erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Дүртенче стадиядәге яман шеш булуын белгәч, шок кичердем»: Рәмзия һәм улы Әмир тарихы

Рәмзия Гыйбадуллина йөклелеген бик көтеп ала. Ләкин бу шатлыклы көннәре күкрәгендә яман шеш табылу белән караңгылана. Яман шеш сөяк метастазалары һәм бот сөяге сынуга китерә. Татарстан табиблары исә, әлеге хатын белән берлектә барлык киртәләрне дә җиңеп чыгып могҗиза тудыра. Бу турыда «Татар-информ» репортажында.

Караватта борылганда бот сөяген сындыра, сәбәбе  метастазалар

Әлмәттән Рәмзия Гыйбадуллина күптән көтеп алынган беренче баласына йөкле була. 38 яшьлек йөкле хатынның сәламәтлеге белән проблемалары булмый, барысы да яхшы бара, хәтта токсикоз да борчымый. Ләкин йөклелегенең җиденче аенда аның биле авырта башлый, аннары хәрәкәтләнүе авырлаша. Хатын табибларга авыртудан зарлана, ләкин алар моны йөклелеккә сылтый, сәбәбен таба алмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» журналисты Эвелина Киселева яза. 

«Мин инде йөри алмый башладым, караваттан да авырлык белән генә тора идем. Иртән уянуга, торырга ярдәм итүләрен сорый идем, караваттан торып басарга тырыша идем. Әтием, миңа утырырга ярдәм итәргә теләп, аякларымны борды һәм шул мизгелдә минем бот сөягем сынды. Бу – түзә алмаслык авырту иде. Мин хәрәкәтләнә алмыйча яттым, миңа кагылмаска куштым, хәрәкәтләнү авыр иде», – дип сөйләде «Татар-информ» га Рәмзия.

Хатынны, бот сөяге сынган килеш, Әлмәт хастаханәсенә алып киләләр.

«Табиблар бу хәлне тикшерә башлагач, проблеманың сөякләрдә булуын аңлый һәм метастазалар булуыннан шикләнә. Ул вакытта пациентны санавиация белән РКБның Перинаталь үзәгенә җибәрәләр», – дип сөйләде Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов

РКБ акушер-гинекологлары белән бергә Республика онкология диспансеры онкологлары да тикшерү эшләрен башлый. Аларга метастазаларның барлыкка килү сәбәбен табарга кирәк була. 

«Соңрак табиблар, әгәр дә тагын бераз гына булса да вакыт үткән булса, мин дә, минем балам да бу дөньяда булмас иде, дип әйттеләр», – дип искә ала Рәмзия.

РКБ акушер-гинекологлары белән бергә Республика онкология диспансеры онкологлары да тикшерү эшләрен башлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Үземдә 4нче стадиядәге яман шеш булуын белгәч, шок кичердем» 

Альберт Гыймранов аңлатканча, йөклелек вакытында күкрәктәге яман шешне ачыклау бик авыр. Чөнки бу чорда сөт бизләре баланы ашатуга әзерләнә һәм бик тыгыз була, шешне табу мөмкин түгел диярлек. Рәмзия ханым очрагында табиблар яман шешне табуга ирешкәннәр. Алар биопсия ясаганнар һәм диагноз расланган. 

Рәмзиягә күкрәгендә дүртенче стадиядәге яман шеш булуын әйтәләр. Өстәвенә, шеш бик агрессив була.

«Ул вакытта мин үз кичерешләремне күрсәтмәскә тырыштым. Барысын да үземдә сакладым. Ләкин мин моңа әзер идем кебек. Чөнки бу авыртулар болай гына түгел, дигән уйлар килә иде. Мондый уйлар килгәләгән булса да, минем өчен бу – шок булды, чөнки һәрвакыт яхшыга өметләнәсең бит», – дип сөйли хатын. 

Ире Наил хатынының диагнозы турында хәбәр алгач, аптырашта һәм куркып калуы турында әйтә. Чөнки алар табибларга даими рәвештә йөргәннәр. Шулай да ул куркуын күрсәтмәскә тырыша һәм хатынына һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, алар кулга кул тотышып, әти-әниләренең ярдәмен тоеп, онкология, сынган бот белән көрәшергә һәм шул ук вакытта Рәмзиянең йөрәк астындагы сабые турында кайгыртырга карар кыла.

«Пациентның тиз арада үлеменә китерергә мөмкин булган тагын бер сәбәп бар иде – бу кандагы кальций дәрәҗәсенең югары булуы, сөякләрнең зарарлануы нәкъ шуңа бәйле иде. Икеләтә бурыч куелды: пациентның гомерен саклап калу һәм балага да зыян китермәү», – дип сөйләде онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире.

Дәвамын Интертаттан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X