Әнисез үскән бала язмышы: «Апам белән мине балага санамады»
Аның өчен әнисенең җылы кочагы да, туган нигез җылысы да юк.
Казан шәһәрендә яшәүче Илсөяр Каюмова балачагым рәхәттә узган булса, бүгенге тормышның кадерен белмәс идем, ди. Әнисенә үпкәсе юк аның, киресенчә, үзен бу якты дөньяга тудырганы, тугыз ай буе җылы карынында йөрткәне өчен рәхмәтле.
Яралы балачак
Юкса, алар беренче мәхәббәттән туган балалар. Әни генә түгел, инде әби булган Илсөяр апа, әни әтине әти аны яраткан кебек яратмагандыр, ди. Яратса, ике баласын, ирен Казахстан җирләрендә ташлап китмәс иде.
Саимә белән Рәис – икесе дә Балтач районының Бөрбаш авылыннан. Рәис абый авылның данлыклы спортчы егете, ул чорның ир солтаны була. Үзе көрәшче, гер күтәрү остасы, йөгерешче, өстәвенә чибәр. Саимә апа авылның бер дигән менә шундый асыл егетенә кияүгә чыга. Казахстан якларына китеп урнашалар. Көчле мәхәббәт ялкынында бер-бер артлы өч кызлары туа. Авыл кебек җирдә, терлек асрап гомер итәләр. Тик гаилә тормышы озакка бармый. Рәис абый туган авылына печән әзерләшергә кайтып киткәч, Саимә апа биш яшьлек Сөмбеләне, өч яшьлек Илсөярне Ишем елгасының икенче ярына чыгарып, чүплектә калдырып китә.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/anisez-uskan-bala-iazmysy-apam-belan-mine-balaga-sanamady
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев