Аны Мәскәүдә дә беләләр иде
Шәяхмәтов Искәндәр Нурмөхәммәт улы 79 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Заманында “Кайсы Искәндәр?“ – дигән сорауга: Бригадир Искәндәр!“ – дип кенә җавап бирәләр иде. 47 ел бригадир булган кеше ул. Әтнә районы да бездә булган елларда аны Арча районында гына түгел, республикада, хәтта Мәскәүдә дә беләләр иде. Әйе, әйе, бер дә арттыру түгел бу. 1981 елның февраль аенда Искәндәр Нурмөхәммәт улы КПССның XXVI съезды делегаты булды. КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов белән 10 көн Мәскәүдә булдылар. Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахунов белән кунакханәдә бер бүлмәдә яшәгәннәр, ул Искәндәр Шәяхмәтовка багышлап шигырь дә язып биргән. Якташыбыз Леонид Брежневны үз күзләре белән күргән кеше.
Минем райкомда инструктор булып эшләгән вакыт бу. Съезддан кайткач республика, район конференцияләрендә катнашты, колхозларда, мәктәпләрдә очрашуларга бергәләп йөрдек.
1981 елда Почет билгесе ордены белән бүләкләнде. Ә бит ул түбәннән күтәрелгән, дан-хөрмәткә фидакарь хезмәте белән ирешкән кеше. 1946 елның 23 апрелендә Түбән Мәтәскә авылында Нурмөхәммәт һәм Гөлсәхрә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Түбән Мәтәскә, Күпербаш, Казанбаш мәктәпләрендә укый. Җәйге каникулларда тайлар көтә. 16 яшендә колхозда ат җигеп эшли башлый. 1962-66 елларда комбайнчы һәм тракторчы ярдәмчесе. Тракторлар МТСка карый, анда эшләүчеләргә икмәк бирәләр, шуңа эшкә урнашуы да авыр була.
Минем алда аның хезмәт кенәгәсе ята. 1956 елда (ун яшендә) җәйге каникулда – 20, 1957 елда – 30, 1958 елда – 40, 1959 елда 64 хезмәт көне эшли. Ул вакытта колхозчыларга акча бирү юк. МТСта эшләгән елларда ашлык, бәрәңге, яшелчә, тупас азык (саламдыр инде) биргәннәр.
Әтисе Нурмөхәммәт Шәяхмәтов Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Гарәп телендә китаплар язып калдырган, бик укымышлы була. Намазда булган, гаетләрдә дога укыган, кешеләрне өшкереп дәвалаган. Алардан кеше өзелмәгән. Тәлинкәләргә Коръәннән аятьләр язып биргән. Ул елларда боларны яшертен диярлек эшләргә туры килгән.
Әнисе Гөлсәхрә дә гарәп телендә һәм кириллицада бик яхшы укыган. Таза хәлле, затлы нәселдән, ит сату белән шөгыльләнгәннәр. Биш вакыт намазын калдырмаган, авылның абыстае булган.
Искәндәр Шәяхмәтов иң яраткан фәннәрем алгебра һәм геометрия иде, дип искә ала иде. 1979-1981 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын читтән торып тәмамлый, агроном дипломы ала. Төрле елларда авыл хуҗалыгы институтында квалификация күтәрү курсларында укый.
Искәндәр Нурмөхәммәт улын белгәннәр аны җылы сүзләр белән искә алалар, таләпчән, әмма гадел, ярдәмчел кеше иде, диләр. Хатыны Гөлсинә белән өч бала үстерделәр, уллары Рамил юл өлкәсендә эшли, кызлары Роза республика фән һәм мәгариф министрлыгында бүлек җитәкчесе, Рәмзия икътисадчы.
Менә шундый шәхесне иртәгә соңгы юлга озатабыз. Балаларының, оныкларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев