erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Яшеннәрдәй яшьнәрлек гомерләр өзелә – өчесен дә юл читенә чыгарып тезәләр

Җан-фәрманга ажгырып килгән поездны алар күрми кала. Хәтта “мөгезенә” эленеп, шактый ара сөйрәлеп барганда да, дуамал җилнең соңгы сулышларына сызгырып нокта куясына, иманым камил, ышанмаганнардыр да.

 

Яшеннәрдәй яшьнәрлек гомерләр өзелә – өчесен дә юл читенә чыгарып тезәләр. Ә дүртенчесен, белмим, әллә әҗәл күрми кала, әллә үзе хәйләләп өлгерә, исән кала.

Бу хәл 13 гыйнварда 1991 елны Апас районы җирлегендә, Каратун авылы янындагы тимер юл кичүендә килеп чыга. “Зил” машинасына утырып, Казанга кузгалган юлаучылар Кама Тамагы районының Олы Салтык авылында яшәүче Гөлшат Миннизянованың газиз туганнары. Күтәргесез хәсрәт кайтып кергән нигез җылысын суытмыйча, мәрхүм туганының гарип баласын тәрбияләп яши бүген.

– “Төскә-биткә чибәрсең, ник ялгыз калдың?” – дип сорыйлар миннән. Әти-әнием олыгаеп баралар иде, апамның гарип баласын алып калган чаклары, аннары шушы хәл килеп чыкты... 11 гыйнвар көнне Нурислам абый белән Гөлзадә тугания апа кунакка кайтып төштеләр. Абыйның эшендәге йөк машинасы белән! Ай –  күрде, кояш алды, боларны. Икенче көнне китеп тә бардылар. Хәзер уйлыйм, әҗәл кайдан да эзләп таба адәм баласын, соңгы мәртәбә күрешеп калырга, бәхилләшеп калырга кайтканнар, диярсең. Аларга Фирая апа белән Рифат җизни дә утырып китәргә уйлады, кунакка чакырганнар икән. Әни, сизенепме: “Утырып барырга да бик тыгыз, әллә соң каласызмы? Йөрмәгез юлда интегеп”, – дип тә әйткән иде. Күрәчәктер инде. Әле күрше Фәймә апа да йөгереп килгән иде. “Урын юк бит...” – дип, әй өзгәләнә абый, Фәймә апа аның саен ялына. Фәймә апаны да үлем иләсләндергәндерме, абыйлардан соң бер ай яшәде дә, ул да үлеп китте, ышанасызмы? – ди Гөлшат апа. 

Сизеп торам, 32 ел элек булган фаҗига Гөлшат апа күңелендә әле кичә генә кебек. Якыннарны югалту бик авыр.

– Алдан да яман төшләр күргәләдек. Алгы тешләрем төшә дә шуларны кулыма тотып тик торам, икән. Берсендә диңгездәй иркен суда йөздем, төбенә кадәр күренә, болганчык та түгел. Хәерлегә юраган идек тә... 12се көнне без аларны озатып калдык. Ярты сәгатьтән шушы хәл булган. Безгә 13е көнне генә хәбәр иттеләр. Әле анда да бит хәлләре авырдыр, дип, хастаханәгә йөгердек. Барсак – өчесе дә моргта. 14е көнне генә җыештырып бирделәр. 15 гыйнвар әнинең туган көне иде, мәет арты мәет җирләдек. Поезд бар көче белән башта абыйга килеп бәрелгән, башындагы мие атылып ук чыккан, мескенемнең. Башка җирләре сау иде. Фирая апаны хастаханәгә алып барып җиткергәннәр, табиблар кулында гомере өзелгән. Тугания апа – абыйның хатыны белән морг төбендә саубуллаштык. Аны туган ягына – Әтнә районының Күәм авылына җирләделәр. Апаның мәетен Бортас авылына озаттык. Абыйны инде өйгә алып кайттык. Башта абыйны җирләдек, апаны җирләмичә, безне көтеп тордылар, аннары җыелышып аларга киттек. Әнинең күзләре бик начар күрә иде, апага бер генә күз салды. Авызы ачык тора икән. Алтын тешләрен каерып алганнар, имеш, җир астына китмәсен. Тапканнар байлык! Әнинең: “Кулыгыз ничек күтәрелде? Бармагыгызны тешләп өзмәгән шунда”, – дип көрсенүе бүген дә күз алдымда. Апаның өч  баласы җизни кулында калды. Бергәләшеп үстердек. Бер баласы менә минем кулда... Нурислам абыйның ике кызын кодабыз — тугания апаның бертуган энесе Радик белән Гөлзарә үстерде. Хәтта аларга күченделәр, тулай торакта яшиләр иде. Абыйның олы кызы Лилиягә 18 яшь тулган көнне аларга фатир бирделәр, – ди Гөлшат апа.

...Фирая апаның язмышы да төенле булып чыга. Казанда штукатур-маляр һөнәренә укыгач, аны Түбән Кама шәһәренә эшкә җибәрәләр. Бер егет белән танышып гаилә коралар. Ни булгандыр, анысын тикшермик, әмма тормышлары чуала – Фирая ханым йөкле килеш әти-әнисе йортына аерылып кайта.​​​​​​

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Апа хәтта алган фатирын да җизнигә калдырып кайтты. Минем кебек ут түгел ул, пешмәгән, артык сабыр иде мәрхүмә. Бала тапкач, әни аның хәлен белергә барды. “Ник оялып торасың? Күкрәк киереп йөр! Син бит уйнаштан тапмадың, ир хатыны, балаңның атасы бар!” – дип орышкан да иде. Баланың әтисе кайтып күренмәде дияр идем, әти аңа хат язды. “Балаңнан баш тарт, үзем опекунлыкка алам. Алимент түләмисең, сиңа ул артык кашык. Ә миңа үз сөягем, бәхет төенчегем!” – дигән. Башын иеп кайтып керде. Апага ул: “Минем  балам түгел”, – дигән икән. Әни дә ут! Башта өс-башын салганын көтте, ипләп кенә түр башына дәште, итәгенә кызы Ләйсәнне китереп тә бирде. “Кара әле, кияү! Тач үзең!” – диде. Менә шул китүдән соң аның белән аралар бетереп өзелде. Хат та язмады, кызының хәлен дә белмәде. Чыбыксыз телефон эшләп тора бит, без аның балалы хатынга йортка керүен дә, Лилия исемле уртак кызлары тууын да белдек. Кодагый кемдер артыннан: “Минем бит тагын бер оныгым бар, ничекләр яшәп ята икән?” – дигән сүз ишеттерде. Лилия безнең белән аралашмый шул, югыйсә Ләйсәнгә дә күңелле булыр иде. Ул бит, акылы зәгыйфьрәк булса да барысын да аңлый, белә. Апа берникадәр вакыттан соң Бортас авылына кияүгә чыкты. Әниләр Ләйсәнне бирмәделәр, “Үзебез үстерәбез”, – дип алып калдылар. Рифат җизни дә каршы түгел иде. югыйсә. Бер ел элек кенә ул да китеп барды. Ападан калып 31 ел да 20 көн яшәде, үзем утырып санадым, – ди Гөлшат апа.

Әти-әнисен, әтисенең саулыкка зәгыйфь Зәйнәп исемле апасын тәрбияләп соңгы юлга озаткан ул. Тиңен очратып, парлы тормыш корыр өчен язмыш сынауларыннан бушамаган дисәм дә ялгышмам. Нишлисең, бөтен кешегә дә парлы булу язмаган, күрәсең. Хәер, дөньялыкта парлы бәхетсезләр белән парсыз бәхетлеләр дә ничаклы! 

– Мин бик бәхетле, үз көемә яшим. Ләйсән минем үз кызым кебек, кечкенәдән кулымда үсте. Пешерсәм – мактый-мактый ашый. 43 яшенә җитте инде, мунчада сабый бала кебек һаман да үзем юындырам. Бала вакытта сау иде ул. Күрше малае белән уйнаганда тегесе, таяк белән күзенә суккан да, күз алмасына ак тап төште. Без инде куркып, табибларда тикшерттек. Казанда операция ясадылар. Апаны янына кертмәделәр. Ике яше дә тулмаган бала бит, бәлки курыккандыр да. Апа өч көннән шул хастаханәгә идән юучы булып урнашты да... Ләйсән шуннан икенчеләнеп кайтты. Аптырап, күрәзәчеләргә дә алып бардык. “Бу бала бит бер мәлне яклаучысыз калган, шул чагында арка миен алганнар”, – диделәр. Әллә дөрес булды сүзләре, әллә юк. Ләйсән эпилепсия өянәкләреннән тилмерә, гел дару ашый инде, – ди Гөлшат апа.  

Сәбәпләре инде караңгы. Иң мөһиме – бүгенге тормышлары сөендерә. Йорт-җирләре төзек, өй эчендә чисталык-пөхтәлек. Гөлшат апа бер генә нәрсәгә көрсенә, ашханадә – пешекче, аннары кибеттә – сатучы, соңрак ягулык салу ноктасында эшләп, күмәк хуҗалык таралу сәбәпле эшсез калгач, өйдә утырырга мәҗбүр. Ә аның элеккегечә кеше арасында, кирәкле буласы килә. Кирәк ул, төп йортка җыелышып кайткан туганнарына, Ләйсәнгә бик тә кирәк! 

– Әсхәт җизни белән Рафил кияүгә дә рәхмәт әйтәсем килә. Авыл җирендә ирсез тормыш алып баруы җиңел түгел, ә минем ирләр эшенә булышчыларым бар. Ялгыз түгелмен, терәкле! – ди Гөлшат апа.
Агач та бит тамырлары белән нык, ябалдашлары белән көчле! Гөлшат апа да, димәк, туганнары белән көчле тормышта, якыннары белән бәхетле! 

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/yashennrdy-yashnrlek-gomerlr-zel-chesen-d-yul-chiten-chygaryp-tezlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X