Гафу да итә белергә кирәк
Минем тормышка кысылмагыз, дигән.
Күптән түгел Казанда хастаханәдә ятарга туры килде.
Бер бүлмәдә дүрт хатын-кыз, дүрт язмыш, дүрт хәсрәт, дүрт шатлык.
Андый җирдә бер-берең белән бик тиз аралашып китәсең икән. Мин дүртенче кеше булып палатага кердем. Ишекне ачып керүгә алты күз миңа текәлде. Янәсе, сиңа монда нәрсә калган, башың яшь бит әле. Чөнки калган өчесе өлкәннәр иде, миңа гына утыз тулмаган. Нишлисең, авыру сорап йөрми шул.
Урынга барып урнашканчы берсе бер сүз дәшмәде. Мин әйберләрне урнаштырып караватка утырдым да:
– Я, исәнмесез, – дидем елмаеп. – Каршы алдыгыз, нигәдер берни дәшмисез.
Шунда апаларга тел керде.
– Үзебезнең кыз икән бит. Татарча исәнләште, – дип шунда ук шар ярды берсе.
Калган икесе дә уянды. Кайдан мин, кая эшлим, кияүдәме, балаларым бармы, нигә хастаханәгә салдылар... Бер-бер артлы сораулар ява башлады. Башта ник авыз ачканыма үкендем. Аннан үземә дә кызык булып китте. Бер-ике көн эчендә без дуслашып та беттек. Кыска гына вакытта бер-беребез турында барысын да белә идек инде.
Кичләрен күрше палатада ятучылар да керә. Алар безгә кушыла. Шәфкать туташы: “Тел бистәләре, җитәр, йокларга ятыгыз“, – дигәнче сөйләшеп утырабыз. Дөрес, мин күбрәк тыңлыйм, чөнки аларны шаккатырырлык тормыш тәҗрибәм юк. Нинди генә язмышлар юк бу дөньяда. Берсенең дә эче буш түгел. Кайсы ирен яманлый, кайсы кайнанасын, балаларыннан да зарланып алалар. Берсенең язмышы аеруча тетрәндерде.
– Мин кияүгә чыкканда 18 дә тулмаган иде әле. “Я кияүгә чыгасың, я икенче кызны алып кайтып куям“, – дип сөйләп китте ул. – Чибәр егет, акыллы дә күренә, матур сөйләшә дә. Тик эш анда түгел, мин бала көтәм. Әти-әнигә әйтергә куркып йөргәндә ничек шундый тәкъдимнән баш тартасың. Риза булдым. Унсигез яшь тулмыйча язылыша алмыйсыз, диделәр. Көтәргә вакыт калмады, кушылдык. Эчем беленә башлагач, ирем аптыраган кыяфәт чыгарды. Имеш, монда аның катнашы юк, кемнеңдер баласын аңа сыларга булганмын. Башка бер кеше белән бер вакытта да очрашканым булмады, дип аңлатып карыйм, юк, үзенекен тукылдый. Ахыр чиктә өйгә кайтмый ук башлады. Әниләргә эшне аңлаттым. Артык балабыз юк, дип, үзләренә алып кайтып киттеләр. Таптым баланы. Аның белән бергә хатынлыкка алырга теләгән кешене дә очраттым. Матур гына яшәп киттек. Уртак балабыз туды. Шунда яңадан элекке ирем пәйда булды. Каршыма тезләнә-тезләнә гафу үтенә, кайт, өрмәгән җиргә дә утыртмам, дигән була. Баланың өзеп каплаган үзе икәнен күргәч, еларга ук тотынды.
– Мин синең әтиең, – дип кулына алмакчы иде, бала куркып минем артка качты.
– Ул синеке түгел инде, үзең балаңнан баш тарттың, – диде әлеге ирем бер килүендә һәм өйдән куып чыгарды.
Икенче көнне ирем эштән кайтмады. Кич кайнанам шалтыратты.
– Син генә гаепле, синең аркада газиз улымны харап иттеләр, – диде. – Балаларыңны ал да, күз алдыннан юк бул. Улым үзенең озак еллар яратышып йөргән кызына өйләнер, бәхетле булыр, ичмасам. Син арага кермәгән булсаң, гөрләтеп яшәрләр иде.
– Ни булды аңа, зинһар, әйтегез тизрәк, – дим аның пычрак сүзләренә игътибар итмәскә тырышып.
– Элеккеге ирең дуслары белән кыйнаган. Эштән кайтышлый. Ярый, үтеп баручылар ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан. Ул көнне кизүдә улымның элеккеге йөргән кызы булган. Аның янына барып йөрисе булса, бел аны. Икенче тапкыр араларына керәсең икән, үз кулларым белән бәреп үтерермен. Үзеңне дә, килмешәкләреңне дә, – дип җикеренергә тотынды бу.
Кайнана сүзенә карамадым, балаларны күрше хатынга калдырдым да, хастаханәгә киттем. Палата ишеге ачык иде. Башымны тыгып карадым. Ирем ята, янында кулларын тотып элек йөргән кызы утыра. Күзгә-күз карашып нидер сөйләшәләр, мине сизмиләр дә. Әллә сизмәмешкә салышалар. Борылдым да китеп бардым. Икенче көнне иртүк балаларымны алдым да тагын әниләр янына кайтып киттем.
– Ирегез килмәдеме?
– Ничек кенә әле. Икесе дә. Беренчесен кертмәдем дә. Тагын киләсең икән, полиция чакыртам, дидем.
– Ә әлеге ирегез? Аны да кудыгызмы? – дип сорап куйдым.
– Аның белән аңлаштык. Өйгә кайтып, безнең юклыкны белгәч, шунда ук әнисе янына киткән һәм аннан барын да сөйләттергән.
Минем тормышка кысылмагыз, дигән.
– Хастаханәдә үзе кулга-кул тотышып сөйләшеп торган бит, – дим.
– Мин аңа да яхшылап аңлаттым, ди. Ышандым инде. Балалар хакына кире кайттым. Кайнана белән бик озак аралашмадык. Мин аларга бармадым, ул безгә килмәде. Өченче балабыз тугач кына пәйда булды. Бернәрсә булмагандай май кояшы кебек балкып. Әйтерсең, алдагы көнне киткән, бүген кире килде. Бер яктан әйбәт тә булды. Балаларны карашты. Икесен үзе янына да алып киткәләде. Бик булышты.
– Хәзер ничек?
– Ничек дип... Үпкә саклап йөреп булмый инде, ни дисәң дә, иремнең әнисе. Үз хатасын аңлап килгән икән, гафу да итә белергә кирәк.
Язилә
Тулырак газетабыздан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев