erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Без бернәрсә тиеш түгел

Сезнең хәзерге балалар белән тормыш-яшәеш, ата-ана алдындагы бурыч турында сөйләшеп караганыгыз юкмы? Кемнәрнең яшүсмер балалар бар, мөгаен, бу алар өчен яңалык булмас. Аларда, безне әти белән әни үстерде, без аларга булышырга, картайган көннәрендә ярдәм итәргә тиеш дигән уй юк. (»Сөембикә », Лилия Гәрәева).

Барысы да нәкъ шулай уйлыйдыр димим, ләкин күбесенең фикер сөреше шундый. Хәтта психологлар да аларга шушы фикерне сеңдерә: сез беркемгә бернәрсә тиеш түгел, үзегезгә ничек рәхәт, шулай яшәгез. Бу – бүгенге көннең чын хакыйкате. 
Балаларга гаиләдә нинди үрнәк күрсәтәсең, алар тормышта да шуны кабатлый, дигән гыйбарә бүгенге көнгә туры килми. Эшләми хәзер бу закон. Балаларга күбрәк гаилә түгел, информацион кыр, мохит йогынты ясый. Ә бүгенге замананың центениал балалары, аларны икенче төрле – Z буыны дип тә атыйлар, цифрлы дөнья буыны. Алар өчен инде ясалма аң барысын да уйлап, мәгълүматны барлап куйган. Кемдер өчен үзеңнең рәхәтеңне корбан итү кебек сыйфатларга урын юк анда. Сез миңа тиеш, ә мин сезгә – юк. Менә шулай уйлый бүгенге балалар. 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алсу Хәлимовна белән Дамир Нәкыйпович – бар тормышларын балаларына багышлаган кешеләр. Ә алар икәү бу гаиләдә – Альмир белән Альмира – игезәкләр. Балалары җитеш тормышта үссен өчен, әти-әниләре бар тырышлыкларын куйды. Дамир Нәкыйповичның кулы эшкә ятып тора, тимер дисәң – тимер эшен, таш икән, таш эшен булдыра торган кеше. Иренмәде, шабашкасына да йөрде, эшен дә калдырмады, өен дә бер дигән итеп төзеп керде – балалары гына интекмәсен, юклык күрмәсен, сораганнары гел булып торсын. 
Беренче класска кергәндә игезәкләрнең кулында яхшы телефон, өстәлләрендә шәп компьютер иде.
– Артык узындырасыз, – диде таныш-белеш. Кемдер ачуы килеп әйтте бу сүзләрне, кемдер чынлап та киңәш итеп – кайгыртып... 
– Картайган көнебездә шушы балалар кулына каласы бит, – дип акланды әти белән әни. Иркәләп кенә баланы бозып булмый, дип саный иде алар. Соң, хәзер бөтен җирдә шулай тәкрарлыйлар түгелме: балалар иркәләгән өчен түгел, ярату җитмәгәннән явызлана, диләр. Алсу Хәлимовна белән Дамир Нәкыйпович йөз процент килешә бу фикер белән. Шуңа да балаларыннан бернәрсәне дә жәлләп тормыйлар. Шул балалар өчен дип тырышалар лабаса! Матрас астына акча җыеп ятып нишлиләр?!
Балалар үсте. Башта – мәктәпне, аннары икесе дә югары уку йортларын тәмамладылар. Укуы авыр, дип, әти-әни аларны артык борчымаска, тормыш тәртәсенә кертмәскә тырышты. Алсу Хәлимовна – уңган, булдыклы ханым иде, барысына да җитеште. Өйләре гөл кебек балкып торды, аш-сулары телләрне йотарлык булды. Ирен дә, балаларын да чистадан-чистага гына киендерде. Балалар беркайчан да салкын ашка, җыймаган өйгә кайтмады – әниләре барын да кайгыртты. 
Ә менә беркөнне уйламаганда тотты да авырып китте ул. Моңарчы да бер дә авырмый гына торылмады үзе, ләкин бүген, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Дамир Нәкыйповичның да өйдә юк чагы иде. Кызының эштән кайтканын иртәдән үк көтә башлаган иде инде Алсу Хәлимовна. Ниһаять, көткән кешесе кайтты. 
– Әни, мин кайттым! Ашарга нәрсә бар? – дип, бусагадан ук кызыксынды кызы. Ләкин кухнядан савыт-саба шалтыраганы ишетелмәде, борынын хуш ис иркәләмәде...
– Әни? – караватта авырып яткан әнисен күреп, бермәл күзләрендә аптырау чагылып алды кызның. – Нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә?
– Авырыйм шул, хәлем юк,

Тулырак:  http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bez-bernrs-tiesh-tgel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре