erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Язмышлар күкләрдә языла (»Интертат», Эльмира Нигьмәтҗан)

Гыйбрәтле язмышларны чагылдырган фильмнарны яратып карыйбыз. Кино төшерерлек язмышлы шәхесләр үзебезнең янәшәдә яшәвен кайчак күрмибез.

Соңгы вакытта Ижау шәһәрендә яшәүче авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Шамил улы Фатыйхов белән тыгыз элемтәдә эшлим. Ул республикадагы авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы хезмәт иткән, зур казанышлары булган кешеләр белән очраштыра, авылларга алып чыга.

Күптән түгел ул мине авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, авыл хуҗалыгы тармагында билгеле шәхес – Рафаил Әгъзам улы Фәйзуллин белән таныштырды. Әңгәмәм герое Рафаил абыйның язмышы мине тетрәндерде, уйландырды. Сезгә тәкъдим итәчәк әсәрем аңа багышлана. Анда тасвирланган вакыйгалар, язмышлар, исемнәр берсе дә уйдырма түгел, тормыштан алынды. Кеше үтелгән тормыш юлы – Ходайдан бирелгән язмышмы, әллә үтеләсе гомер юлыбызны үзебез язабызмы? Бу хакта укучым үзе фикер йөртер.

..Һәрвакыттагыча эш кәгазьләренә күмелеп, башын да күтәрмичә көндәлек хезмәт мәшәкатьләренә бирелеп яшәп ятканда, Рафаилгә күптәнге дусты, коллегасы шалтыратты. Икесе дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады алар, дусты үсемлекләр буенча фән кешесе булса, Рафаил зоотехник юлын сайлады. Шулай да уртак сөйләшер сүзләре һәрвакыт табылып тора аларның, фәнни эшләр, яңа ачышлар... Әмма бу юлы башка сәбәп белән шалтыратты танышы:

– Синең янга бер журналист кызны җибәрмәкче идем. Татар газетасында эшли ул. Милли матбугат синең кебек уңышлы хезмәт юлы үтүче шәхесләрне күрсәтергә тиеш.

Дустының, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләсә дә, «милләт», «татарлар», «туган тел» төшенчәләрен беренче планга куюын, кайда гына булмасын, һәрвакыт туган телне сакларга кирәклеген искәртүенә хәзер гаҗәпләнми Рафаил. Бу юлы да дустының сүзен кире кагасы килмәүдәнме, әллә гадәти хезмәт көненә бераз яңалык кертергә теләпме, риза булды. Ни сөйләр инде ул журналистка? Терлекчелектә кулланыла торган алшартлар, тукландыру тәртибе, яңа токымнар уйлап табу, фәнни хезмәтләре турындамы?

Журналист киләсе көнне шушы хакта уйланып, иртәдән үк үз эшләренә кереп китә алмыйча газапланды. Аннары китап киштәсеннән күптән инде кулына алмаган фәнни эшләрен, нәшер ителгән методик әсбапларын барлый башлады. Шуларны актарганда, кәгазьләр арасыннан саргаеп беткән фотосурәт, агачтан өзелеп төшкән яфрак сыман бөтерелеп, идәнгә очып төште. Бу фотосурәтне, бер ачуы килгәндә, алып атмакчы булып, гаилә фотоальбомыннан суырып алган иде ул. Тик әллә нигә кулы бармады. Үзенең фәнни эшләре эченә кыстырып куюдан узмады. Менә шулай эш кәгазьләре арасына кереп адашкан да онытылган иде ул. Фотосурәттән, матур гаилә булып, әтисе, үги әнисе, аларның ике кызы, абыйсы һәм Рафаил үзе карап тора. Менә тагын күптән онытылган үпкәләрен кузгатты әлеге рәсем. Аны эш өстәле янындагы тәрәзә төбенә генә алып атты да, карашын ераккарак, тәрәзә аша урамга төбәде ул. Урамда да кәефне күтәрерлек күренешләр таба алмады. Көзнең пыскып яуган яңгырлары асфальт юлны, әлегә коелып бетәргә өлгермәгән сары яфракларны чылата. Салкынлык, караңгылык... Хәер, күңеленең дә көзге яфрак сыман бөтерелгән чагы иде әлеге мизгелләрдә.

Аның моңсу уйларын ишек шакып, йомшак кына басып атлап кергән журналист бүлдерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Рафаил Әгъзам улы Фәйзуллин булам, – дип таныштырды ул үзен. Бүгенге башкарган хезмәте турында сөйләп китмәкче булган иде, журналист әңгәмәне башка юнәлештән башлады.

– Сезне Сарапул районыннан, «Удмуртский» совхозыннан, дигәннәр иде. Ата-бабаларыгыз да шул яктанмы?

– Әйе, мин «Удмуртский» совхозында туып-үстем. Ә ата-бабаларым Татарстан якларыннан, Апас районы Кече Болгаер авылыннан. Бабам Фәйзулла 1890 елгы, бик хәлле гаиләле, тырыш кеше булган. Атлар үрчетү белән шөгыльләнгән, күпләп җир эшкәрткән, ул якларның танылган балта остасы да булган. 30 бия, 5 айгыры булган аның. Авыл өчен бу – бик югары күрсәткеч. Бабам кебек кешеләрне «тормышка ике куллап ябышкан» диләр. Мисал итеп, бер очракны гына сөйләп үтү дә исбатлый аның уңганлыгын. Бер елны бик көчле яңгыр була, яңгырдан соң җир катып кала. Чәчкән орлыклар шытып, җирне тишеп чыга алмыйча харап була. Шул вакытта Фәйзулла бабам, тиешле эш коралы ясап, гаиләсе белән басуга чыгып, җирне тишеп йөриләр. Шуның ярдәмендә бодайлары әйбәт шытып чыга, мул уңыш бирә.

кешене, шул исәптән, сугышта катнашуын исәптә тотып, бабамны да кызганалар, бер кечкенә генә станциядә поезддан төшереп калдыралар. Беркем белән хат алышмаска, шушыннан ерак китмәскә дип, алдан каты итеп кисәтеп куялар. Пычкы, балта, пычак ише корал табыла. Алар төшеп калган урыннан ерак түгел, урнашып, яши башлыйлар. Нинди генә төбәкләрдән булмый алар арасындагы кешеләр! Әкренләп шушы урында йортлар торгызалар, хуҗалык булдыралар. «Кулак» дисәләр дә, булган кеше кайда да булган шул инде. Әкренләп, бу – эшчән, тырыш кешеләр тагын да ныгып, мал-мөлкәт туплый башлыйлар. Җирле халыкка бу, әлбәттә, ошап бетми, әмма алар ныклап аякка басалар. Сарапул районы «Удмуртский» совхозы менә шулай барлыкка килә, вакыт үткән саен үсә, зурая.

Фәйзулла бабасы Бөек Ватан сугышы башлангач та, яше зур булса да, барыбер сугышка китә. Шулай бик кызу сугыш барышында, аңа каршы пулеметтан ут ачалар. Ул атын аягүрә бастыра, ат ава, ә ул аның астында кала. Төнлә аны санитарлар тартып чыгаралар. Кулы һәм аягы бик каты җәрәхәтләнә, бик озак госпитальдә ята, сул кулы гарипләнә. Тик шулай да, аның төзүче булуын исәптә тотып, фронтның икенче линиясендә калдыралар. Ул, сапер буларак, блиндажлар корып, окоплар казып, фронтка үзенең өлешен кертә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/yazmyslar-kuklarda-yazyla-5856139

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре