erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

“И, кызым, барысына да мин гаепле. Минем рәнҗешем төшкән сиңа»

Бу хикәяне миңа яше 50дән узган апа сөйләде. Исемен язмауны үтенде. Ник икәнен, укып чыккач, үзегез аңларсыз.

Көн саен мин куркыныч төш күрәм. Әйтерсең, йоклап ятканда берәү килә дә, муеныма ябышып, мине үтермәкче була. Шул вакытта мин өзгәләнә-өзгәләнә: “Тимә-ә! Минем яшисем килә! Зинһар, тимә!” – дип, урын җирендә яткан килеш, тарткаланам.

Аннары шыбыр тиргә батып, кинәт кенә уянып китәм. Тәнем авыртып куя шул вакытта. Һәр буыным сызлый, һәр хәрәкәт авырлык белән бирелә. Тәрәзәләр ябык булса да, салкыннан өшим. Уйлыйм инде: “Әллә гомерем беткәнме?” – дим. Үлем килеп җанымны тартып алырга тырышамы шунда...

Кайбер дусларыма да моңа зарланганым булды. Алар исә сихерчеләргә барырга киңәш итә. Ә мин үземә беркайчан да күрәзәчеләргә, әбиеңнәргә бармыйм дип сүз бирдем. Гомерем бетеп, үләсе калса, гөнаһ җыеп йөрерлек хәлем юк. Тормышымда аннан башка да күп гөнаһлар җыелгандыр. Беребез дә изге түгел.
Мин – мөселман хатыны. Аллаһның барлыгына, аның берлегенә ышанам. Коръәнне дә укыштырам. Бигрәк тә йокларга ятар алдыннан дога кылам. Тик менә калганнар шикелле тынычлап йоклый алмыйм. Югыйсә, беркемне дә рәнҗетмәдем, беркемнең дә ирен урламадым, беркемнең дә кадерле әйберенә кагылмадым.

Ярдәм сорап хәзрәткә бардым. Ул мине өшкерергә ризалашты. Беләсезме, беркайчан да өшкерү вакытында андый хисләр кичеререргә мөмкин булуын күз алдына да китермәгән идем.

Хәзрәт мине урындыкка утыртып куйды. Аннары дога укырга кереште. Мин күзләремне кысып йомдым. Аннары берзаман аякларымны тоймый башладым. Ышанасызмы?! Табанымда җирне сизмим. Мин урындыгым белән әллә кая очам шунда. Әйтерсең, урындыгымнан бераз авышсам, билгесезлеккә төшеп китәм. Шуңа урындыкның тоткаларын да кысып тоттым...

Ә хәзрәт догасын дәвам итә. Шул вакытта кинәт сулыш алуы җиңеләйде. Күкрәк тутырып, һава суладым. Аннары башларым әйләнеп китте. Хәлсезлектән җилкәләремне төшердем. 

Хәзрәт укып бетергәч, башымнан сыйпады. “Менә шундыйрак хисләр кичерергә кирәк иде шул сиңа”, – диде. 
Карасам, үзенә дә авыр булып китте. Өшкерүдән соң, тизрәк утырган җирен карады. “Нәрсәдер бөркелә синнән. Тик бу гади күз тию генә түгел”, – ди. Мин күзләрне төбәп: “Бозганнармы әллә?” – дим. “Бозганга да охшамаган”, – диде хәзрәт.

Дога кылганнан соң, хәлем җиңеләйде. Тик, кызганыч, озакка түгел. Бер атнадан соң бу галәмәт кабат тотынды. Кабат минем яныма киләләр дә, җанымны алмакчы булалар.

Беләсезме, ә яшисе килә! Мине узган гомердә мөгаен үтергәннәрдер. Шуңа да бу гомердә шундый хисләр кичерәмдер. Бу сүзләрем хак булса, димәк, мин мондый газапларны татып яшәргә тиешле кеше. 

Шушы уйлардан озак вакыт арына алмагач, әниемә зарландым. Ул инде олы яшьләрдә. Яше 80гә якынлаша. Мин аңа бөтенләй хис-кичерешләремне сөйләргә яратмый идем. Әни кеше болай да баласы өчен ут йотып тора бит. Тик шулай да кайвакыт алдына башымны салып, бар нәрсәгә дә үпкәмне белдерәсем килә иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүземне төшләрдән башладым. Төн җитеп, йокыга киткән саен, икенче портал ачыла сыман димен. Һәм мин үлем белән көрәш алып барам. 
Әни боларны тыңлап чыккач: “Кызым, бастырыласыңмы әллә?” – дип сорады. Ю-юк, бастырылу андый булмый ул. Бастырылу вакытында кемдер каршыңа килгән төсле булса да, син тәнең белән хәрәкәт итә алмыйсың. Синең бер җирең дә сиңа буйсынмый. Ә төшләремдә мин көрәшәм. Әйтерсең, башка тормышта берәр хәрби булганмын. Юк, әйтерсең, мин олы гаскәрнең әйдәп баручысы.

...Ә аннан соң мине астылар. Урта гасыр вакытындагы ташлар арасында гәүдәмне асып калдырып, шул килеш кладырдылар. Озак вакыт шунда эленеп тордым мин. 500 ел чамасы булгандыр. Миңа шулай тоелды...

Әни чәчләремнән сыйпады да, елап җибәрде: “И, кызым, кызым, мин генә барысына да гаепле. Минем рәнҗешем төшкән сиңа”, – ди.
Әни миңа гомер буена сөйләргә батырчылык итмәгән серен ачты. Аның сүзләренчә, мин теләнгән бала булмаганмын. Әнинең яшь чагында ачлык хөкем сөргән. Минем белән балага узганда, аның ике баласы булган инде. Өченчесенә балага узгач, ул аны алдыртырга булган. “Ачлыктан газаплап үтерербез дип курыктык әтиең белән”, – диде әни. 

Шуңа да ул бер әбиеңә баланы төшертергә барган. Ул вакытта медицина алга китмәгән шул. Шуңа да халык үз көченә таянып эш иткән. Бу әбиең дә аналыкка кул белән кереп, яралгыны тотып чыгармакчы була икән. Күпме вакыт азапланганнан соң, бу әбиең әнине куып җибәргән. “Бар, кайтып кит! Алып булмый. Бу баланың яшисе килә!” – дигән. 

Әни шаккатып, тиз генә киенгән дә, алны-артны күрмичә шул әбиеңнән чыгып киткән. 
Шул рәвешле көтелмәгән бала булмасам да, яшәргә зур теләк белдергән  бала булып дөньяга килгәнмен. 
Әмма бер бәхетсез – гел бәхетсез диләр. Шуңа да миңа тормышта җиңел түгел. Ул гел мине кыл өстендә йөртә, яман кешеләр белән очраштыра. Мин сокланып караган бөтен әйбер дә шунда ук җимерелә. Вакыты белән үз карашымнан үзем куркам. Әйтерсең, беркемгә дә зыян салмас өчен миңа көннәр буе бүлмәмдә бикләнеп ятарга кирәк. 

Әнинең сүзләреннән соң миңа авыр булмады. Әти белән әнине аңларга була. Без чынлап та ипине бишкә бүлеп, авыр шартларда яшәдек. Тирә-якта аш пешерергә кычытканнар да калмый иде. Бер мескен сыерыбыз да кабыргалары күренерлек дәрәҗәдә ябыкты. 
Тик шулай да өчебезне дә аякка бастыра алдылар. Мең рәхмәт аларга. 

Мин җанның кире башка тәнгә күчүенә ышанам. Кешенең башка вакытта кабат тууына да. Алай булмаса, уема кайдан килә минем баштан үткән хатирәләр. Ул минем беренче мәхәббәт, беренче тапкыр мәктәпкә бару, беренче тапкыр су коену кебек хатирә булып исемә төшә. Мин ул мизгелләрне инде яшәгән сыман. Тик хатирәләрем генә якты түгел...

Ралинә Сәлимова

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев