Бәддога
«Бу хурлыкны күтәреп ничек яшәргә? Мидхәтнең күзенә ничек карарга? Мондый тап белән мәңге бәхетле була алмам... Әллә соң? Шунда сикерергә дә..» Шулчак кызның күз алдында әбисенең йөзе чалынып киткәндәй булды...
Каргыш-рәнҗеш адәм баласын җиде буынга кадәр озата бара, диләр. Моның шулай икәнлеген тарих үзе исбатлап тора.
Сәгыйдулла картның яшь чакта артык елгыр, комсыз булуы, тирә-яктагы чибәр хатыннарны кыерсытып яшәгәнлеге турында хәзер авыз тутырып сөйләмәсәләр дә, өлкән буын аның явызлыкларын яхшы хәтерли. Сугыш елларында, билгеле булганча, авылда ир-ат заты бармак белән санарлык кына булган. Бар җаваплылык ирләрен сугышка озаткан хатын-кызлар иңенә күчә. Авыр кул хезмәте, ачлы-туклы тормыш үзәкләренә үтсә дә, чыдый алар; ир жилкәсенә сыенырга сусасалар да, ирләренә тугры калалар. Тик ул чорда да намуслы кешеләр тирәсеннән яман ниятлеләре дә ерак йөрмәгән шул. Бронь алып, сугышка барудан качып калган Сәгыйдулла аеруча авыл халкының үзәгенә үтә. Ындыр табагында мөдир булып эшләүче, типсә тимер өзәрдәй, битенә чиртсәң кан чыгардай симез бу ир заты ил өчен фронтка бармыйча качып калуыннан оялу түгел, сугыш кырындагы яшьтәшләренең хатыннарына, кызларына кул сузудан да тайчанмый. Кайсын куркытып, кайсын алдап, күпләрнең күз яшенә коена, әрнү-рәнҗеш ала ул. Кылган гамәлләре өчен жаваплылыкка тартучы булмагач, азгын ир үзен бөтенләй ирекле итеп сизә башлый. Тора-бара аның Рәхилә исемле ятим кызга күзе төшә. Рәхиләнең әнисе әле кызы бәләкәй чакта ук, үпкә чиреннән дөнья куя, әтисе сугышта һәлак була. Шулай итеп, 17 яше тулыр-тулмас ятим калган кыз бала сиксәнне узган карт әбисе белән икәү яши башлый. Эшкә уңган, тыйнак һәм чибәр кызны авыл халкы бик үз итә. Сүз кушып йөрүче егетләр дә булмый түгел үзенә, ләкин кызның күңелендә – көтәргә вәгъдә биреп, сугыш кырына озатып калган Мидхәте генә. Егетләргә күтәрелеп тә карамый, бөтен барлыгын колхоз эшенә һәм әбисен тәрбиялүгә багышлый ул. Кыз гомере – кыл өстендә, кылдан төшсә – ил өстендә, ди халык. Пешкән җиләк кебек өлгергән яшьлегенә кул сузучы явыз очрый шул ятимә кызның юлында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев