erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Фаҗига корбаннары Алсу һәм Сабринаның әниләре: «Тимур үтермәгәнен тәгаен беләбез»

Тукай районы Мәләкәс авылындагы фаҗиганең шаукымы әле озакка барыр төсле тоела. Тикшерүчеләр чыгарган башлангыч версия белән күңел һич килешми. Алсу өчен җанын атып йөреп, аны хатынлыкка алган Тимурны үтерүче диясе килми.Туганнарының да алай дияргә теле әйләнми, юкса аларны бергә җирләрләр идеме?! ("Интертат", Гөлнар Гарифуллина).

 

Гөлназ Сабашникованың шәхси архивыннан
Тукай районында 24 гыйнвар иртәсендә булган вакыйга бөтен халыкны тетрәндерде. Мәләкәс авылының бер йортында якыннары 21 яшьлек Алсу Собашникова һәм аның якын туган — 18 яшьлек Сабринаның пычак белән чәнчеп үтерелгән җансыз гәүдәләренә тап булалар. Бу җинаятьтә Алсуның ике көн алдан гына язылышкан законлы ире — 25 яшьлек Тимур Прохоров төп гаепле кеше дип фаразланды. Тикшерү комитеты сүзләренчә, Тимур якыннарын үтергәннән соң өсләреннән бикләп чыгып киткән. Чаллыга барып массаж ясаучыга кергән. Хезмәтләре өчен түләргә теләмичә, аңа карата көч кулланган (көчләгән дип тә язалар), аңыннан яздырганчы кыйнаган. Соңыннан М-7 трассасының Алабуга тирәсендә әтисенең ау мылтыгыннан үзен үзе атып үтергән… 

Бу тикшерүчеләр версиясе. Әмма Мәләкәс авылы халкының әлеге версия белән килешмәве, җирле үзидарә рәисенең дә Тимурны бары яхшы яктан бәяләве турында язган идек. «Интертат» журналисты Мәләкәс авылында да булып, барысын да үз күзләре белән күреп кайтты.

«Бу җинаять — Тимур эше түгел дип уйлыйбыз»
Шушы фаҗигадә җаннары кыелган ике яшь кызның әниләре белән телефоннан сөйләштем. Алсуның әнисе Илфира Шириева торган йортка бүген Чаллыдан Сабринаның әнисе Гөлназ Сабашникова да килгән. Алар иртәгә газизләренең җидесен үткәрергә җыена. Әни кешеләр Тимур Прохоровның җинаятьтә шикләнелүе белән килешмәүләрен әйттеләр. Илфира ханым кияве белән бик җылы мөгамәләдә булган.

Әле 20 гыйнвар көнне, Алсу белән Тимур никахларын рәсмиләштереп кайткач та, ул көнне әти-әниләре, туганнары белән бәйрәм иткәндә, Илфира ханым кызының юлында шундый игелекле, миһербанлы ир-ат очравына сөенеп туя алмыйча, кызын кайгыртып яшәгәне өчен киявенә рәхмәтләрен җиткергән.

— «Аллаһыма рәхмәт укыйм. Юлларында әле ярый Тимур очрады, сабырлыгың белән ярдәм иттең, минем белән кызым ничек яшәр иде», — дип үзенә дә шушы сүзләрне әйттем. «Үз улым кебек яратам сине», — дия идем кияүгә. Ә ул миңа «әнкәй» дип дәште. Мин үзем «әби» дип әйтер дип уйлаган идем. ә Алсу миңа: «Аның сиңа „әнкәй“ дип әйтәсе килә», — диде. Никахта да аңа: «Нигә „әнкәй“ дип әйтәсең, „әби“ дияргә кирәк», — дигәч тә, «әнкәй» дип әйтәм, диде.

Икенче көнне, 21 гыйнвар инде бу, «Әни, барысы өчен рәхмәт», — дип, букет күтәреп килгәннәр иде. Кирәк түгел дип, кыенсынып куйдым әле.

Бу җинаять Тимур эше түгел дип, мин 100 процент ышанам, мондый әйбергә ышанасы килми. Икесен янәшә җирләү минем теләк булды, чөнки алар гел бергә иде. Аларның мөнәсәбәтләре күз алдымда булды: мин бит ике көннең берсендә анда, сәгать саен аларга шалтыратам, язам. Алсудан: «Арагыз ничек соң, барысы да әйбәтме, кызым?» — дип сораганым да бар иде. «Барысы да әйбәт, әни, авызыма гына карап тора, санлап тора ул мине», — дип әйтә иде. Башы авыртса да, «Әллә Тимур белән ачуланыштыгызмы?» — дип ярымшаяру белән сораганым булды. «Әни, барысы да әйбәт», — дия иде.

Иптәшем дә (Алсуның үги әтисе — ТИ искәрмәсе), бу җинаятьче Тимур булырга мөмкин түгел, дип саный. «Әллә ныграк яраттымы соң ул аны?» — дип тә әйтеп куя инде аптырагач. Күз алдына да китереп булмый, чөнки алар бер-берсен күз карашыннан аңлый иде, — дип уртаклашты Илфира апа Шириева.

«Хастаханә юлын бергәләп таптадылар»
2018 елда Алсу нык кына авырып алган, Мәскәүдә бөерләрен күчереп утыртканнар. Тимур да аның авыруын белгән. Казанда 8 ай гемодиализда, Мәскәүдә 4 ай бөер күчереп утырту мәшәкатьләре белән мәшгуль булганнар.

— «Тимур беләме соң синең авырганыңны?» — дип минем дә сораган булды. Шунда Алсу миңа: «Белә, минем аңа ничә тапкыр „Чирле хатын сиңа нигә кирәк?“ — дип әйткәнем булды, ә ул миңа: „Ярар, бөтенесен бергә кичерербез, җиңәрбез“ дип әйтә», — дип сөйләгәне булды. Ничә тапкыр хастаханәләргә йөртте ул аны. Бергә Казанга да бара идек, — дип Илфира Шириева Тимурның кайгыртучанлыгын да әйтеп узды.

— Минем кызымның эшләмәгән эше юк иде. Бөтен эшне дә җиренә җиткереп эшли иде. Ул кайчак хәтта миннән дә акыллырак, зиһенлерәк төсле тоела иде. «Тукта, әни, менә болай бит ул», — дип кайчак мине дә өйрәтә иде. Төптән фикерли белә иде, уйламыйча бернәрсәне эшләмәде, сүзен дә әйтмәде. Күбрәк мин аны тыңлый торган идем әле. «Юк, әни, алай дип әйтмә, дөресрәге болай бит», — дип әйтеп куя иде.

Мин аерылган кеше, икенче ир белән торам. «Леонид абый шундый йомшак күңелле, игътибарлы, эчкерсез ул, каты бәрелмә син аңа», — дип тә әйтеп куя иде, яшәгәндә төрле чак була бит инде…

Тик утырмыйм әле дип, тырнак, каш, керфек ясарга өйрәнде ул. Тимуры да «Син минем бизнес-вуменым булырсың», — дия иде. Укырга керә алмады бит 11 класстан соң, чирләгәннән соң имтиханнарын тулысынча тапшыра алмады. Нияте зурдан иде, Тимур аны куәтләп торды. «Укымаган кешеләр дә рәхәт яши, укымыйча күңелеңә ошаган эшеңне эшләсәң, әйбәт булыр әле», — дип мин дә куәтләп тора идем. Яратып эшли иде. Соңрак керфек ясамады, чирләгәч өзлегер тагын, авыр булыр дип, маникюр гына ясый иде, — дип Алсуның шөгыльләрен сөйләп узды әнисе.

«Төшемдә Тимур вак акчалар бирде…»
Илфира ханым фикеренчә, Тимур белән Алсу мәхәббәтеннән көнләшүчеләр булуы да ихтимал.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Көнләшүчеләр дә булгандыр, дигән сүзләр ишеткәлим хәзер, чит кеше кулы уйнагандыр, дим. Туры килмәгән җирләре бик күп. Чит кеше кергәндер дигән уй йөри. Бу яшь кызларга нинди кешенең кулы күтәрелгәндер?! Нормаль кеше эше түгел инде, наркоман эшедерме, чирле кешедерме…

Илфира апа сөйләгәнчә, ул коточкыч төнне аңлашылмаган әйберләр байтак булган. Төнлә дусларын озата киткәч, Тимур берәр сәгатькә югалып та торган. Алсу иптәш кызына да, озата киткән иде, югалды әле, дип язган булган. Кайда булгандыр ул? Мәләкәс зур бит, юлында берәрсе очраганмы әллә, берәр начар кешеме дип тә уйлыйбыз. Аңлата да алмыйм инде, аннары «Кайтты ул, йокларга ятабыз, барысы да әйбәт, гел ярдәм итүеңә рәхмәт», — дип язып, Аняга смайликлар да җибәргән. Бу вакытта 3 туларга 20 минут булган.

Икенче көнгә, якшәмбе, тагын бер сәер хәлгә юлыкканнар. Ишегалдындагы эт беркемгә өрмәгән.

Чит кеше килгәч тә өрмәде, эткә аптырадык, ә ул, гадәттә, капка ачып керүгә бөтен кешегә өрә иде. Аннары иптәшемә ике ир-ат килеп, Тимур белән Алсуны сораганнар. Янәсе, Тимур кемнедер терсәге белән бәргән дә, шулай калдырган, дип әйтәләр. Үзләре таныклык та, бер документ та күрсәтмәгәннәр. Күршеләр дә күргән аларны, бик үк адекват кешеләр түгел, дигән хис туган аларда. Тагын бер кеше телефоннарын сорап йөрде — аңламадык, — диде Ильфира апа.

Илфира ханым сүзләренчә, өйдән Тимурның чыгуы камерада бөтенләй күренми. «Камера капка төбен, ишек төбен күрсәтми, урамга карап тора ул», — дип искәртте ул.

Илфира апа ул төнне үзе дә сискәнеп уянган булган.

— Төшемдә Тимур вак акчалар бирде. «Нигә тиен акчалар бирәсең миңа?» — дидем һәм иртәнге 5нчедә уянып киттем кинәт, нәрсәдер булган кебек булды. Торгач җилгә сөйләрмен бу төшемне, начар төш бит инде бу дип уйлап куйдым. Алсу да елмаеп кына төшкә керде. Эче авыртканны күрсәткән кебек, тик үзе сөйләми, бәләкәй чагы икән, дим. Авызы ерык, шаяра минем белән. «Ник шаярасың минем белән, кызым? Әйдә, тор инде чәй эчәргә», — дим. Хәзер торам, дип әйтте кебек, хастаханәгә дә охшаган иде ул… Без бит Мәскәүдә дүрт ай яткан идек. «Тор» дигәч, «хәзер, әнием» дип әйткән кебек булды, — диде әни кеше.


«Фаҗига булыр алдыннан гел күкрәк турысы авыртты»
Сабринаның әнисе Гөлназ ханым да кызының якты рухына иң җылы сүзләрен җиткерергә көч тапты.

— Сабрина — ул минем принцессам, кечкенәдән иң яхшысын гына күрсәтәсе, бирәсе килде аңа. Тормыш сөючән, актив, алгы сафта баручы кыз иде ул. Ярдәмгә дә гел атлыгып торды. Мәктәптә дә, техникумда да балалар бик тартыла иде аңа, туганнар арасында да нәни балалар бик яратты үзен. Иминият, банк эшенә укый иде, документлар белән бәйле иде белгечлеге. Документлар бөтен җирдә кирәк, теләсә кая урнашырга була эшкә, дигән идем үзем дә.

Мин беркайчан аның өчен борчылмадым. Мине аның өчен кызарырлык, я тораташ булып катып калырлык хәлгә җиткермәячәген гел белдем. Без аның белән иптәш кызлар кебек идек, теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләштек, серләре булмады, яшермәде. Илфира да кызы белән шулай булды. Авыр вакытта аңа мөрәҗәгать итүчеләр күп иде. Алсу белән дә дус булдылар, гел аңлый иделәр бер-берсен, аларны күп җирдә туганнан туган (двоюродныйлар) кызлар дип яздылар. Алай түгел ул, Алсу Сабринаның әтисе белән икенче буын туганнар санала, димәк, Алсу Сабринага апа тиешле кеше. Алар кечкенәдән йөзе, гәүдә төзелеше, холыклары белән дә охшаш. Беркайчан беркемгә авыр сүз әйтмәделәр, алар бер-берсенә терәк булдылар, шундый авыр минутта да янәшә булганнар, гомерләре дә бер урында бертөрле өзелгән. Шунысы шаккатмалы, — дип уртаклашты Гөлназ Сабашникова.

Ана күңелен алдап буламыни?! Бала күңеле далада дисәләр дә, ананыкы балада бит. Тавышыннан ук Гөлназ ханымның көчле рухлы кеше булуы сизелеп тора. Эше дә җитди икән, бригадир булып эшли, хезмәттәшләре аның фаҗига алдыннан берничә атна хәвефле, хафалы булып йөргәнен сизгән.

— Мин төнге сменада идем. Аңа кадәр бер айга якын күкрәк турым гел кысып, сызлабрак торды. Нәрсә икәнен дә белмәдем, шушы хәлдән соң шул сызлану бетте. Эш урынындагы иптәшләремнән дә сорыйм: шундый таш булып, сизмәгәнмен микәнни, дим. «Юк, Гөлназ, син бит үзеңә урын таба алмадың?» — диләр. Иптәшләрем шуны сизгән, «Я монда басасың, я тегендә барып басасың», — диләр.

Сабрина Алсуга булышырга кунача киткән иде, шунда да әллә ничек йөрәк урынында түгел иде кебек. Мин әле шунда Илфирага да «Сабринага күп итеп сәлам әйт, мин үпкәләдем, дип әйт», — дидем. Үзем дә аңламыйм, ник үпкәләгән инде мин аңа?! Ул анда, бер караганда, булырга да тиеш кебек, булмаска да тиеш кебек. Хәвефләнү булды, нәрсәгә булганын аңлау кыен.

Тимур турында сөйләгәндә, уйлап карагыз менә, әни кеше буларак, барыбер читтән кеше баласын сыныйсың, күзәтәсең бит инде. Ниндирәк кеше, ничек сөйләшә… Никахларын үткәрдек, кунакларга йөрештек, туган көннәрдә, ашларда очраша идек. Алсуның туган көне булды, сауналарга бардык, кая гына йөрмәдек, барыбер кешенең ничек аралашуын өйрәнәсең бит инде. Бер мизгелгә дә кемнедер рәнҗетерлек кеше дип шикләнгәнем булмады. Безнең кызлар бик сизгер алар — Алсу да, Сабрина да, ошамаган кеше белән аралашмыйлар да. Ә Сабрина аларны бик яратты, аны килеп алганнарын көтеп кенә утыра иде. Алсу олырак булгач, гел терәк булды кызыма. Ул аларга кунакка киткәч, ниндидер начар хәл булыр дип башка да килмәде, шуңа шалтыратып та тормадым. Бу гаиләдә минем баламны беркем рәнҗетмәячәк дигән ышаныч шулкадәр зур иде. Тулырак: https://intertat.ru/news/society/28-01-2022/fa-iga-korbannary-alsu-m-sabrinany-nil-re-timur-term-g-nen-t-gaen-bel-bez-5848166

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X