erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Бер гаиләдән 7 мәет» – Тукай районында янгын корбаннары белән хушлаштылар (Интертат, Гөлназ Хәбибуллина)

Тукай районы Сәет авылында 18 июньдәге коточкыч янгын корбаннарын соңгы юлга озаттылар. Гаиләдән исән калган бердәнбер кеше – Эльмира Гарданова ире Айнур, кечкенә сабыйлары Илнур, Илназ, Илдус, Алинә, әнисе Гүзәлия һәм бертуган абыйсы Илмир белән бәхилләште. «Интертат» хәбәрчесе хушлашу мәрасименнән репортаж тәкъдим итә.

Мин килеп җиткәндә, Сәет авылы зираты янына халык җыела башлаган иде инде. Ир-атлар «мәңгелек йорт»ның коймасы янынарак елыша төшкән. Хатын-кызлар да алардан ерак түгел. Үзара: «Ничәдә алып кайталар икән?», «Эльмира килә алырмы икән, балакаем?» – дип сөйләшәләр.

Мәрасимгә Чаллы һәм тирә-күрше авыллардан да бик күп кеше килгән, юл кырыйларын тутырып, машиналар тезелешкән.

«Каберне дә Сәмәкәй, Күгеш, Оргыды, Иске Абдул, Сәет – биш авыл ир-атлары җыелышып казыды. Чөнки авылыбызда күбесе карт-коры, аның өстенә атна уртасы.  Җиде мәет бит ул… җиде кабер…. Шуңа кичә үк казып куйдылар», – ди Сәет авылына кайтып йөрүче Резидә апа Хәмидуллина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл халкы, кайгы килгән гаиләнең күршеләре бүген дә сүзсез. Журналистларга тәнкыйди караш ташлыйлар, аралашырга теләмиләр. Күрше авылда яшәүче социаль хезмәткәр Альбина Ахарисова гына, көрсенеп, Эльмира һәм балаларын бик еш машинасы белән өйләренә кайтарып куюын искә ала.

«Кечкенәләре күрше авылга балалар бакчасына йөрде бит. Машиналары булмады, кайтырга дип, кышкы салкыннарда урамга чыгып баса торганнар иде. Туры килгәндә гел кайтарып куя идем. Балалар барысы да шат күңелле, ут кебек иде. Юлда утыртканда да чиста-пөхтә киенгән булырлар иде, караусыз йөрделәр дип әйтә алмыйм. Шулай да социаль яклау бүлеге кызларының килеп, гаиләне контрольдә тотуларын беләм», – диде ул.

Ул арада авыл фельдшеры янына йөгереп килеп, кемнеңдер хәле начараюы хакында хәбәр иттеләр. Зур сумкасын күтәргән фельдшер белән берничә ханым авыл ягына таба чапты. Озак та үтмәде, аларның әлеге янгында исән калган Эльмира Гарданова һәм аның әтисе Нияз абый Гайнетдиновны култыклап, зиратка таба килгәннәре күренде.

Бу хакта тулырак Интертаттан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев