erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Арчадан Фәнис Зәйнуллин: «Хатынымда яман чир икәнен Чечняга киткәндә генә белдем» ("Интертат", Рифат Каюмов)

Тормыш Фәнисне ике баласы һәм онкологияле хатыны була торып, Чечня сугышына китәргә этәрә. Ул үз кулы астында булган 153 егетне исән-имин хезмәт иттереп кайтуга ирешә, ләкин хатынының санаулы көннәре калган була.


Күптән түгел миңа Арча районы Ашабаш авылында гомер итүче Зәйнуллиннар гаиләсе белән танышырга туры килде. Берсеннән-берсе нык өч егет үстергән, дус-тату, уңган-булган, матур һәм бәхетле гаиләгә көнләшеп караучылар да юк түгелдер. Тик бу бәхеткә алар никадәр язмыш сынаулары аша ирешкәнен күпләр әлегә белми. Хәзер гаиләнең сандык төбендәге серләрен ачабыз.

— Мин тормыш иптәшем Фәниснең икенче хатыны булам. Ул минем беренче мәхәббәтем. Фәнис тә мине бик яратты, ләкин яшь чакта язмыш безне аерды. Унике елдан соң гына кабат кавышырга насыйп булды, — дип таныштыра башлады гаиләсе белән Флүрә Зәйнуллина.

«Фәниснең башка кызга өйләнүе турында җиткерделәр»
Фәнис белән Флүрә хат аша таныша. Флүрә армиягә киткән күрше егетенә үзенең фотосын җибәргән була. Егетнең Фәнис исемле хезмәттәше фотодагы кызны күреп ала да гашыйк була. Кызга армиядән хат язып карый.

— Без хатлар языша башладык. Шул рәвешле үзем дә аңа гашыйк булдым, башка егетләр белән очрашмадым, аны көттем. Фәнис армиядән кайткач, без очраша башладык. Арча педучилищесының соңгы курсында укып йөргән вакытлар иде бу. Фәнис — Марий Эл Республикасы Морки районы Күлбаш авылы егете. Ул бер елга якын минем янга Арчага килеп йөрде.

Мин Фәнис белән күрешергә тиешле көнне кинәт әтием үлеп китте дә, очрашуга бара алмадым, авылда калдым. Ул заманда беребездә дә телефоннар юк иде. Аннары Фәнис Йошкар-Олага милициягә укырга киткән. Ул хатлар язып караган, ләкин нигәдер аларның берсе дә миңа килеп җитмәде. Шулай итеп безнең аралар өзелде. Күпмедер вакыттан соң Фәниснең башка кызга өйләнүе турында җиткерделәр. Унике елдан соң барыбер үзе мине эзләп килде, — ди Флүрә Зәйнуллина.

Флүрә, әтисе үлгәннән соң әнисен ялгыз калдырасы килмичә, авылда кала. Әнисен эштән өстенрәк күргәнгә, Казандагы эшен ташлап, туган нигезенә кайта. Авылда ул вакытта үз белеме буенча урнашырга балалар бакчасы булмый, төрле эшләрдә хезмәт куя. Маршрутлы транспортлар булмагач, үз һөнәре буенча башка авылларга да йөреп эшли алмый.

Кечкенә авылда яшәсәләр дә, яшь кызның кулын сорап килүчеләр була, ләкин Флүрә йөрәге ятмаган кеше белән гомер итәргә кыймый. Хәтта Мамадыш районына кунакка барган җирендә аны урлап та карыйлар.

— Иптәш кызымның туена кайткач, бер егет юк кына сәбәп табып, машинасына утыртты да өенә алып кайтып бикләде. Ике сәгать биктә утырганнан соң, егетне юмалап, кияүгә чыгармын, әти-әнигә әйтергә кирәк дип алдап, чыгып качтым. Караңгыда, бер белмәгән җирдә иптәш кызым яшәгән йортны ничек эзләп тапканмындыр, белмим. Ул авылда кыз урлау гадәте бар икән. Минем кунакка кайтасымны белеп, алдан әзерләнгән урлау булып чыкты бу. Иптәш кызым да, егетнең әнисе белән сеңлесе дә моны белгән, — дип искә ала Флүрә Зәйнуллина.

«Хатынымда яман чир икәнен Чечня сугышына китәр алдыннан гына белдем»
Фәнис тә үз язмышы турында сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Беренче хатыным Альмира белән унбер ел яшәдек. Башта берничә ел балабыз булмыйча торды да, аннары бер-бер артлы ике улыбыз туды. Малайлар үсеп килгәндә генә, Альмира 31 яшендә вафат булды, — дип искә ала Фәнис.

Ул вакытта милициядә хезмәт иткән Фәнис хатынында яман чир икәнен икенче Чечня сугышына китәргә әзерләнеп йөргәндә белеп ала.

— Мин Чечняга китәргә тиеш идем. Сугышка баручылар исемлеге төзелгән. Мин яңа гына бик көчле әзерлек курслары үтеп кайттым. Армиядә хезмәт итүчеләрне, гадәттә, аның кадәр каты әзерләмиләр, ә безгә бөтенесен өйрәттеләр.

Курслардан кайттым да, таныш табибка хатынның анализларын күрсәттем. Ул яман шешкә охшаган диде. Шул вакытта нәрсә кичергәнемне үзем генә беләм. Кадрлар бүлегенә, җитәкчелеккә барып, хатынның сәламәтлегенә бәйле сугышка җибәрмәүләрен үтендем, ләкин соң иде инде. Хәрби инструктор булырга әзерләнгән кешене алыштыру мөмкинлеге булмады. Миңа милициядән китеп кенә сугышка бармый калырга була, диделәр. Хәрби пенсиягә чыгарга шактый стажым тулганын, ул заманда Моркида башка төрле эш табып булмаячагын уйлап, эштән китмәскә, ләкин пенсиягә чыгу белән бер көн дә анда эшләмәскә дип карар кылдым. Хатынның диагнозын үзенә дә, туганнарга да әйтмичә, тешне кысып, сугышка киттем.

Минем кул астында 253 кеше хезмәт итте. Бөтенесе дә диярлек өйләнгән малайлар, күбесенең баласы бар. Анда төрле чаклар булды инде, ләкин иң мөһиме, Аллага шөкер, безнең отделениедән барыбыз да исән кайттык. Кул астындагы егетләрне ничек саклый алдым, шулай сакладым. Аларны күрә торып утка кертмәс өчен, командованиенең боерыкларын үтәми калган чаклар булды, гәрчә аның өчен трибунал янаса да. Чишелми торган мәсьәлә булмый дигән кебек, сугышта да тупиктан чыгу юллары табыла икән, — ди Фәнис Зәйнуллин.

Фәнис исән-имин хезмәт итеп кайтып, ярты ел узганнан соң, хатыны вафат була. Биш һәм сигез яшьлек малайлар ата җилкәсенә кала.

«Бу матур апа безнең әни буламы инде?» 

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/society/27-03-2022/archadan-f-nis-z-ynullin-hatynymda-yaman-chir-ik-nen-chechnyaga-kitk-nd-gen-beldem-5852032

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X