Гомер юлы – су юлы
Вәзир өчен өйләнү – янында матур, уңган, акыллы, тыйнак хатынга хуҗа булу өчен кирәк иде. Беренче урында – эш, фән, икенче урында – кеше көнләшерлек яхшы мул тормыш, һәм шул тормышка тагын бер бизәк буларак чибәр хатын кирәк булды (»Сөембикә », Халидә Галимова).
Авыл өстеннән томан күтәрелә. Әле бая гына күрше йортның коймасы да күренми иде, хәзер инде әнә каралты-кура, мунча ишеләре дә күренә башлады. Тәрәзә пәрдәләре төшкән, димәк, әле йоклыйлар. Фәнүзә әкрен генә атлап бакча капкасына китте. Мул булып чык төшкән. Тирән эчле галушы да хәтта юешләнде. Бәрәнге бакчасындагы сукмак сизелер-сизелмәс булып күренә. Тик Фәнүзә аны төнлә дә, сукыр булса да табар иде. Ничә еллар, тәпи йөри башлагач та таптаган сукмак бит ул. Менә бераз баргач Ык ярына җитәсең. Су өсте томан. Кырыйда үскән таллар сөткә чумган кебек күренер-күренмәс тынып калганнар. Фәнүзә әкрен генә ярдан төшә башлады. Чамалап атларга кирәк. Яшь чагы түгел, егылып бер-бер җиреңне имгәтерсең. Бөтен курыкканы кеше күзенә карап яту, Аллам сакласын. Караучысы да булмаса. Хәзерге заманда бала-чагага калган көнең – караңгы төнең. Әле алары да читтә, кайта алалармы, юкмы. Басманы аягын шудырып кына эзләп тапты ул. Иелеп учы белән су алды, битен, кулын юды. Кечкенәдән калган гадәт. И әнисе мәрхүм орышыр иде.
– Күп йөр әле су буенда, су анасы сөйрәп алып китәр, – дияр иде. Курыкмый түгел, курка иде Фәнүзә. Тик куркудан болайрак, кызыксыну хисе бар. Аннан бит Ык аныкы, Фәнүзәнеке. Ни өчен әле Су анасына көне-төне анда коенырга була, ә кызга юк. Курыкса курыкты, тик су буена төшми калмады. Менә инде еллар үтте, инде чәчкә бәс куна башлады, гәүдә авырая бара, тик гадәт буенча авылда чагында ул көн саен Ыгына төшми калмый. Чөнки ул аның сердәше, якын дусты, ахирәте. Елга аның шатлык-кайгысына, елау-көлүенә, өзелеп сөюенә, югалтуына – барсына да шаһит. Томан инде таралып бара. Әнә бәрәңге бакчасы ап-ачык күренә. Килгән юлы белән Фәнүзә кайтыр якка атлады. Капканы япканда тагын күрше йортка күз салды. Пәрдә күтәрелгән. Димәк, Рәшит торган. Чәй куеп җибәрде микән. И ялгыз ир-атның чәе инде аның, Аллам күрсәтмәсен. Әллә эндәшим икән. Йөрәге сулкылдап куйды Фәнүзәнең. Кичә пешергән тәкә-төкә дә бар. Коймак туглап алырга була. Юк, килешмәс. Әнә урам аркылы гына капка төбенә Кәримә карчык чыгып баскан. Көтү куа. Як-ягына карана. Төне буе сөйләшми торып авызы күгәреп беткәндер инде. Кәримә карчык авылда иң күп белүче, иң күп күрүче, иләкнекен чиләккә, чиләкнекен иләккә салып, ара бутап кызык табучы булып дан казанган кортка. Тәүлекнең егерме дүрт сәгатендә аны йә капкадан, йә тәрәзәдән, йә булмаса сәндерәгә басып, кеше күзләп торганын күрергә була. Шуңа күрә Фәнүзә керү ягына ашыкты. Хәзер юыртып килеп баса Кәримә карчык.
Газны кабызып чәй куеп җибәргәч тә күзе тагын күрше йортка төште. Их, бу авылны. Шәһәр булса, кемнең кемгә керүен, кемнең кемнән чыгуын белгән кеше дә юк. Телефоннан шалтырат та чакыр. Юк, авыл авыл инде. Төкерә ул синең современный нравларыңа. Аның үз законнары. Ялгыз хатын яңа гына хәләлен күмгән ирнең ишегалдында йөрергә тиеш түгел. Аның моңа хакы юк. Мәрхүмнең рәнҗүе бар. Ә исәннәр? Исәннәр түзәргә тиеш. Ялгыз ауный-ауный еларга, әрнергә, башны ташка бәреп булса да түзәргә. Рәшит белән Фәнүзәнең ничә еллар чыдаганына шаһит булса да, исе китми сиңа авылның. Аның үз законнар бар. Әгәр дә аларны бозасың икән, сиңа сәлам бирүче, өйгә эндәшүче, ярдәмгә килүче булмаячак. Шулай булган, бар, булачак.
Чәй кайнап чыкты. Коймак та чаж-чож килеп табынга килеп утырды. Яңа пешкән чәй исе борыннарны кымырҗытты. Тик юк, тәме юк. Каршыңа утырып, күзгә-күз карашып, чәй эчәр кешең булмагач. Эчә башлаган чәен этеп куеп, Фәнүзә тагын тәрәз каршысына килде. Күрше йортның ачык тәрәзә каршысында аңа карап Рәшит басып тора иде. Бер ым да какмыйча, бер-берсенә карап тордылар. Кул сузымы ара, бер уйласаң. Тик ни генә юк ул арада. Үлеп- шашып ярату да, аерылу-югалту да, ата-ана каргышы, ир-хатын нәфрәте, бала-чага күз яше, кеше сүзе, тагын әллә ниләр, әллә ниләр. Ничә еллар әнә шул ике адым араны атлап үтәргә көчләре җитми аларның. Йә, Ходаем, тагын беразга гына көч бир. Без бит барсына да түздек, беркем аша да атламадык, беркемнең дә өлешенә кермәдек. Ике йортның тәрәзәсеннән карап, ир белән хатын икесе дә шул турда ялваралар иде бугай.
– И барыбер йокламыйсың бугай, шәһәр кешесен зерә йокычы була диләр, сине карап торам: иртә-кич утың яна, гел тәрәзә каршында. Ул коймагыңны кайчан өлгерттең тагын. Әллә җеннәрең бар инде үзеңнең, – керә-керешкә өтерсез-ноктасыз тезеп киткән Кәримә карчык бөтен уйларын чуалтты Фәнүзәнең. Ул башта аптырап торды, аннан барып чәйнеккә тотынды.
– Әйдә, Кәримә түти, сине карап тора идем әле, әллә чәйгә чакырыйм микән дип. Әле дә үзең кердең, – дип, юк сүзне бар итеп тезеп китте.
– Шулайдыр шул. Ялгызлык ул гүәрдиндәй ир-атларны да бөгә, җаным. Әнә бичара Рәшитне генә кара инде. Бәхетсез. Өч бала белән калды бит. Алары да читтә. Ялан кебек өйдә. Ни тырышты, ни тырышты. Юк инде бер бәхетең булмаса, юк инде ул, кем Фәнү апаем. Яратмаса да, хатынын ормады, сукмады, бер сүз әйтеп булмый. Ни эшләр инде, бахыр. Ярый инде берәр ару кеше очрап өйләнеп куйса. Яшь бит әле. Ир-атка илле яшь яшьмени ул.
Үзе сөйләнә үзе ике коймакны бергә кабып чәй өстәргә дә онытмый Кәримә карчык. Юри сөйли, ни ишетермен икән дип. Тычканга үлем, мәчегә көлке. Ничә еллар күзәтте, ничә еллар ике йорт арасында сүз йөртте, талашсалар сөенде, дуслашсалар көенде, шуннан кызык тапты. Фәнүзә урынында бер шәһәр хатыны булса артына тибеп чыгарыр иде Кәримәнең. Тик бу авыл, ә Фәнүзә авыл кызы шул. Монда олы кешегә күтәрелеп бәрелү гөнаһ. Авылның кануннары шундый. Соңгы коймакны капкач, Кәримә карчык йомшап китепме, кызык табыпмы – чанасын ипләп кенә Фәнүзә ягына борды.
– Карале, Фәнү апаем, Рәшитне әйтәм, үзең чамалыйсыңмы әллә. Син ялгыз, ул ялгыз. Яшь чактагы гөнаһаларыгыз да бар иде бугай. Ходай барсын никах белән ярлыкар, – дип кеткелдәп куйды. Күпме генә түзем булса да, иң авырткан ярасына тоз сибеп утырган карчыкка түземлеге җитмәде Фәнүзәнең.
– Карале, Кәримә әби, әнә капкаң ачык калган. Рәшит белән минем өчен кайгырып утырган арада кичә алып кайткан печәнеңне Җәмиләләрнең сыеры кереп ишеп чыкмасын. Печәнсез калсаң, тәки ачтан үлмәс өчен үзеңә кияү эзлисең булыр, – дип, өстәлдәге чәшкеләрне җыя башлады.
Ач чагы булса, Кәримә карчык бөтен агуын ничек итеп чәчәргә, нинди сүзләр белән хатынның бәгыренә тияргә белер иде, тик тук тамакка сүз куертып торасы килмәдеме, печәне өчен кайгырыпмы, тиз генә ишеккә юл алды. Ул чыгып киткәч Фәнүзә лып итеп караватка барып утырды. Әрнеп, ыңгырашып куйды тимер аның өчен. Йә Аллам, ни өчен? Инде җиде ятка гына түгел, читләргә китеп югалды бит ул. Бөтенесе онытылсын, бетсен дип, ничә еллар туган йортына да кайтмады. Үлгәнче дәвам итәр микәнни бу мәшхәр? Менә ни өчен әле ул, дөбертәп килеп кереп, икәүләп Рәшитнең чемодан, сумкаларын җыеп, ике йортның да ишегенә йозак салып, кулга-кул тотынып авылдан чыгып китә алмый алар? Йә тагын ни көтәргә, кемнән рөхсәт сорарга тиешләр тагын? Ярар, баласы үсте ди, ире юк инде, Рәшитнең балалары читтә, хатыны вафат. Кемнән ризалык, бәхиллек сорарга инде.
Үзе дә сизмәстән, тагын тәрәзә янына барып басты. Күрше йортта тынлык. Ни кылырга белмичә, Фәнүзә тышка чыкты. Кулына кәтмән алып бәрәңге бакчасына атлады. Китәр көннәре дә җитеп килә. Әле бакча күмелеп бетмәгән. Ел саен җәен авылда әрәм иткән өчен кызы ачулана, пыр туздыра. Инде ничә ел әби дип чаптың, аның вафатына да өч ел, берәр курорт, чит илгә барыр идең, диләр. Йөрде Фәнүзә заманында, авылга кайтмас өчен әллә кайларда йөрде. Тик туган авылын сагынып, елап, төннәрен саташып чыга иде. Яраткан чал Ыгын, дусларын, читтән генә булса да Рәшитне күрәсе килеп үзәкләре өзелә иде. Түзде, ничә еллар түзде ул, үткәннәргә юл юк дип, үз-үзен богаулап тотты. Әнисе ныклап авырып киткәч кенә авылга кайта башлады. Баштарак күрше йортка күз салса да әнисе тузынып китәр иде. Тора-бара картаеп та китте, бераз йомшый төште, үлгәндә Фәнүзәнең кулларыннан тотып гафу үтенде.
– Арагызга кермәсәм, бәлки, бәхетле булыр идегез, икегез алдында да гаебем зур, – дип күзләрен йомды.
Их, Рәшит, Рәшит! Гомерлек йөрәк ярам минем. Ни өчен болай булды соң безнең язмышлар?! Кәтмәнен ташлап, Фәнүзә алмагач төбенә барып утырды. Чынлап та, үлеп яратышып, ник бергә була алмады соң алар?
Фәнүзәнең әнисе Хәтирә апа ире Раязга армиядан ияреп кайткан. Чын исеме Катерина, ут чәчеп торган урыс кызы авыл егетен ничек кулга төшергәндер, анысы билгесез. Мәрхүм бианасы әйтмешли: «Бу марҗа албастыны да иярли, җенгә дә атланып йөри ала, безнең йомшак Раязны үзе кияүгә алды инде» , – дия иде. Башта татарча өч авыз сүз белмәсә дә, тора-бара, талаша калса, бер авыл хатынын да уздырмас булды. Менә шул инде авыры беленә башлаган Катерина-Хәтирәне ияртеп авылга кайтып төшүгә Раязны армияга озаткан, еллар буе хатлар алышкан, бергә булабыз дип вәгъдә бирешкән күрше кызы Рәмзиягә ул көннәрдә Аллаһ нинди сабырлыклар биргәндер. Раязны озаткан кыз икәнен бөтен авыл белә иде бит аның. Яшь хатынга бик тиз җиткерделәр бу турыда. Үз шәүләсеннән дә көнләшеп йөргән Хәтирәгә бу җитә калды. Көне-төне ирен күзәтте, әз генә күзеннән югалса да өйдә гарасат купты. Бер-бер артлы дүрт бала табып та тынычланмады, һаман Рәмзия белән Раяз арасын тикшерде. Гайбәтләрдән, кеше сүзеннән туеп, Рәмзия тизрәк авылдан чыгып китү ягын карады. Ниләр генә ишетергә туры килмәде аңа. Рәшиттән авырлы булып калып, баласын төшергән, шуңа егете ташлаган, дигән ачы ялганга хәтле ишеттерделәр. Тапталган хисләрен, әрнегән җанын кая куярга белмичә шашарлык булып йөрде Рәмзия. Аңа барыбер иде инде, беренче сораган кешегә тотты да кияүгә чыкты.Инде өч бала анасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев