Дөрес яшибез микән ...
Гаилә елы уңышлы гына дәвам итә. Үрнәк гаиләләр турында яратып укый торган язмалар, кызыклы тапшырулар, үзләре белән әңгәмәләр, төрле конкурс-бәйгеләр һәр кешегә, бигрәк тә гаиләле булырга уйлаган яшьләр өчен бик файдалы дип уйлыйм. Төрле гаиләләр турында күбрәк белгән саен, без дөрес яшәдек микән соң дип уйлана башлыйсың икән.
Без, тормыш иптәшем Әнисә белән, икебез дә Пөшәңгәр авылыннан. Безнең урамнарны Сәрдә елгасы гына аерып тора. Мин әнием Гөлбану, әтием Зәйнулла Гариповларның тугыз балалы гаиләсенең алтынчы баласы. Миңа яшь ярым вакытта Ләбибә һәм Гыйльмулла Әхмәдуллиннарның биш балалы гаиләсендә икенче бала булып Әнисә туган. Авылыбызның һәр баласы кебек башлангыч мәктәптә укыдык, Апаз сигезьеллык мәктәбен тәмамладык. Мин Шушмабаш мәктәбендә 10 класста, Әнисә Балтач мәктәбендә 9 класста укыган вакытта дусларча очраша башладык.
Мин Казан педагогия институтында укып, математика укытучысы буларак Утар Аты мәктәбенә эшкә кайттым. Әнисә бер ел училищеда бухгалтер һөнәрен үзләштерде һәм 18 яшендә “Ватан” совхозы бухгалтериясендә эшли башлады. Шул елларда читтән торып укып авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Яшьлек бит инде, очрашуларыбыз дәвам итте. Хатлар да языштык, котлау открыткалары да бирештек, билгеле инде фотолар да алыштык. Алты ел дәвамында төрле чаклар булгандыр, ләкин бер-беребезгә булган мәхәббәт җиңеп чыкты дип уйлыйм.
1975 елның 30 декабрендә Әнисә белән гаилә кордык. Утар Аты, Шушмабаш авылларында яшәдек, аннан Арчага күчеп килдек. Мине райком күчереп йөрткәч, барган җирдә эш урыны бар. Ә менә Әнисәгә авылларда үз һөнәре буенча эш табу бик читен булды. Ләкин ул бер вакытта да зарланмады, гаиләбезне саклау өчен тырышканын мин хәзер генә аңлый башладым. Ул елларда аңа мәктәптә тәрбияче, лобарант, Шушмабаш сәүдә берләшмәсендә ревизор-кассир, “Северный” совхозы бухгалтериясендә эшләргә туры килде. Арчага килгәннән соң Әнисә озак еллар Арча районы типографиясендә баш бухгалтер вазыйфасын бик җаваплы башкарды, ә аннан соң пенсия фондында эшләп лаеклы ялга чыкты. Ул һәр эш урынында тыныч кына, тиешлесен ноктасына кадәр туры китереп хезмәт итте. Үзенә хас тырышлыгы, төгәллеге, пөхтәлеге белән үзенә тапшырылган һәр эшне намус белән башкарып, Әнисә һәр эшләгән урынында хезмәттәшләренең һәм халыкның ихтирамын, хөрмәтен яулады. Ә өйгә кайткач балалар, әбиләр, кош-корт, мал-туар һәм башка йорт эшләре. Әнисә йорт эшләренә дә һәрвакыт өлгерде, өебез һәрвакыт ямьле, чиста, табыныбыз тәмле ризыклы булды.
Ә минем өчен Әнисә язмыш бүләге булды дип саныйм. Ул мине бәхетле иткән пар канатым, гомерлек тугры тормыш иптәшем, сынауларны бергә узган ышанычлы терәгем булды. Тормышта ирешкән уңышларымның күп өлеше Әнисәнең миңа күрсәткән ышанычы, теләктәшлеге һәм даими ярдәм итеп тору нәтиҗәсе дип уйлыйм. Бергә узган гомернең һәр көне өчен мин аңа олы рәхмәтлемен.
Гаиләдә үзара аңлашу, киңәшеп яшәү, бер-береңне тыңлау, ишетү еллар белән килә. Бергәләп, бигрәктә яшь вакытта, концерт-спектакльләргә һәм киноларга йөрү, сәяхәтләргә чыгу бер-береңне өйрәнергә, яраклашырга ярдәм итә. Без үзебез шәһәрләргә сәяхәт иттек, теплоход белән йөрергә яраттык. Олыгая башлагач санаторийларда ял итү дә файдалы.
Безнең гаиләдә китапларга, газета-журналларга урын түрдән булды, хәзер дә язылабыз, билгеле инде “Арча хәбәрләре”нә дә. Аларны укып үрнәк тә, гыйбрәт аласың, фикерең уңай якка үзгәрә. Телевизордан татарча тапшыруларны бергәләп карарга яратабыз, урыны белән алар безне дә тәрбияләп алалар бит әле. Килешәсездер, уңай якка үзгәрергә беркайчан да соң түгел...
Гаиләдә олы кеше булса тормыш итү күпкә җиңеләюен яшьләр аңлап бетерми. Минем әни мин 9 класста укыганда, Әнисәнең әтисе без өйләнешкәнче бик яшьләй вафат булдылар. 1987 елда Әнисәнең әнисе (Ләбибә апа) безнең белән яши башлады. Ул минем дүртенче класста укыткан укытучым да иде. Без кайтышка өйдә тәртип, тәмледән тәмле ашау әзер. Ул татар халкының барлык ризыкларын бик хәсиятләп, иренмичә пешерә иде. Гомере буе мәктәптә эшләгәнгәдер инде, бакчада эшләүнең бөтен нечкәлекләрен белә, безне дә өйрәтте. Әбинең бу гадәтләре тулысы белән Әнисәгә дә күчкән. Ул да чәчәкләр, гөлләр үстерергә, бакча эшләрен ярата. Балалар да дәү әниләрен бик яраттылар. Дәресләрегезне әзерләдегезме дип сорасак, дәү әни карады инде, диләр иде. Әби белән шул кадәр килешеп тордык, без аңа бик рәхмәтлебез. Мәдинә апа, ул әбинең апасы, Оренбургта яши иде. Ялгыз калгач ул да безгә яшәргә кайтты. Зур өстәл артында бергәләп утырып төшкән фотоларны караганда без, бигрәк тә кызларыбыз, алар белән бәйле истәлекләрне искә төшереп алабыз.
Икебезнең дә туганнарны аермыйча, аралашып яшибез, хәзер инде кода-кодагыйларыбыз бар. Кайда яшәсәк тә күршеләребез бик әйбәт булды. Шушмабаштагы Шәрәфәт апаның яхшылыкларын һич онытмыйбыз, сигез ел туганыбыз кебек булды. Яшь гаилә өчен, бигрәк тә балалар үстергәндә андый кешеләр булу зур бәхет.
Гаилә булып аерым дәүләттә яши башлавыбызга да 48 елдан артык вакыт узган. Утар Атыда Ләйсән кызыбызны, Шушмабашта Чулпан белән Ләйлә кызларыбызны алып кайттык. Өчесе дә тырышып укыдылар, югары белем алдылар, тормышта үз урыннарын табып, сөенечле хәбәрләре белән безне шатландырып яшиләр. Кияүләребез, Марат белән Әндүз, бик тырыш, тәртипле егетләр, гаиләләрен шатландырып торалар. Гаиләдә туган телебезне саклау турында күп сөйләнә. Кызларыбызны башлангычта татар сыйныфында укытып бик дөрес иттек дип уйлыйбыз. Арчада татарча укытасыз дип кисәтүчеләр күп булды. Хәзер үз балаларын укытканда, шулай ук эшләрендә дә бары тик файдасын гына күрәләр. Оныкларыбызга татар телен өйрәтүгә без дә ярдәм итәбез.
Балаларыбыз җай чыккан саен: “ Барыбыз өчен дә сез, әти-әни, дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кешеләребез. Бергәләп безгә бәхетле балачак бүләк иттегез, үстереп, кеше иттегез. Кайчан сагынып кайтсак та, тулы табын, якты йөз белән каршы аласыз, киңәшләрегез белән дә, эшегез белән дә ярдәм итәсез, оныкларыгыз өчен җан атып торасыз. Безгә биргән йөрәк җылыгыз, чиксез яратуыгыз өчен мең рәхмәт сезгә, әти-әни! Инде үзебез олыгаеп барсак та, туган өебез үзенә тарта. Чөнки анда сез бар, өебезнең яме бит сез. Без сезнең янга тормыш мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арынып, бергәләп ял итәр өчен, балачагыбыз хатирәләрен искә төшереп, сезнең ярату хисләрегезне тояр өчен җыелабыз. Безгә мондый бәхетле очрашулар, шатлыклы күрешүләр озак еллар дәвамында насыйп булсын иде әле,” – дип әйтеп торалар икән, бүгенге көндә безнең өчен иң зур куаныч шул дип уйлыйбыз.
Яшьләргә әйтәсем килә, гаилә бит ул ике төрле гаиләдә, төрле мохитта тәрбияләнгән кыз белән егетнең бергәләп яши башлауы. Бер-берегезнең уңай якларын күреп, уңышларыгызга сөенеп, шатлыклар булса да, уйламаган борчулар килгәндә дә үзара бүлешеп, һәрвакыт ярдәмләшеп яшәгәндә генә гаилә нык була. Инде меңнәр арасыннан табышып, никах укытып, туйлар үткәреп кавышкансыз икән, иртән үзегез сайлаган эш урынына барасыгыз, ә кичен баларыгызның шат тавышы белән тулган өегезгә кайтасыгыз килеп торсын.
Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы
Фото 1975 ел, туй көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев