Әтнәдәге янгын: “Әтинең янгын эчендә калганын күргәч, әни бик курыктым, ди...”
Әтнә районында бер-бер артлы булган юл һәлакәтләреннән соң 30 августтан 31енә каршы төндә җирлеккә тагын бер балә ябырылды – Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Гүзәлия белән Илфар Исмәгыйлевларның йорты янды. Гаилә башлыгы хастаханәдә, аяк-куллары пешкән.
Хәсрәт килгән гаиләнең улы Инсаф белән элемтәгә кердек.
– Ул көнне мин дә авылда идем, кичке сәгать тугызлар тирәсендә киенеп чыгып киттем. Әти белән әни йокларга ятканнар, Аллаһының рәхмәте белән әни ис тоеп уянган. Төнге унберләр бу. Тиз генә әтине уяткан ул. Әти ишекне ачып та җибәргән, кислород килеп кергәч, тоташ ут кабына да өй эчен чорнап та ала. Әтинең янгын эчендә калганын күргәч, әни бик курыктым, ди. Үз-үзен белештермичә икенче бүлмәгә йөгергән. Әти ялкынны ерып ишегалдына чыккан да, әнине тәрәзәдән тартып алган, – дип сөйли Инсаф.
Өйгә карак керсә – берне, ә янгын үрелсә бөтенесен дә ала, шул. Йорт-җир, мунча-сарайлар, терлек-туарлар, кош-корт һәммәсе дә янып бетә. Ике бала үстергән Гүзәлия ханымның да саулыгы чамалы. Узган ел, кан тамырлары тыгылу нәтиҗәсендә, табиблар аның бер аягын кискәннәр.
– Әнинең протезы да ут эчендә калган бит. Әти аны ничекләр эләктергәндер, кия торган резинкалары гына зыян күргән, болай киярлек, шөкер. Без хәзер Кадрия әбиебездә яшибез. Утырып хәл алырга сыңар бүрәнә дә исән калмады, янгын бөтенесен дә көлгә әйләндерде, – ди Инсаф.
Гүзәлия ханымга 46 яшь, инвалид, саулыгы сынатканлыктан беркайда да эшләми. Илфар быел 50 яшьлеген үткәргән генә әле һәм менә язмыш “бүләге”. Ул үзе күмәк хуҗалыкта эшләп йөрсә дә, бүгенге көндә хастаханәдә. Әле шактый вакыт тернәкләнәсе. Ләкин тезләнгән тормышны яңадан күтәрәсе бар. Кайгы сугылган гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр 89518936023 телефоны (Инсаф Илфар улы Исмагилов)аша игелек кыла ала.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев