«Бер яклы, 4 тәрәзәле, зур мичле йортка алтынчы кеше булып килеп кердем...»
Бүгенге язмамның ягымлы әби-бабайның тормыш юллары бик күркәм һәм барлык кешеләргә үрнәк булып үрелеп барган. Озак та очрашып тормыйча өйләнешкән парлар, бүгенге көндә 61ел бергә кулга кул тотынышып, тормышның авырлыкларын бергә күтәреп, бүгенге көннәренә сөенеп яшәүләрен шундый итеп сөйләделәр, минем хәтта бер сүзләрен дә төшереп калдырмыйча язып, сезнең дә укып чыгуыгызны теләдем.
Гыйләҗиев Әнәс Гарафетдин улы 1940нчы елның 17 ноябрендә, Арча районы Шәләңгәр авылында, 3 балалы гаиләдә 2нчесе булып дөньяга килә.
Ул авыл юк инде хәзер. Әнисе шул Шәләңгер зиратына җирләнгән. Анда барып,вак-төяк чүп-үләннәрдән чистартып-буяп кайталар балалары белән җыелышып.
- Миннән олы Самат исемле абыем 1938нче елгы, 3 яшендә тамак авыруы белән үлеп китә. Ул заманнарда бик күп бала вафат булды, шушы тамак авыруы белән, - диеп җайлап кына сүз башлады Әнәс абый. -1946нчы елгы Габбас исемле энем 60 яшендә вафат булды. 1986нчы елда Чернобыль шәһәрендә шартлау булган иде, абыемны военкомат чакыртып алып шунда җибәрде. Шуннан радиация алып кайткан иде. Тормыш иптәше Арча районы Наласа авылы кызы Рузалиягә өйләнеп, ике кыз бала тәрбияләп үстерделәр Казан шәһәрендә. Инде кияүләре оныкларыда бар.
1948 нче елгы Гөлфирә исемле сеңлем, кызамык авыртуы белән 2 яшьлек вакытта вафат булды. Әтием Гарафетдин Шәләңгер авылы егете булган, сугышка киткәндә мине бишеккә салып киткән. Гомерем булса синен хакка кайтам улым диеп. Әнием Мәйсәрә Арча районы Түбән аты авылы кызы иде. 47 яшендә салкын тиеп вафат булды. Иң алдынгы уракчы булып барган ул. 1930нчы елларда Кылачы авылында аяк киеме артеле ачылган (читек фабрикасы). Мин ул артельгә 1958нче елны эшкә кердем. 1962нче елны өйләндем.
Тормыш иптәшем белән язмыш үзе очраштырды. Минем әни хастәханәгә эләкте, ә аның апасы бәбиләргә килгән булган. Мин әниемнең, ул апасының хәлләрен белергә килгән. Мин (двоердный) сеңлем белән җәяүләп Тимерче авылы аша (20минутлык юл иде) Чуриле электричкасына утырып килдек Арчага. Булачак тормыш иптәшемдә шул вагонда иде. Кайтканда да шулай ук бергә кайтырга насыйп булды. Шул көнне мин сеңлем белән электричкадан төшкәч, аны өенә кадәр озатып куйдыкта, 4 чакрым юлны кайтып киттек җәяүләп. Сеңлем шул чак әйтеп куйды: "Булачак тормыш иптәшең, бу кыз" диеп. Мин ул кыз белән саубуллашканда әйтеп киткән идем: "Кич төшәрмен!" диеп.
Кич төшеп, бер беребезгә вәгъдә бирешеп, озак йөреп тормыйча өйләнешергә булдык. Әнием урын өстендә иде ул чакта. Әниемнең мине тизерәк өйләндереп каласы килде. Шулай итеп бездә озакка сузмыйча, танышкач 2 ай очраштыкта өйләнештек. Әниебезгә беренче балабызны күрү насыйп булды. Әнием вафат булганда улыбызга 6 ай иде.
Әнием вафат булгач әтием икенче хатынга өйләнде. Арча районы Бирәзәбаш авылынан яшь хатын алып кайттып тагы бер энекәшем булды. Энем Данис 1964нче елгы үсеп җитеп, Арча районы Наласа авылы кызы Алсуны үзенең тормыш иптәше итеп сайлап алды. Ике ир бала үстерделәр. Инде беренче улы өйләнде, икенчесе армиягә китү яшендә.
1964 нче елда без тормыш иптәшем һәм беренче улыбыз белән Кылачы авылына күченеп 10 ел гомер кичердек. Анда икебездә чүәк фабрикасында хезмәт куйдык.
Беренче улыбыз Фәнис 1963 елгы. Саба районы Симет авылыннан Ильхамия исемле киленебезне алып кайтты яныбызга.(Ильхамия Мубараковна "Сөембикә" төркеменең хореографы) 3 ир бала тәрбияләп үстереп, тормышлы итттеләр. Һәрберсе үз тиңнәре белән балалар тәрбияләп гомер кичерәләр.
Рүзилә исемле кызыбыз 1966нчы елда дөньяга килде. Матур гына Питрәч районы Күн авылы егете Фидаилгә кияүгә чыгып, Казан шәһәрендә тормышлары гөрләп барган чакта чәлпәрәмә килде. Башта киявебез, мунчада ис тиеп вафат булды. Аннан соң инде улы Адель армия сафларында хезмәт итеп кайтып, төзелештә эшләп йөргәндә 26 яшендә якты дөньялардан китеп барды. Кызым бүтән кияүгә чыкмады, ялгызы гомер кичерә. Балабызның башына авыр хәсрәтләр килде шул. Аллаһка шөкер гел яныбызга кайтып йөри.
1970нче елгы кызыбызның исеме Гөлназ була. Арча районы Шушмабаш авылы егетендә кияүдә. Ике кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Инде кызлары да шул ук авыл егетләренә кияүгә чыгып, берсе Биектау якларында, бер кызы Арча якларында йорт тергезеп киләләр.
Безнең балаларыбызда, оныкларыбызда бик миһербанлы, тәртипле булдылар. Шуларга сөенеп яшибез. Гел хәлләребезне сорап, кайтып йөриләр. Үзебез дә гомер буе тәртипле тормыш алып бардык, эчеп тартып ямьсезләнеп йөрмәдек Аллаһка шөкер, - диеп Әнәс абый үзенең хәтирәләре белән уртаклашкач, сүзне тормыш иптәшенә бирде.
- Мингазова Суфия Фасхетдин кызы булам, - диеп моңлы, колакларны иркәли торган тавыш белән сүзен башлап җибәрде Суфия әби. - Мин Биектау Районы Тимерче авылында 1943нче елның 29нчы июлендә, 10 балалы гаиләнең 5нчесе булып туганмын. Сәвия исемле1936 нчы елгы апам, 53 яшендә бөер авыртуы белән вафат булды. Мәдинә исемле 1938нче елгы апам, операциядән соң 55 яшендә вафат булды. Әнисә исемле 1940 нчы елгы апам, 36 яшендә авырып вафат булды. Мәрхәмбикә исемле апам, 1941нче елны тугачта озак тормый, кызамык авыруы белән вафат булган. Суфия, мин Аллаһка шөкер исәнмен. Талия сеңлем, 1946нчы елгы быел 77 яшен тутырып балалары оныкларына сөенеп яшәп ята.
Әтиемнең бик зарыгып көткән, 1949нчы елгы улы Фәсих 7 яшендә тамак авытуы белән вафат булды. Минемдә тамакка чыккан иде ул чакта. Медсестраны өйгә алып килеп күрсәттеләр безне. "Зинахар кызыгызны хастәханәгә илтегез әле аны саклап калып була, улыгызны алып калып булмаячак."
Шулай диюгә әти мине алып чыгып китә табибка күрсәтергә, энем шул чак җан бирә. Җиргә иңдергәндә тамагы тишелеп ага. Әтием бик авыр кичерде аның үлемен. Зират юлын бик күп таптарга туры килде аңа.
Рәдиф энем 1952нче елгы иде. Ул да 3 яшьлек сабый булып, шул ук тамак авыруы белән караңгы гүрләргә кереп ятты. Ул вакытларда коточкыч хәлләр иде бит, бөтен дөньяда балалар шул авыру белән кырылып бардылар. Әхәт энем 1954нче елгы, Аллаһка шөкер бүгенге көндә 70 яшьлегенә таба атлый. Резедә исемле сеңлем 1959нчы елда туып, бүгенге көненә сөенеп яши. 10 баланың 4се генә калдык бүгенге көндә. Аллаһ Тәгалә саулыгыбыздан аермыйча, шулай дус тату булып яшәргә насыйп итсен иде...
"Инде балам үткәннәремә кайтсак, күп күрде башларыбыз..."
- Авылыбызның 4 еллык мәктәбен тамамлагач, 3 ел буе курше авыл Әйшәгә барып укыдык, - дип дәвам итте ул сүзен. - Ул заманда ат та, машина да юк, тезелешеп җәяүләп йөри идек. Авыл башына бөтенебез бергә җыелыр идек тә, адашмаска диеп маяклар куелган юл буенча, бер-беребездән калышмыйча төшеп китә идек. Минем белән бергә 1941-42нче елгы күчми калган кызлар да укыган иде. Без бит сугыш чоры балалары. Өс башлар юк чак, шунлыктан күп бала мәктәпкә вакытында йөри алмау сәбәпле төшеп калалар иде үз сабакташларыннан. Мин үзем Аллаһка шөкер бик тырышып укыдым төшеп калмас өчен. 7 сыйныфны тәмамлагач безгә 8-9-10нчы сыйныфларны тәмамлар өчен Мүлмә авылына йөреп укырга диделәр. Әмма анда торып укырга кирәк иде. Безнең анда бер туган тиешле кешебез булмау сәбәпле әтием җибәрмәде.
Мине инде сыйныфта иң әйбәт укучылар рәтендә булгач, директор да, завуч та килеп чакырып карады, әмма әтием аларны кире борды:"Мулмә мәктәбенә җибәрер өчен, ул авылда торырга туганнарыбыз юк, өс башларында начар итеп йөртәсебез килми, кем карый безнең баланы анда. Атна саен барып алырга кирәк, алып кайтырга кирәк. Алай итеп баланы газаплап йөрмибез." диде.
Шулай итеп мин 14 яшемнән авылыбызның фермасына таналар карарга эшкә кердем. 5 ел хезмәт куйдым. Шуннан соң Әнәсем белән танышканнан соң, озак очрашып тормыйча өйләнешик диеп тәгъдим ясады. Мин инде бу фермадан туйганмын күрәсең. Әнәсем миңа матур киләчәк бүләк итәргә вәгъдә бирде. Имештер өйләнешәбез дә, Төрек якларында туганнар бар, шунда барып урнашабыз һәм шунда гомер кичерәбез ди. Иии мин шуннан, сөенеп йөрим, канатланып имеш читкә китәбез. Шулай итеп мин ризалыгымны бирдем. Әнәсем бирничә тапкыр килеп кулымны сорады, әтием рөхсәт биргәнче. Әти-әни ризалыгы белән тормыш корып җибәрдек.
Бер яклы, 4 тәрәзәле, зур мичле йортка алтынчы кеше булып килеп кердем. Мин кияүгә килгәндә бу йортта кайнанамның 70 яшьлек кайнанасы, үземнең кайнанам белән кайнатам, кайнекәш, ирем тора иде. Шул бер яклы өй һәм өй алды бар, аңа терәлеп балчык йортлары бар иде. Заманында бер йортка ут кабып, 5 йорт бергә рәттән яна башлый, аларныңда йортлары көлгә әйләнә аякларына нәрсә эләгә, өсләренә ни эләктерә алалар шуның белән чыгып чабалар, абзардагы хайваннарны чыгарыр өчен.
Шуннан соң алар шушы балчык өйдә торалар. Элек ул өйләрне саламны бәйләп тезгәннәр, шуңа кызыл балчык атып катырып куйганнар ике яклап. Кечкенә генә тәрәзәсе бар иде. Аны мин килгәнче обоилапта куйганнар. Бик чиста пөхтә тора иде ул як, анда яшәмәсәләрдә. Керосинкалар вак төякләр шул якта торды. Әмма без аны яз җитүгә юып чистартып чыгара идек. Анда эссе җәйдә йокларга рәхәт, һавалы иде.
Мин кияүгә килгәндә кайнанам 1нче группа инвалид иде. Урын өстендә ятты. 47 яшендә үпкә чире белән вафат булды. Мине бик яратты, гел кызым диеп кенә эндәште. Шулай итеп әниебезнең үлгәненә 1 ел булгач, аштан соң әтиебез безгә: мин өйләнергә булдым балалар, әмма минем булачак хатыным "улың белән киленеңне башка чыгармыйча, мин сиңа хатын булып килә алмыйм" диеп әйтә. Нишләп карыйбыз соң балалар сез ни диярсез?
Шулай итеп каен энекәш ат җигеп кайтып керде дә, төянеп минем әти-әни йортына төшеп киттек. Үземнең әтием сорый аларга килеп кергәч: "Нинди уйлар белән төштегез балалар? Киләчәккә нинди өметләр баглыйсыз?"
Мин тизерәк җавап бирергә ашыктым: "Әти, хәтирлисеңме, мине кияүгә алганда Төрек якларына китәбез дигән иде, менә шул вакыт килеп җиткәндер күрәмсең!" дидем.
Бер көн кунгач, икенче көнне Әнәсем эшенә расчет ясатырга менеп китте Кылачы читек фабрикасына.
Әнәсем кош тоткан кебек кайтып керде. Бердә барасы килмәгән икән Төрекманга. Кылачы авылында бер әбинең йортын кереп торырга диеп бирәләр икән. Балалары үзе белән алып киткәннәр, әбинең йорты буш торган. Шуннан ул йортка төшеп, юып җыештырып чыгып яши башладык. Озакта тормадык сатабыз диләр балалары.
Борчуга төштек кайлардан алып түләрбез икән диеп. Ирем озак уйлап тормады тагы хуҗалары янына юл тотты. Эшләгәненнән тотып барсыннар диеп, акча сорап алып кайтып, шушы йортны үзебезнеке иттек. Шул йортыбызда 10ел гомер кичереп, балаларыбызны үстердек. Ул йортка килгән көннән Әнәсем бер тана алып кайткан иде, аны сыер итеп асрадык. 10ел буе сөте, мае белән туендырды Аллаһка шөкер. 3 бала да кечкенә булгач өйдә торырга туры килде. Әмма өйдә торсам да, тик тормадым. Күчеп килгәч озакламый артельгә барып чүәкләрне ничек чиккәннәрен карап өйрәнеп, өйдә чигә башладым. Шулай итеп иң оста чигүчеләр исемендә алырга насыйп булды. Менә шулай итеп аякка бастык Аллаһыма мең шөкер. Әниләрем каз бирделәр аны утыртып бәбкәләр чыгарттык, 30 чеби алдык бер тәүлеклек. Аллаһ рәхмәте белән шуларның берседә үлмичә исән-сау үсеп, тавыклары күкәй сала башлады әтәч булганнарын суеп ашап, шулай көн күрдек.
Аллаһ Тәгаләм безгә мал бирде, сөенеп бетә алмыйбыз. Сыерыбызны бик нык тәрбияләп карый иде Әнәсем. Беркайчан көтүгә пычырак чыгармады. Барлык авыл халкы шаккатып: "Хуҗалары нинди булса, хайваннарыда шундый", дияләр иде
1974 елда фабриканы Арчага күчерделәр. Бездә шул вакытта күчеп киттек. Без күчеп килгәч баракта торып, эшли башладык. Төпчек кызыбызны балалар бакчасына илткәч, чигүчеләр янына кереп утырып чигә башладым. Шуннан яшь өйрәнчекләрне, ике ягыма икешәрне утыртып өйрәтә идем. Ирем белән бик тырышып эшләдек, алдынгылар рәтеннән бардык, гел бүләклар тапшырып тордылар. Аллаһка шөкер бүгенге көндә икебездә хезмәт ветераннары. Шулай итеп 7ел 4 гаиләле баракта торганнан соң, безгә фабрика шушы 3 бүлмәле квартираны бирде.
Шулай матур гына эшләп, яшәп ятканда, Фенляндиядән фабрикабызны карарга кунаклар кайткан икән. Фабрикабызның эшләү рәтен карап чыккач, болар әйтә икән: "Безнең эшчеләр гаиләсенең ничек тормыш итүләрен күрәсебез килә." диеп. Директор килеп җиткән безгә: "Суфия апа, сезнең яшәү тормышыгызны күрсәтикче." диеп. Минем Әнәсем ул вакытта Крутушка санаториясендә ял иткән чагы. Ирем кайтмыйча беркемне дә кертмим диюем булды, иремне шул ук көнне барып, алып та кайттылар.
Финляндия кунакларын 3 көн буе ашатып, кунак итеп җибәрергә туры килде миңа. Зал ягында зур роза гөлләрем үсә иде ул чакта. Иремнең гармуны, улымның баяны бар иде аларны шул роза гөле янына урындык куеп, шуның өстенә утыртып куйдым. Чөнки кунаклар дигәнең видеога төшерәләр бит. Миңа сөйләргә кушалар шул видеога төшергәндә. Мин инде матур итеп үзебезчә сөйләргә тотындым. Ник урысча сөйләмисең диеп туктаттылар мине. Мин инде белмим диеп югалып калмадым, сүзен таптым.
"Нигә соң сез үз телегездә сөйләшәсез? Сезнең кебек, миндә үзебезнең саф татар телебездә сөйләргә телим", диеп җавап кайтардым. Шулчак мине мактап туя алмадылар. Ирем гармунда уйнап, мин жырлап, шулай итеп без озаттык бу кунакларны.
Аннары безне үрнәк гаилә, диеп Арчаның Мәдәният йортына чакырдылар. Без анда 3 гаилә идек. 2 гаилә алдан сөйләде. Безне ахырга калдырдылар.
Мин инде каушап калмаска диеп: "Артистларны яхшысын ахырдан сөйләтәләр, шуңа иң яхшысы булып без калганбыздыр инде!"диюем булды дәррәү килеп кул чабарга тотындылар.
Исемнәре Рәфкать,
Безне зурлап чакырганга,
Мәдәният хезмәткәрләренә
Мең рәхмәт, - дип үземнән үзем җырлап җибәрүем булды, көлә-көлә барысыда кул чаптылар. Чын артист икәнсең, диеп остановкада чорнап алдылар, кайтырга чыккан чакта.
Аллага шөкер гел алдынгылар рәтендә барырга тырыштык. Кияүгә чыкканчы 1941-42 нче елгы кызлар белән эшләдек өчебез дус-тату булып. Әй, борчыла идем болар беренче кияүгә китсә мин бер үзем шушы фемада калачакмын диеп. Иң беренче мин киттем, (диеп елмая Суфия әби). Аның берсе миңа сердәш, икенчесе карлыгач диеп эндәшә иде.
Сердәш, синең аягың җиңел булды, мин дә синнән соң кияүгә чыктым.
Карлыгач, мин дә сездән калышмадым, диеп сөенгәннәр иде. Равилә һәм Зөлфия исемле кызлар иде алар.
Әй, бик матур итеп эшләгән идек шул фермада, алдынгылар булгач гел бүләкләнеп тордык. Таналар үстергәндә әтием миңа киңәшен бирде.
Күп ашаучы үткен таналар яныннан, әкренрәк ашаучыларын аерырга кушты. Шулай итеп мин аларны ике абзарга аерып ашата башладым. Таналарны ай саен үлчиләр. Һәр артым өчен 20 тиен өстәлә иде.
"Тырыш кызым, артым акчасы үзеңә булыр!" диеп әтием гел үсендереп торды мине. Чөнки ул заманда эшләгән зарплатаны, икмәккә(бодай,арыш,арпа,салам) тотып калалар. Зарплатаны шулай түлиләр иде ул чакта, артым акчасын кулга бирделәр.
Минем 3 апам була сугышка кадәр. 1936-38-40нчы елгылар. Әтием сугышка киткәндә мин әнинең карынында калам. Җәй көне әнием печән чапкан вакытта, туган бала мин. Әни бер туган апасына дәшкән. Авылда бер врачта юк ул чакта.
Сугыш вакытында эшләүче һәр кешенең йортындагы бала башына пешкән карабодай күмәче бирәләр икән, әнием өч көн эшкә чыга алмаган мине тапканнан соң. Шул өч көннең берендә ипине меңгезүче булмый безнең йортка. Шуннан соң әнием 4нче көнгә председатель янына төшеп китә. Председатель сүзне кыска тота: "Ипине - эшкә чыккан көнегезгә генә бирәләр!" дип. Әни шулчак елап җибәргән: "Аталары сугышта бит ул балаларның, ачтан үтерә алмыйм бит инде." дип. 3 көнлек баланы биләүгә биләп, арбага салып, бер кулына сәнәк тотып калган өч баласын ияртеп әнием басуга төшеп китә. Иң олы баласы алты яшьлек була.
Тарантаска утырган председатель килеп туктады яныма, ди әнием. Нәрсә Фәрзәнә, син дә чыгарга булдыңмы эшкә? ди председатель. Шул чак председательгә каршы барлык хатын кызлар ташланган.
Оятыгыз кайда, 3 көнлек баласын күтәреп эшкә чыккан, сез балаларына күмәч бирмәгәч. Күрә торып үтерә алмый бит инде ул аларны, диеп шаулашкан эшче хатыннар. Шул кичне өйгә кайтканда 3 күмәч һәм чыкмаган көннәрнеңдә күмәчләрен китергәннәр, диеп сөйләде әнием. Шул икмәкләрне күреп, әнием кочаклап елаган: "Балаларым, болай булса ачка үлмәячәксез", диеп.
Авылда 3 сыер калды. Чөнки ашатырга берни юк, печәнне чабарга ярамый, ферма сарыкларына кирәк, диеп әнием сөйләгән иде сугыш елларын. Әни җанашым юл кырыенда үскән, каз үләннәрен кар төшкәчтә көрәк белән казып алып кайтып, җебетеп ашата иде сыерга, кышлыкка дигән ризык тиз генә бетмәсен өчен.Шулай итеп сугыш вакытында әни, без дүрт баланы һәм сыерны саклап калган.
Бер вакыт әни эштән кайтканда мин кызарып, шешенеп бетеп балалар арбасында ятам икән. Әни алдына алып мине имезеп утырганда, апаларым урамнан уйнап кайтып кергәннәр. Шул чак әнием елый-елый тиргәгән аларны. "Нигә сеңлегезне бер үзен калдырып киттегез? Каргалар чукыган булса күзен, ач мәчеләр, этләр ашаган булса, мине төрмәгә алып китәләр сезне теләсә кая таратачаклар, аннары сезне каян табачакмын мин. Әтиегез дә үлсә сугышта, ятим каласыз бит. Йөрмәгез су буйларында бетләрсез, ничекләр терелтеп бетермен соң сезне?" диеп әни елаган бер туктамый. Шул көннән бирле апаларым мине беркайчан да калдырмаганнар әнигә бүтән авырлык китермәскә тырышканнар. Авыл халкы гел сорый торган була әнидән: "Фәрзәнә, ничекләр шундый тәрбияле балалар үстерәсең син, әәә?"
Балалар бакчасына безне гел чиста кием белән йөрткән. Киемнәребезне юып мич башында киптергән, аннары кырлы бәләккә тәгәрәтеп тигезләп кигезә торган була (хәзерге заманда үтүклибез). Без үзебез андый нәрсәне күрмәдек, әнием сөйләвеннән генә белеп калдык.
Мин Әнәсемә кияүгә килгәндә, зур тимердән эшләнгән күмер үтүк белән үтүкли идем. Кайнанам урын өстендә яткан чакта, күршеләр кереп хәлләрен белешәләр иде. "СөбеханАллаһ ап-ак яулыклардан, ап-ак урын җир өсләрендә, чиста пөхтә итеп карап тора икән киленең" диеп, мине мактаган чакларда, кайнатам гел яратып "Золото минем киленем" дия иде. Мине бик яраталар иде. Кайнанамның соңгы сүзе: "Бәхетле гомер итәрсез балар!" дигәне әледә исемдә. Хәер фатыйхасын биреп китте. Аллаһка шөкер, мактанып әйтүем түгел гел мул тормышта яшәргә тырыштык. Гел ирем белән тырышып эшләдек, ял көннәредә читекләрне чигәргә алып кайттык. Икешәр капчык ала идек оннарны. Ял көннәре камыр ризыклары пешереп куяр идем иртәдән. Балалар урамнан кереп ашарлар иде дә, яңадан чыгып китәрләр иде. Аларның тамагы тук булгач миндә тынычлап чигүемне чигә идем.
Шуннан шушы квартирабызга күчкәндә, идәнгә җәергә ковер алып кайтырга булдык. Шул коверны алыр өчен бездән 5 чеби сорадылар. Ул вакытта задания түләргә кирәк икән кибетчеләргә. Шунлыктан акча белән генә алып булмый иде андый кирәк яракларны. 5 чеби яки итләтә түләргә кушалар. Шулай итеп коверлы булдык. Коръән укыткач квартирабызга, балконга чыгам да карап торам авылыбыз ягына. Сагынуым чиксез иде. Ун ел гомер иттек бит авылда.
Инде балаларда үсеп җиткән чак.
Олы улыбыз Фәнисебез киленебез Ильхамия белән паралель сыйныфта укыдылар. Ул вакытта Саба районнары Арчага килеп укыйлар иде, 9-11 сыйныфларны. Интернатта торып укый торган чаклары. 7 ел очрашып өйләнештеләр. Улымны армия сафларыннан көтеп алды Ильхамиябез. Мине ничек яратып каршы алган булсалар кайнанам белән кайнатам, бездә нәкътә шулай кабул иттек киленебезне, үз кызыбыз кебек якын итеп. Без эштән кайтышка тәмле итеп пешереп торыр иде. Берсеннән берсе матур оныклар алып кайтып безне сөендерде. Кодагыебыз йөрәк белән вафат булды. Ул гел рәхмәтләрен җиткереп торды җанашым. "Кода белән кодагыемнан уңдым", диеп сөенеп яшәде. Аннары улыма эшеннән квартира биргәч шунда күченеп яши башладылар балаларым.
Бер кызымны Шушмабаш авылына кияүгә бирдек. Кодагыйларым яратып каршы алдылар кызыбыз урынына тагы бер кызыбыз булды диеп.
Үзем инде авыр операцияләр кичергән кеше. Әмма бүгенге көндә балаларыбызның бәхетләренә сөенеп яшибез. Ирем коммунист булып яшәсәдә, бер елныда уразаны тотмый калдырмады. Үземдә 5 ел мәчеттә укып абыстайлыкка шаһәдәтнамә алып чыктым.
Аллаһыма мең рәхмәтлемен, тормыш иптәшем Әнәсем белән берсеннән-берсе тәрбияле балалар үстереп, бүгенге көнебездә 6 бөртек онык, 7 оныкчыкка сөенеп яшибез.
Йолдыз Җәләева, Арча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев