Гөлназ Сәләхиева: «Барып сөйләшергә кабере булу – минем өчен бәхет»
“Гәүдәсен туган авылга алып кайтып, туган җир куенына иңдерү, барып сөйләшергә кабере булу – минем өчен бәхет. Чит җирләрдә ятып калу түгел”. Ана сүзен әнә шулай башлады
Мобилизацияләнеп китеп, махсус хәрби операция булган зонада һәлак булган якташыбыз Алмаз Сәләхиевның әнисе Гөлназ ханым белән өендә очраштык.
Алдан шалтыратып рөхсәт сорап, киләсе вакытны хәбәр итеп куйганга, Гөлназ ханым безне капка төбендә үк каршы алды. Ана йөрәген яраламас өчен бераз вакыт үткәнне көткән идек без. Тик...
– Һай, онытыла торган әйбермени ул, – диде Гөлназ ханым һәм күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды.
Ул күз яшьләрен күрсәтмичә, йөрәге белән елый. Аналар аның хәлен аңлый. Берәүгә дә баланың ачы хәсрәтен кичерергә язмасын, Гөлназ ханымга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.
– Берәүгә дә берни дә сөйләгәнем булмады. Кайлардандыр, кемнәрдәндер мәгълумат алдылар, яздылар. Мин үзем беренче тапкыр сезнең белән аралашам, – диде Гөлназ.
Ана газиз баласын югалткан, аннан соң да йөрәгенә ук булып кадалырлык хәлләр кичергән. Аңлыйм мин аны, уч төбе кадәр генә йөрәккә ничек барысы да сыйсын?! Шуңа бу көнне ул сөйләде дә сөйләде, эчен бушатты, мин бүлдермичә тыңладым. Елап та алдык. Гөлназга бик аз гына җиңел булып калса, мин бик риза.
– Әле күптән түгел генә туган көне булды. Зиратка барып, улым белән сөйләшеп кайттым, – диде ул. – Аның белән бергә кыска вакытлы ялда булган бер егет тагын ялга кайтты. Аны алып кайткан машинаның авылга кергәнен көтеп юлдан күземне алмыйча ике сәгать капка төбендә утырдым. “Һай, улым да шуның белән бергә кайтыр иде бит”, – дип өзгәләндем. Ярый, һәлак булуы турында хәбәр килүгә ун көн эчендә гәүдәсен алып кайттылар. Алтынчы сыйныфта укыган улым соравы буенча табутны ачарга рөхсәт иттеләр. Ничек бар, шундый, төз гәүдә, матур йөз, диде улым. Ә мин аны карарлык хәлдә түгел идем. Тугызынчы майда Арчага улымның медален алырга чакырдылар. Сүз әйтә алмадым. Беренче сезнең белән сөйләшәм.
“Мин армиягә барам”, – ди егет
Хатын-кызны йомшак, диләр. Әйе, тыштан караганда шулайдыр. Әмма эчке дөньясына үтеп керсәң... кайчак аның йөрәге ничек түзә икән, дип аптырыйсың. Гөлназ сөйләгәннәрне тыңлап утырганда миңа да шундый уй килде.
Гөлназ белән Зиннур 1992 елда өйләнешәләр. Гөлназ мәктәпне тәмамлаган гына кыз, ә Зиннур аннан унбер яшькә өлкәнрәк. Бер елдан Алмаз туа. Кыз, дип көтәләр, хәтта әтисе Альбина булыр, дип исем дә уйлап куя. Шуңа “каш, керфекләре кызларныкы кебек иде аның”, – ди әнисе.
Сүз тыңлаучан, тыйнак малай була Алмаз.
– Биш яшендә кулын сындырды. Бер айдан соң яңадан шул кулның тагын бер сөяге сынды. Ялганмыйча азаплады. Елизаров аппараты куйдылар. Операция булды, – дип искә төшерә Гөлназ ханым. – Мәктәптә уртача укыды. Укытучыларыннан сүз булмады, мине мәктәпкә чакырмадылар. Армиягә барырга медицина тикшерүе үтәргә барырга җыена. “Кулым сынуы турындагы язуларны күрсәтмә, алып та барма, мин армиягә китәм”, – диде. Мәктәпне тәмамлаган елны октябрь аенда алдылар да. Мәскәү янында Балашиха дигән җирдә хезмәт итте. Сөйләшеп тордык. Зарланмады. Хатлар да язды. 2012 елда кайтты да, ике атнадан Казанга эшкә дә китте. Бер елдан: “Әни, Арчага аптекага шофер итеп чакыралар. Кайтыйммы? Авылга да якын булыр”, – диде. Кайтты. Акчасы аз иде. Кредитка машина алды да, абыем ярдәме белән яңадан Казанга төзелешкә эшкә урнашты. “Ун мең сум хезмәт хакы, җиде мең сум кредит түлим, өч мең сум нәрсәгә җитә?” – дигәч каршы килмәдем. Өйләнәм, дип кайткач, тормышны бераз карамыйбымы соң, дидем. Ул вакытта дәшмәде, икенче елны тәвәккәлләде. “Алар да безнең кебек үк тормышлы кешеләр, әни, борчылма”, – диде. Шулай итеп Иске Йорттан Люция исемле кызны алып кайтты. Үз көчләре белән туй ясадылар, мине дә, әтиләрен дә борчымадылар. Матур гына яшәп киттеләр. Кызлары Азалия, аннан Әминә туды. 2020 елда ипотекага фатир алдылар. Без дә акчалата ярдәм иттек. Алмаз да тагын бер эшкә урнашты. Өй ашы үткәрделәр. Тынычлап кына яшәп киткәндә... 24 сентябрь... Кодагыйларда бәрәңге алабыз. “Әни, миңа хәбәр килде”, – диде Алмаз. Ике-өч тапкыр әйтте. “Әни, син ишетмисеңме соң?” – диде. Күзләрендә яшь иде ...
“Алты айдан ялга кайтырмын”
2018 елда ире авырый башлый Гөлназның. Аны карый Гөлназ. “Начар авырту” табалар Зиннурда. Тамагында. Тавышы булмый. Хатыны иреннәре селкенүеннән генә нәрсә әйтергә теләвен аңлый. Операцияләр, хастаханәләргә йөрүләр – барын да кичерә Гөлназ. Кызганыч, 2022 елда Зиннур вафат була. Төпчек улы тумыштан авыру. Өйгә килеп укыталар. Тернәкләндерү үзәге юлын таптыйлар. Казанда хастаханәләрдә дәвалана. Быел Яңа Кенәр интернат мәктәбенә укырга китә. Һәм менә тагын – Алмазы, әнисенең киңәшчесе, ярдәмчесе, ныклы терәге мобилизацияләнә.
– Арчадан озаттык. Хәбәрләшеп тордык. Казанга хәлен белергә дә бардык. Китәр вакытлары җиткәч сеңлемә: “Ничек китәсен әнигә әйтергә икән, дип борчылам” , – дигән. Аннан миңа шалтыратты тагын. “Бер кич кунак булып китәрсең, килмисеңме?” – дип хәбәр итте. Кодагый белән киттек. Фатирга чыгардылар. “Алты айдан ялга кайтырмын”, – диде. Андый җавап көтмәгән идем. Йөрәгем өзелеп төшә, дип торам. Мине озатырга китермәскә тырышты. Кая инде өйдә түзеп ятасың?! Кодагый белән тагын киттек. Ямьсез көн, яңгыр ява. Машинада бик озак сөйләшеп утырдык. Әле тиз генә китмибез, дип такси чакырып безне кайтарып җибәрде. “Көчле бул, нык бул, бирешмә”, – дидем. Юлда: “Эчтән ашама үзеңне, каушап калма, исән-сау кайт”, – дип язып җибәрдем. Безнең арттан ук автобусларга төялеп киткәннәр. Миңа күрсәтәсе, борчыйсы килмәгән җанашымның. Поездда хәбәрләр җибәреп барды, фотолар салды. Сүзе бер: “Борчылмагыз, бар да яхшы”. Аннан хәбәр-хәтере бетте. Иске Кишет егете Фирдүс белән бергә булганнар, беренче көннән алгы сызыкка керткәннәр. Хәбәргә чыккач та берни әйтмәде, сөйләшүдән качты, туганнар, дуслар турында сорашты, – диде Гөлназ Сәләхиева.
Кул болгап озатып кала
Кыска вакытлы ялга кайтканын кешеләрдән ишетә Гөлназ. Алары да социаль челтәрләрдә куелган фотолардан күргән. Бервакыт шалтыраткан. Ана елап җибәргән. “Кайткансың бит, шатлыгымнан елыйм”, – дигән. Нәрсәдә хикмәт икәнне аңлап алган Алмаз: “Үпкәләмә, әни, берәүгә дә әйтмәдем”, – дигән. Зиратта була егет. Үзләрендә аш үткәрәләр. Китәр алдыннан тагын авылга кайта. “Зиратка менәм, дәү әниләргә керәм, шуннан китәм”, – ди. Гөлназ аны көтеп тора, тыкрыкка чыгып басып карап, кул болгап озатып кала. Шуннан башка күрми. Бу соңгы күрешүләре була.
– Барып җиткәч шалтыратты. “Бар да әйбәт. Өч километр ераклыкта артка күчерделәр. Монда окоп әйбәт, су үтми”, – диде. 19 апрель көнне тагын шалтыраткан, ишетмәгәнмен. 22се көнне кичке җиделәр тирәсендә Люция белән сөйләшкән. Аннан элемтә беткән. Төнге сәгать бердә Люциягә Алмаз белән Фирдүснең һәлак булулары турында хәбәр иткәннәр. Ул башта Арчага төшеп Фирдүснең хатыны Гөлчәчәккә әйткән, иртәнге алтыда абыйсы белән безгә килде. Ишекне ачтым, күңелдә бернинди шик юк, өйгә кереп киттем, килен хәбәрен әйтә-әйтә керә, аңламыйм, нәрсә дип әйтә ул, дим.
Аннан башына барып җитеп, дөрес түгел, дип өзгәләнеп идәнгә ятып тәгәри башлый Гөлназ. Уртанчы улы янына тезләнә, белештермичә аңа суккалый. Фельдшер керә. Олы Мәңгәрдән Рамил исемле кеше килеп, командирлары сүзен җиткергәч кенә, бу хәбәрнең дөреслегенә ышана.
Фоторәсемен кулыма алып сөйләшәм
– Ирем янына күмдек. Зиннур белән икебезгә ике кешелек чардуган ясатып куйган иде. Шуның янында хәзер Алмазым ята, – диде Гөлназ. – Өстәл янына утыргач йөрәкләрем әллә нишләп китә. Берүзем бит, берүзем. Ирем дә, Алмаз да юк, уртанчы улым Казанда, кечкенәсе тернәкләндерү үзәгендә. Ничекләр түзәргә кирәк! Карточкаларын алып сөйләшәм. 19 июльдә 30 яшь тулды. Кафеда үткәрәбез, дип сөйләшкән идек. Зиратка менәргә туры килде. Хыялы тормышка ашмады. Шунысы бар – үзебезчә мөселманча итеп кәфенләп күмелде. Үз аягы, үз кулы белән. Табутны ачмыйча күмгәннәр дә бар бит. Әфганчылар Фаяз абый белән Илнур абый Алмаз үлгән урында булып, аяк, баш киемнәрен, мина кыйпылчыкларын, туфракны алып кайтканнар. Иске Кишеттәге Гани Сафиуллин музеена куйдылар. Төшкә кергәч юып-чистартып бирдек. Улымның сәгатен чистартканда ун санының бере төшкәнен күрдем. Унда өзелгән бала... Истәлеге булып музейдагы шушы әйберләр һәм йөрәгемдәге мәңгелек яра калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев