«Апа җаным, әтисез дә, әнисез дә калдык бит, зинһар, безне ташламагыз...»
Ап-ак шомырт чәчәкләре ни өчен авызны куыра торган кара җимеш бирә икән? Табигать тарафыннан җилдә-яңгырда кагылып-сугылып, рәхимсез кешеләр кулыннан сындырылып җәберләнгән шомырт куагының телсез-авазсыз җавабымы бу?
Кара булса да, кемгәдер файдасы тисен дип, миһербанлы куакның табигый яратылуымы бу? Әллә шомырт чәчәгедәй саф кызларның япь-яшь көе сугыш утында көйгән кара язмышымы...
Ап-ак шомырт чәчәкләре ни өчен авызны куыра торган кара җимеш бирә икән? Табигать тарафыннан җилдә-яңгырда кагылып-сугылып, рәхимсез кешеләр кулыннан сындырылып җәберләнгән шомырт куагының телсез-авазсыз җавабымы бу? Кара булса да, кемгәдер файдасы тисен дип, миһербанлы куакның табигый яратылуымы бу?
Әллә шомырт чәчәгедәй саф кызларның япь-яшь көе сугыш утында көйгән кара язмышымы бу?!.
* * *
Зиратның авылга караган ягында, юл буенда ук бер кабер бар. Өстендә - бурап кына куелган чардуган. Аңа кагылган тактага мәрхүмәнең исеме, яше күрсәтелеп, аска вак кына хәрефләр белән:
«Авыр туфракларың җиңел булсын,
Тыныч кына йокла кабереңдә,
Еллар үтеп, картайсам да,
Син булырсың минем күңелемдә», - дип язылган. Кара буяу белән төшерелгән бу юлларны җил-яңгыр тоныкландырган инде. Кайсыдыр рәхмәт төшкәне аны кара карандаш белән бастырып төзәтеп куйган. Ихтимал, яшьтән үлгән бу хатынның кабер тактасына ире шушы сүзләрне язып куйган икән, дип уйлап, күңеле нечкәреп киткәндер.
Бу - минем кече җиңгәмнең кабере. Ул язуларны да мин язган идем. Менә бүген дә, туган авылыма кайтып барышлый туктап, кабер янында озак кына тордым, догаларымны укыдым һәм юл буе җиңгәмне уйлап, аны күз алдыма китереп бардым.
Җиңгәм Мәрьям исемле иде. Абыем белән кушылган көннәрдә үк кечкенә генә буйлы, каратут йөзле, чәчәкле читле зәңгәр яулык, канатлы алъяпкыч япкан бик җиңел гәүдәле, һәрвакыт көлемсерәп кенә торган бу кыз миңа очып китәргә торган күбәләк кебек бик сөйкемле күренде. Шуңа күрә, мин аны гадәттә әйтелә торган «Туган апа» дип түгел, ә «Сылуабыстай» дип атадым.
Абыем белән алар бик тә тату яшәделәр. Аларның шундый матур тормышын күреп, миндә, яшьтән үк кияүгә чыккач, бик күңелле, ир белән хатын иң якын туганнар кебек була икән дигән уй туды. Һәм мин буй җитеп кияүгә чыгасымны сабырсызланып көтә башладым.
Тик аларның матур тормышлары озакка сузылмады шул, миңа да буй җитү белән андый матур тормыш башлап җибәрергә насыйп булмады - Бөек Ватан сугышы башланды.
Абыем сугышка киткәндә Сылуабыстайның ике баласы булып, ул инде өченчесенә көмәнле иде. Абыйның, киткәч, бары бер хаты килде. «Сталинградка барабыз», - дип язган иде ул анда. Япь-яшь Сылуабыстайның өч баласы өстенә, сеңлесе ике бала белән кайтып төште, су чокырга җыела, дигәндәй, кодагый карчык та шунда торып калды.
Бары тик ашаучылардан гына торган бу гаиләне карау өчен җиңгәмә алны-ялны белми эшләргә туры килде. Көндез колхоз атларын карый, төннәрен исә сукыр лампа яктысында йон эрли, бияләй-оекбаш бәйли иде. Көн артыннан көн үтте, абыемнан хат-хәбәр килмәде дә килмәде...
Сугыштан соңгы беренче җәй хәтеремә уелып калган. Печән өстендә Сылуабыстай атлар карарга, ә мин печәнчеләргә аш пешерергә болынга чыктык. Безнең колхоз болыны Нократның аръягында, шуңа күрә печәнчеләр бригадасы, шалашлар корып, эш беткәнче шунда тора иде. Ул елны печән җыелып бетәргә өлгермәде, явымлы көннәр башланды. Печән чабылып беткән, тик җыеп өяргә мөмкин түгел. Шунлыктан, барлык чабучылар авылга кайтып китте. Сылуабыстай - атлары белән, ә мин, азык-төлекне саклап, болында калырга мәҗбүр булдык. Безгә иптәшкә һәм төнен атларны карарга дип Хәлим абзый (ул аксаграк иде, сугышка бармады) калдырылды. Хәлим абый төнен каравылда тора, көндез тал араларыннан печән җыя йә себерке кисә, тырма-чалгы саплыклары әзерли. Без, Сылуабыстай белән бергәләп, атларны куабыз, алып кайтабыз, ашарга әзерлибез. Бу эшләр беткәч, ул гадәтенчә, бияләй бәйләргә утыра, мин китап укыйм.
Тоташ өч-дүрт көн яуган яңгыр ахыр чиктә туктады, бик матур булып кояш чыкты. Мин Сылуабыйстайны шомырт җыярга барырга кыстый башладым. Хәлим абый да: «Барыгыз, бар, быел шомырт иртә өлгерде», - дигәч, җиңгәм риза булды. Соңгы көннәрдә Хәлим абый ничектер бик ачылып китте. Урманга да сирәк керә, безнең янга килеп утыра да төрле кызык вакыйгалар сөйли башлый. Без исә чырык-чырык көләбез.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/hikәya/apa-anym-tisez-d-nisez-d-kaldyk-bit-zinar-bezne-tashlamagyz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев