erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Яльчикта һәлак ана белән 2 бала хакында: «Ходай аларга ни өчен мондый җәза бирде икән...» (»Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)

29 июль көнне Мари Элдагы Яльчик күлендә ял итүчеләр коточкыч гарасатка юлыкты. Кызганыч, табигать бәла-казасының корбаннары да бар. Ял үтү урынында палаткаларына агач авып 8 кеше, шул исәптән 3 бала үлде. “Интертат” фаҗига корбаннары - ике кечкенә сабые белән һәлак булган Гөлнара Сәлимованың якыннары белән аралашты.

«Соңгы шимбә киче...»

Узган ялларда баш күтәреп булмаслык эссе көннәр яшенле яңгырлар, көчле давыл белән алышынды. Гарасат халыкка бик зур зыян салды. Кызганыч, табигать бәла-казасы кеше гомерләрен дә аямады. Соңгы мәгълүматлар буенча, 29 июльдә чыккан давыл нәтиҗәсендә, Идел буе федераль округында 10 кешенең гомере өзелгән, 76 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Татарстаннан гарасат аркасында 9 кеше һәлак булган. Лаеш районында ялда чакта 14 яшьлек кыз бала үлгән, дип язган идек.

Һәлак булучыларның 8е – 29 июль көнне Мари Элдагы Яльчик күле яр буенда ял итүчеләр. Алар Татарстанның Питрәч һәм Яшел Үзән районнары кешеләре булган. Фаҗига корбаннары арасында әле яши генә башлаган 3 сабый да бар…

Яльчик – «Мари Чодра» милли паркы эчендә эчендә урнашкан зур, матур күл. Казаннан артык ерак булмау сәбәпле, әлеге «табигать могҗизасы»н татарстанлылар да үз итә. Вакыйганың шаһитлары сөйләвенчә, ул көнне дә күл буена халык агылган гына. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да Яльчикта 29ы көнне 500дән артык машина булуы билгеле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/yalcikta-halak-ana-belan-2-balasy-xakynda-xodai-alarga-ni-ocen-mondyi-aza-birde-ikan-5860560

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X