, эзе әле дә беленеп тора, кайчагында авыртып та ала. Җомга вакытында эшләргә ярамаганын бик яхшы беләм мин хәзер.
... Безнең әни укый-яза белми иде. Аларны мәктәпкә җыйнап өйрәткәннәрен хәтерлим әле. Аның ул вакытта шөгыльләнергә вакыты булмагандыр дип уйлыйм. Көн аралаш икмәк пешерү, тугыз балага ашарга әзерләү, кием салымны ямау, носки һәм бияләйләр бәйләү, аларга өстәп сыер һәм башка хайваннар. Шулай да ата-аналар җыелышларына әни бик теләп бара иде, без барыбыз да тырышып укыдык. Апазда укыган вакыт, мин җиденче класста бугай, укытучылар һәр уку чиреге тәмамлангач авылда җыелыш үткәрәләр. Әнинең кайтканын, мине мактаганын көтеп йөрим, билгеләрем әйбәт иде. “Укытучыларың сине әйбәт укый, ләкин тырышлыгы җитми, мөмкинлеге зур әле аның”, – диделәр дип әни үз бәясен бирде. Безне әни шулай үзенчә, бик артык узындырмыйча гына тәрбияләп яшәгән икән.
... Әнинең тик утырганын күз алдына китерә алмыйм, бар эшкә дә ничек өлгергәндер. Кай арада мичкә ягып җибәрә, зур күәс чиләгендә күпергән камырыннан кабартмалар, бәрәңге пәрәмәчләре, сирәк кенә булса да өчпочмаклар, эчәге бөккәннәре ясарга тотына. Билгеле инде мичтә утын янып беткәнче өлгертергә кирәк. Әнинең тимерчедә ясатылган турыпочмаклы калай табаларында турыппочмаклы пәрәмәчләр пешә. Аның сере, түгәрәк табалардан мич төбендә күп урын буш кала икән. Күз алдына китерегез, мич капкачын ачып караганда, мич тулык калай табаларда әнинең күңел җылысын, бөтен тырышлыгын куйган тәмле ризыгы пешә. Ипи беткән вакыт булса, әни төче күмәч пешерә, әй аның тәме. Аз гына буш вакыты булдымы, әни ике кулына чиләкләр алып, көянтәсез генә урамдагы коедан су ташырга ярата иде. Әле дә әнинең пар чиләге белән су ташыганын төштә күрү, ул көннәрдә бары тик уңышлар гына китерә.
... 1968 елның сентябрь ае тәмамланып килә, мин Шушмабаш урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы. Ничек шулай булгандыр, әни белән икәү генә, бәрәңге алабыз, мин көрәк белән казыйм, ул сабагын селкеп бара. Көн кояшлы, чын алтын көз, ул елны бәрәңге уңышы бик мулдан иде. Ул көнге сөйләшүне мин бүгенгедәй хәтерлим. “Әни, мин Арча педагогия училищесына укырга барырга теләгән идем бит, син аны беләсең инде. Апаз мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Фәния Гариповна (апа дип әйттерми иде) бу хыялымны белгәч, бик якын итеп сөйләште. Математика укытучысы булырга теләсәң, барыбер югары белем алырга кирәк. Урта белем алып педагогия институтына керсәң әйбәт була, көндезге бүлектә укып югары белем алу зур бәхет инде ул, дигән иде. Мин аны тыңладым. Әни, миңа институтка кереп карарга рөхсәт бирерсез микән?”,– дип сорадым. “Мәктәпне тырышып бетерсәң, укырсың улым, ничек тә ярдәм итәрбез. Киләчәктә безгә ышаныч булырсың, кем генә булсагыз да кешелекле, барыгыз бергә үзара дус , тату булыгыз”, – дигән иде әни. Бик озаклап, тормыш турында, киләчәк турында сөйләштек без әни белән. Кем уйлаган бу мизгелнең бүтән кабатланмаячагын, сагынып сөйләргә генә калачагын.
... 1969 елның 6 маенда Шушмабашка укырга китәргә җыенып йөрим. Шул вакыт әни минем исемне ике тапкыр сузып-сузып, ниндидер шомлы авазлар чыгарып кычкырды. Мин атылып чыктым. Лапаста сыер сауган вакытта егылган, аңсыз ята. Күршеләр белән өйгә алып кердек, бүтән бер сүз дә әйтә алмыйча, берничә сәгатьтән кырык сигез яшьлек әниебез якты дөньяда безне калдырып китеп тә барды. Ул вакыттагы хәлебезне, сеңелләремнең елауларын, әнине сагынуны аңлатып бетереп булмый. Ә мин, хәзер нишлим инде, әни мине укытам диде бит ул дип, күп тапкырлар кабатлап торганымны бүгенгедәй хәтерлим.
... Шушмабаш мәктәбе укытучылары, аеруча класс җитәкчебез Фирая апа Бохарованың ярдәме белән мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укып югары белем алдым. Әниемнең якын итеп, укырсың улым, укырсың дигән сүзләре миңа тормышта булган шатлыклы мизгелләрдә дә, авырлык килгәндә дә ярдәм итеп барды кебек. Кырык сигез ел дәвамында төрле урыннарда эшләдем, гомер буе укырга туры килде. Әни төшләргә кереп тә тәрбияләде, кисәтте дә, үзененең тәрбия дәресләрен әле дә биреп тора. Кайчагында аптырап, моңаеп утыра башласам, колагыма әниемнең ике тапкыр сузып-сузып минем исемемне әйткәне ишетелгәндәй була да, мин торып нидер эшли башлыйм. Әйе әни, дөрес әйтәсең, вакытында кисәтәсең, тормыш дәвам итә дисең бугай.
Язмамны “Әниемнең җылы качагы” тапшырулары турында язып башлаган идем, бу тапшырулар дәвамлы булсын иде. Яшьләр дә аны яратып карасыннар, әти-әниләрен, туганнарын хөрмәтләп яшәп балаларына үрнәк булсыннар. Үз балаларын кочакларында җылытып, аларга дөрес тәрбия биреп, уңышларына сөенеп кенә яшәсеннәр.
Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы.
1970 ел, әниебезнең яшь чагын хәтерләтүче ике апам белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев