erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Әнвәр Нургалиев юл һәлакәтендә һәлак булган туганы Диана Сәфәрованың балалары турында сөйләде

Балалар әле дә шок хәлендә.

Танылган җырчы һәм Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев Чишмә бистәсендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган 33 яшьлек туганы-блогер Диана Сәфәрованың балалары турында сөйләде.

- Барыгызга да ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Балалар турында бик күп сорап яздылар. Балалар әлегә берни аңламый. Кызы белә, үз-үзен нык итеп тотарга тырыша. Алар белән барысы да яхшы, - дип язган җырчы үзенең социаль челтәрдәге шәхси битендә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, 9 майга каршы төндә Чишмә бистәсендә коточкыч фаҗига булды. Диана Сафарова йөрткән Хонда Цивик коймага килеп бәрелә. Ул вакыйга урынында вафат була. Авария факты буенча җинаять эше кузгатылган. Алдан тикшерү барышында авария урыныннан ерак түгел тышкы күзәтү камерасы куелган кибет турында билгеле булды. Видеоны караганнан соң, ЮХИДИ хезмәткәрләре Цивик машинасының Тойота Камрины узып китүен күргәннәр. Хәзер бу автомобильнең әлеге юл һәлакәтенә катнашы барлыгы ачыклана. Аның шоферын полиция бүлегенә алып килгәннәр. 10 май көнне Диананы җирләделәр.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X