Бәхеткә сокланырга ярамый икән
Ул күз карашын тиз генә хәтердән алып ташлап булмас кебек. Анда ару-талчыгу да, чарасызлык та, нәфрәт тә, борчылу да, шул ук вакытта аналарга хас ягымлылык, сабырлык, басынкылык та чагылыш тапкан иде.
Эчкә баткан күзләр, вакытыннан алда кат-кат җыерчыкланган йөз, авыр күтәрүдән кан тамырлары бүртеп чыккан кул әле дә күз алдымда.
Язмыш әбигә зур сынау биргән. Аның өлешенә сынауның да бик ачысы, нәфрәтлесе, бәгырьне телем-телем кисә торганы тигән. Юкса, гаиләсе, кызы, хезмәтендәге дан-дәрәҗәсе белән горурланып яшәгән көннәре иде бит. Дөрес, бу көннәр инде бик еракта калган, ә җәрәхәт көннән-көн тирәнәя, күзенә карап яткан баласын күреп ананың үзәге өзелә, минутлары, секундлары гасырга тиңләшә бара.
Мария түти - шәһәр кызы. Авылдан чыгып китеп калада нужа шулпасы эчәргә, сагынып-саргаеп каланың гөжләгән, кайнаган тормышына ияләшергә, тиен санап ялларны көтәргә, чит почмакта мендәрне кочаклап, авылның кара мәчесенә кадәр хәтердән кичереп йокыга талырга туры килмәгән аңа. Кайтса, китсә үз өе, гаиләсе хәлле, әти-әнисе бар булмышларын бердәнбер кызларына багышлап, ярдәм итеп, булышып торырга тырыша.
Тик менә сынаулар бердәнбергә дә, яклаучың, саклаучың, түтелдәтер кешең барга карамый шул. Күңел тынычлыгын, сәламәтлекне акчага да сатып алып булмый. Күрәчәгең сине бикле капка артыннан да эзләп таба диюләре хак сүздер инде. Елмайган иреннәрне, шатлыктан балкыган нурлы, очкынлы күзләрне сүрелдерергә бары бер мизгел, бары бер кич җитә икән.
Мария беренче каршылык белән татар егете Хәлимгә өзелеп гашыйк булган яшьлегендә очраша. Үз өендә дә, егет өендә дә бу никахка шатланучы, теләктәшлек белдерүче, чын күңелдән сөенүче булмый. Һәр ике як та үз фикерен өздереп әйтеп, теш-тырнагы белән каршы төшә. Тик пар алманы, пар чияне аерырга кул бармаган кебек, аларны да аерырга, юлларын адаштырырга, сукмакларын бутарга беркемнең дә көче җитми. Озак вакытка аерылышып торырга да теләмәгән, күз карашларыннан да аңлашкан парлар үз сүзләрен кыю җиткереп, яратуларын исбатлап, гаилә юлына басалар.
Өлкәннәрнең балаларына бәхет, сөю-сәгадәт теләүдән башка чаралары калмый. Икесе бер җан, бер тән булып яши башлаган көнне искә алганда Мария түтинең бүген дә йөзләре яна башлый, бит урталары алланып чыга. Шундый да зур мәхәббәт булыр икән дип сокланып куясың хәтта. Артыннан ук аның йөзен ямансулык алмаштыра, боегып кала, күзләре яшьләнә. Ни дияргә дә белмичә, артык сорау бирегә дә кыймыйча сүзенең дәвамын көтәсең. Ә ул тирән итеп сулап куя да, тыңлаучы бар дигәндәй сөйли дә, сөйли. Үзе ара-тирә сәгатенә карап, ашыгуын да белдереп ала.
Алар кавышкан бу вакытта сөйгәне Хәлим төзелештә эшли, ә Мария укытучылыкка укый торган була. Тиздән ул да укуын тәмамлап, мәктәптә физик хәзерлек дәресләре алып бара башлый, шул ук вакытта бер төркем нәниләрне берләштереп каратэ түгәрәге дә оештырып җибәрә. Танылган спортчы булырга күпме генә хыялланса да, аның бу хыялы чынга ашмаган иде.
Менә хәзер үз хыялын ул балалар уңышында күрәчәк, аларның сәләтләреннән, мавыгуларыннан яңа көнгә көч, энергия алачак, яңа омтылыш, яңа хыяллар белән яначак. Яраткан кешең яныннан яраткан хезмәтеңә чыгып китү, анда сине хөрмәт итүче балалар белән очрашуның рәхәтлекләрен ул бүгенгәчә онытмаган.
Яшь гаилә бик тә уллары тууын тели. Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар арасында аны да күрәселәре, газизләрен чыныктырып үстерәселәре килә. Төрле ярышлар оештырып, балалар муенына медаль таккан саен, бу теләк артканнан арта бара. Күңел түрендәге хыял очкыныннан канатланып, атлап кына түгел, йөгереп йөргән көннәрдә Мария үзенең балага узуын белә дә инде. Бу сөенечне ире белән уртаклашып, әле җан тибрәлеше дә булмаган бала белән гел сөйләшеп йөри башлый. Ни өчендер аңа гел улым, кадерлем дип дәшәргә ярата. Тормыш иптәше Хәлимгә ошаган, кап-кара чәчле, озын буйлы, тупырдан торган улы дөньяга аваз салуын тели ул.
Санаулы көннәр тиз уза. Ходай уңган бәндәләренә ул, бәхетле кешеләргә кыз бирә диюләре хактыр инде. Бер ел дәвамында ярты сүздән дә аңлашып, бер-берсен ихтирам, хөрмәт итеп яшәгән гаилә бала тудыру йортыннан кыз бала алып кайта. Бала белән бергә өйдә шатлык, сөенеч тагын да арта. Алар өчесе бер сулышта яши башлый. Әти кешенең эштән ничек ашкынып, атлыгып кайтуын аңлатырга сүзләр генә дә җитмәс кебек. Кызлары чыннан да коеп куйган әтисе була. Хәлимнең инде башы икеләтә күккә тия. Аның көннәре дә хатынына рәхмәт укудан башланып, рәхмәт сүзләре белән йокыга ятып тәмамлана. Шулай матур гына ничәмә еллар үтә.
Кыз да чын ярату, гаилә җылысын тоеп, кагу-сугуны, талаш-әрләшне белмичә үсә. Аңа Эльза дип исем кушалар. Исемнең дә ике якка да ошаганын сайлыйлар, әти-әни сүзенә дә таяналар. Кызның сәләтләре көннән-көн ачыла. Балалар бакчасында йөргәндә үк аны музыка мәктәбенә бирәләр. Әтисе ягыннан җыр-моңга һәвәслек күчсә, әнисе аны спорт ягыннан чыныктыра.
- И, ул үз балаңның тәмлелекләре. Аның уңышыннан да зуррак бәхет бар микән. Бәхетемә сокланып туймый идем. Ә баксаң, аңа сокланырга ярамый, шөкер итеп, тыныч кына яшәргә кирәк булган икән, - ди ул ирексездән тышка ургылган күз яшьләрен сөртеп. Аннан: “Елый да алмаган көннәрем, йокысыз төннәрем сансыз минем. Кем күзләре тиде безгә. Кемнәр ул бәхетсезлек өләшүчеләр? - дип уфтанып, сыкрап куя.
Ходай тәгаләнең бәхетне сынап биргән көннәре була, күрәсең. Гаилә бәхете кызларының юл һәлакәтенә очраган көнне эреп, мәңгелеккә юкка чыга, бәхет кояшын кара болыт каплый. Мәңге таралмас, ананы гомерлек хәсрәткә салучы кара болыт...
Чибәр, ягымлы, максатчан кызның дуслары да бик күп була. Аның күз алдында ясалмаланып йөрүчеләр, уңышка ирешүенә чын күңелдән сөенәләр дип ышанган, сыналган дуслар арасында шулай ук кара уйлылары да бардыр дип, тормышта начар әйберләр турында уйларга бөтенләй дә вакыты булмаган кыз башына да китерми. Ә бар әйбергә шикләнеп, һәр дустын кат-кат сынап карага кирәк булган икән шул.
Эльза укуын гел бишлегә тәмамлап, музыка белгечлеге буенча һөнәр үзләштерә башлый. Аның сәләтен, балачактан ук әзерлеген күреп шунда ук эшкә дә чакыралар. Өздереп скрипкада уйнаучы, күңелнең иң нычкә кылларына да кагылып татарча да, русча да бик матур җырлаучы кызга, әлбәттә, егетләрнең дә күзләре тиз төшә. Шул ук вакытта ул буш вакытларында каратэ белән дә шөгыльләнә. Гаиләсенә шатлык арты шатлык кына алып кайта. Билгеле инде, дуслашып йөргән егете белән очрашырга да вакыт таба.
Аның концерттан кочак-кочак чәчәк белән кайтуын да, егетенең ихлас яратуын да сизгән иптәш кызлары төртмәле сүзләрне еш әйтсәләр дә, Эльза аларга игътибар итмәскә тырыша, шаяру дип кабул итә. Бар эч серен, уйларын иң якынына сөйли. Дус кызының үзеннән читләшүен, күп вакыт үзләре барган кичәләрдән аерып калдыруын белгәч, сизә башлагач кына, сөйгән егетенә кызыгып йөрүен, кара көнләшүдән януын аңлап ала. Аралары бозылуын, дусты хыянәтен, әлбәттә, Эльза бик авыр кичерә. Түзә алмагач, зарын әнисенә сөйли.
Шулай күңелсезләнеп берничә көн йөргәннән соң, концерттан бик соң гына үзе генә кайткан көнне юл буенда Эльзаны машина бәрдереп китә. Барча якыннары, сөйгәне бу һәлакәтнең очраклы хәл булмавын, алдан уйланып, әзерләнеп кылынган эш булуын исбатларга тырышсалар да, бәхетсезлек очрагы дигән язу бар нәрсәгә нокта куя. Артык зур акчалары, зур урында утыручы түрәләре булмаган, үз көннәрен гади генә үзләре күргән гаиләгә бу эшнең очын табарга да, гаеплене ачыкларга да ярдәм итүче булмый. Бу вакытта кызга 20 яшь була. Ул көннәргә инде 25 ел вакыт узган. Әни кеше 25 ел буе шушы әрнүләр, газаплар, билгесезлек эчендә яшәгән.
Ә иң аянычлысы – гаепленең, җинаятьченең һаман да иректә йөрүе, бер гаепсезләр көн саен тән һәм җан яраларыннан сыкрап яшәгәндә тыныч кына тормышларын дәвам итүләре, гаепләрен танып гафу үтенә белмәүләре. Дус дип санаган кызы да килеп бер генә дә хәлен белмәгән. Хәтта кеше аша гына булса да сәлам әйтеп җибәрергә теләмәгән. Егетне алай гына үзенә карата алмавы да мәгълүм. Тик менә Эльза гына һаман да әнисе күзенә карап, газапланып, сызланып ята. Егете исә, инде күптән гаиләле булса да, хәзер дә сирәк кенә янына хәл белергә килә, күчтәнәчен калдыра икән. Эльза бу вакытта бары тик елый гына ала.
20 яшьлек кыз гомеренең чәчәктәй мизгелендә селкенә алмас дәрәҗәгә калып урын өстенә ята. Аңа бик күп хастаханә юлларын таптарга, күпме дару, укол кабул итәргә туры килгән. Тик бер дәваның да файдасы тимәгән. Алар бармаган әби-бабай, халык дәвачылары калдымы икән.
Кызының урын өстендә күзгә карап, өзгәләнеп, әйтәсе килгән сүзен дә әйтә алмыйча җафаланып яткан көннәрендә Мария бар булмышын аңа багышлый. Ире дә шушы авырлыкларда аңа терәк була белми. Янында булышып яшисе урында, төшенкелеккә бирелеп, гаиләсен ташлап чыгып китә.
- Мин инде аның ташлап чыгып китүен дә аңларлык дәрәҗәдә түгел идем. Кызымның урын өстендә калуын кичергән йөрәк әтисенең чыгып китүенә игътибар бирерлек дәрәҗәдә түгел иде. Мин ул көннәрдә бөтен дөньясы әйләнеп капланса да, авырту тоймаган булыр идем. Иремә үпкәләмим. Аның кайда икәне белән дә кызыксынганым юк. Минем аңа күңелем дә үсми, вакытым, теләгем дә юк. Ул миндә гомер буена җитәрлек ярату калдырды. Шул ярата белү көче мине бүген дә көчле итә. Сыгылып, сынасы килгән көннәрдә аның белән булган бәхетле мизгелләрне искә алам. Шулай да, күңелдә мәңге эремәслек боз кисәге бар. Ул бит газиз баласын бер булса да килеп күрергә тиеш иде. Менә шулай кешеләргә карата өметем акрын гына өзелә бара, балам. Дөньяның хаксызлыкларына каршы көрәшүнең дә мәгънәсен күрмим, - дип эч серләрен сөйли ул.
Баланың бармак очына шырпы керсә дә, чын күңелдән борчыласың, хафаланасың, дәва эзлисең. Мария түти, менә инде 25 ел өметләнеп кызының терелүен көтә. Ниндидер могҗизага өметләнгән көннәрендә аның хәле яхшырак. Ә инде мәңге терелмәячәген аңларга, кабул итәргә тырышкан вакытта аңа бик авыр. Ул миннән соң баламны кем карар, минем кебек тәрбия кылучылар, яратучы, кадерләүчеләр булыр микән дип борчыла. Шул ук вакытта аны югалтудан да курка. Чирек гасыр тәрбия кылган кызын югалтса, ул нишләр?
Күп вакыт урам һавасын суларга да чыкмыйча дәвалаган кызы ачмаска дип күзләрен йомса, болай да яралы йөрәк ничек түзәр? Үзенә авырлык килсә килсен, кызына башка авырлыклар килмәсен, терелсен иде дип яши ул. Йокылы-уяулы үткәргән төннәрдә күргән төшләрен дә яхшыга юрый. Кызының аякка басуын көтә. Менә шундый икеләнүләр, газаплар белән гомер кичерә Мария түти.
Озак вакыт урын өстендә ятып, Эльзаның инде тәннәре дә бозылып беткән. Аркалары чиләнгән көннәрдә янына борып яткырырга тырыша. Алай да озак ята алмый, ыңгыраша. Аның ыңгырашуын ишетү тагын да авыр. Кызым сөйләшә алмый. Бары тик үзенең хисләрен күз яшьләре аша белдерә. Минем үз яныннан китүемне яратмый. Менә бүген дә мин кибеткә чыгып киткәндә елап калды. Шул халәте күз алдымнан китми. Бала хәсрәте бик авыр, бик авыр. Моны тулысынча бала кайгысы кичергәннәр генә аңлый, - дип Мария әби кайту ягына ашыкты.
Минем күз алдымнан кино кадрлары кебек Мария әбинең үткәннәре узды. Ә киләчәген мин аның күзаллый алмадым. Хәер, андый киләчәкне күзалларга да, күрергә дә язмасын. Киноларның да күңелле, бәхетле мизгелләр белән тәмамлануын көтәсең. Мария әбинең дә елмаюлы йөзен күз алдына китерергә тырыштым. Ләкин, ни кызганыч,булдыра алмадым...
Шушы газаплы еллар эчендә ана һәм баланың күз яшьләрен җыйсаң, диңгезләр хасил булыр иде. Ә ул күз яшьләре закон тарафыннан җәза алмасалар да, иректә, бер гаепсез кыяфәт чыгарып яшәүчеләргә Ходайның бер җәзасы булып әйләнеп кайтыр әле. Кеше бәхетсезлеге аша бәхетле булып булмый ул.
Ләйлә Искәндәрова.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/baxetka-soklanyrga-iaramyi-ikan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев