Бәби исе (хикәя)
Чак түзде Асия. Өйдәгеләр белән хушлашып чыгып, машинага утыргач та ярсуын басалмады. Янәшәсенә көлә-елмая кереп утырып, күңелле көй куеп җибәргән иренә яндырып карап куйды: – Тавышын яп! Болай да баш авыртты. – Бармак башыдай баланың шаяруына да башың авыртса инде. Әнә, Гөлназ көне буе шуларның өчесе белән, бер җире дә авыртмый, – диде ире. – Кеше хатынының кай җире авырта-авыртмавын син каян беләсең? (»Сөембикә», Миләүшә Каһарманова)
Ире, гадәтенчә, эндәшмәде, хатынының тузынуын җавапсыз калдырды. Моңа хатыны да канәгать. Чөнки ире вакланмый, хатын-кыз түбәнлегенә төшми. Йә ишетмәмешкә салыша, йә үз уена чума. Юл уңаенда ире кибеткә сугылмакчы булып туктады. Ял көнне дуслары белән балыкка барырга сөйләшкәннәр иде бит, азык-төлек аласы бар. Асиянең исә балык кайгысы китте, күңелендәге ярасы ачылды. Мәңге төзәлмәс ярасы…
Баласыз алар. Яшәүләренә дә ундүрт елдан артты инде. Укыган, хәлле кешеләр буларак, кыйммәтле клиникаларда да тикшерү үттеләр, дәваларның кирәген дә, кирәкмәгәнен дә кабул иттеләр. Хатыны имчеләрне дә калдырмады. Әйтүләренчә, икесе дә сау-сәламәт, өметне генә өзәргә ярамый. Тик ул өметне яшәтү өчен көчен генә кайдан алырга? Асия үзе күнәр иде дә, ирен ничек итеп һаман да буш өмет белән алдамак кирәк? Әнә бит бая танышларында бәләкәй бала күрүдән уенчык тапкан көчек хәленә төште. Әле генә тәпи киткән сабыйны ятып та, тезләнеп тә уйнатты. Хәтта чәй артына да утырмады бит, суынып беткән чынаягын кабаланып кына чөмереп китте. Шул сабыйдан ары бернәрсә дә күрмәс хәлгә җитте. Асиянең бар әйберсе дә бар үзе. Машинасы да бар, хан сараедай йорты да, кала үзәгендә фатиры да, яхшы эш хакы алып кайта торган ире дә… тик менә баласы гына юк. Һәм шул бәләкәй генә «юк» бүген күп «бар»ның бәһасен төшерә.
...Кайткач, Асия учын иягенә терәп, бертын ирен күзәтеп утырды да, төптән сыкрап чыккан газаплы да, бер үк вакытта жәлләгән дә тавыш белән:
– Тәлгать… сиңа баласыз кыенмы? – дип сорады. Ире, моңа кадәр дистәләрчә, йөзләрчә тапкыр булган кебек, килер дә чәченнән, аркасыннан сөеп тынычландырыр дип көтте. Көтте.
– Кыен.
Әкрен генә әйтте моны ире. Тик өзеп, ышанычлы итеп. Каршы эндәшә, сүз куерта алмаслык итеп. Ә бит белә иде ул бер килеп шундый җавап булырын. Әлеге дә баягы үлә алмый тарткалашкан өметнең соңгы кылларын зыңкылдатып өзә алгандай ниндидер бер сүз барлыгын… Һәм ул әйтелде…
Кыен… Димәк, аңа бу йортта, бу дөньяда баласыз кыен. Димәк, Асиянең сөюе генә аның күңел бушлыгын тутыра алмый… Димәк, шатланганда-куанганда да, иркә-назда, яхшы тәрбиядә булганда да аңа барыбер кыен… Хатын үзе төйнәп ташлаган төенне чишәргә маташып, чәбәләнгән саен аны ныграк чуалтты, бутады. Шулай күзләрен түшәм бизәкләрендә йөртеп ята торгач, башына кинәт бер уй килде: тукта, апасына барып кайтсын әле, бәлки, берәр киңәш бирер, һичьюгы күңелен бушатыр.
…Айсылу апасыннан өч яшькә генә кече булса да, Асия аны олы итеп кабул итте нишләптер. Бәләкәй чакта апасы аны баштанаяк үзе карады дисәң дә, артык булмас иде. Әнисе ике ел саен бәби алып кайтып, шулар мәшәкатеннән бушый алмады. Инде үсмерлек чорына кереп барганда Асия әнисенең бу эшен ваемсыз рәвештә хәерчелек үрчетү дип бәяли иде һәм еш кына мәктәптән кайтып кереп, кичә генә җыештырганнарын баштүбән әйләндергән эне-сеңелләрен әрләгәндә, әнисенә дә өлеш чыгарды:
– Бернәрсәгә файдасыз нәрсәләр! Өй туздырудан башкага ярамыйлар! Нәрсә дип алып кайттың шушыларны! Берәүдә дә бу чаклы бала юк!
Әнисе, юашлыгыннанмы, әллә чынлап та гамьсезме, кызының ярсып чәрелдәвенә игътибар да итми: һаман да сабыйлары белән кайнаша.
Бәләкәй чагында ничек йөргәндер, әмма мәктәпнең әле башлангыч сыйныфларында ук киеменең башкаларныкына караганда кайтыш икәнлеген аңлады. Зурая төшкәч, бу хәл тагын да кимсетте кызны. «Күп балалы гаилә, җиткерә алмыйлар, авыр яшиләр», – дип жәлләп караулары исә авырткан сөяленә басып торган кебек булды. Ул кече туганнарына катылыгы белән аерылды. Дәфтәр-китапларын туздырсалар, күп сорап тормый чыбык белән сыдырды, эшкә кушканда тискәреләнсәләр дә суктырды. Чисталык яраткан, тәртип тотуга омтылган бала иде ул. Туганнарын кыйнап эшләтте, әрләп-тукмап җикте. Аннан хәтта әнисе дә шүрләде бугай. Балалардан бизеп, тәмам гарык булып үсте кыз. Шулар артыннан чистартып, юып-җыеп, бишек селкетеп үтте үсмерлек чоры. Башкалар кебек иркәләнеп, ваемсыз гына яши алу мөмкинлегеннән мәхрүм иткәннәре өчен күралмас хәлгә җиткән чаклары да булды аларны. «Минем балам булмаячак, ялгыз яшәячәкмен», – дип әйтә иде. Сабый күрсә, сөйми түзә алмаган дусларына аптырады: ничек шуларны яратмак кирәк?
Югары сыйныфларда башкаланың интернат-мәктәбендә укыды. Монда да аның кебек күп балалы гаилә балалары, ятимнәр тупланган иде. Аннан югары уку йортына укырга кергәндә дә әнә шул «күп балалы» гаилә әгъзасы булуы ярдәм итте – конкурссыз-нисез кабул ителде.
Тәлгать белән башкалада танышты. Җырлап-көлеп, яшьләрнең уртасында йөргән егет ник кырыс карашлы бу чибәркәйне сайлагандыр. Әнә шул салкын матур йөздә елмаю ишарәсе күрү, җыерылып торган нәзек кашларны бераз булса да яздырып җибәрү, энҗе тешләрне көн нурында ялтырату өчен тырышлыгын аз салмады ул. Асиягә дә бу ачык күңелле егет бик ошый иде. Тик ул: «Егет белән дуслашсаң, аңа кияүгә чыгарга кирәк, чыксаң – балалар», дигән уйдан кача алмый һәм шунлыктан үзеннән бер генә җылы караш, ым-ишарә көтеп зарыккан егетне нишләтергә дә белми. Ә егет беркөн килеп эшне кабыргасы белән куйды:
– Асия, мин сине аңлый алмыйм, кирәкме мин сиңа, әллә юкмы? – дип әйтеп салды Тәлгать, җитәкләшеп парк аллеясыннан атлаганда.
– Нишләп… алай дисең? – кыз сорауга сорау белән җавап бирде.
– Кумыйсың да, якын да җибәрмисең… Миннән уже егетләр көлә.
Кыз эндәшмәде. Ул мондый хәбәргә әзер түгел иде.
– Йә, ник тындың? Кирәкме мин сиңа, юкмы? «Юк», дисәң, китәм…
«Нәрсә әйтергә соң?.. Юк! Ул Тәлгатьне югалтырга теләми! Яратамы? Белми… Ничек соң ул ярату?.. Тәлгать аңа кирәк, аңа сыенасы, аркаланасы, иркәләнәсе килә.
Ул бит беренче тапкыр үзен кадерле итеп тойды…»
– Әй…йе, – тавышы ишетелер-ишетелмәс иде Асиянең.
– Нәрсә «әйе»?
– Кирәк син… миңа.
Дуслашканнан алып тәүге иң җылы һәм иң иркә сүзләрне ишетте егет. Гүя «кирәк син» дип кенә түгел, ә «Яратам! Синсез яши алмыйм!» – диде кыз. Шатлыгыннан сөйгәнен кочагына тартып алды:
– Алай булгач, өйләнешәбез! Киләсе атнада!
– Ничек өйләнешәбез?! – Асия дерт итеп калды. – Кем әйтә!
– Мин әйтәм. Нәрсәгә сузарга? Бергә яшибез, бергә…
– Минем бала карыйсым килми! Минем… Мин…
– Ярый, үзем карармын. Ялкау кәләшем минем, – дип көлде Тәлгать.
Дәвамын әлеге сылтама аша укый аласыз: http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bbi-ise
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев