erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

Язмышмы, күрәчәкме, гомере кыска булганмы

Гөлфирә Гарипова: “Иртән иртүк киленем Гөлчәчәк ишек шакый. “Фирдүс үлгән”, – ди. Шуның белән тормышым да чәлпәрәмә килде”.

Махсус хәрби операция  барган зонада һәлак булган Иске Кишет егете Фирдүс Гариповның әнисе белән өендә очраштык.
Аяклары авыру сәбәпле йөри алмавына карамастан, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша ул. Әмма бетмәс-төкәнмәс сабырлыгы йөзенә үк чыккан мөлаем, моңсу күзле бу ханымны газиз улының үлеме тагын да какшаткан. Еламаска, нык булырга тырышса да, бик еш күзләрен яшь каплап, эчтән елавы тавышына чыкты аның. Ана йөрәге әллә нинди авырлыкларга түзсә дә, бала үлемен күтәрә алмый шул. “Фирдүсемнең үлеме тормышымны чәлпәрәмә китерде”, – ди ул өзгәләнеп.

Ә сөйләшә торгач, ачыктан-ачык, хатын-кыз белән хатын-кыз буларак чын күңелдән аралаша башлагач, Гөлфирә ханымның тормышындагы моңа кадәр күңел сандыгында сакланып килгән, соңгы вакытта еш хәтеренә төшеп йөрәген борчыган башка вакыйгаларын да актарып чыгардык. “Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге”, – дигән халык мәкале бар. Мин әңгәмәдәшемнең сөйләшәсе, күңелен бушатасы килүен күңел күзем белән абайлап алдым. Шуңа бик тиз уртак тел дә таптык. Ә, бәлкем, икебезнең дә ана булуы, ә ана күңеле бер-берсен сүзсез дә аңлый, ярдәм иткәндер? Ничек кенә булмасын, Гөлфирә ханымның күргәннәре мине тетрәндерде. 

Алып кала алмадылар
Иренең вафатына 26 ел булган инде. Өч бала белән ялгызы калган. Ул вакытта олы улына – егерме, кызы Гөлсинәгә – ун, Фирдүскә сигез яшь кенә була. Рәмис исемле тагын бер уллары балачагында ук үлә.
– Ирем исән иде әле. Бер яшь тә дүрт ай да ун көн иде аңа. Алып кала алмадылар. Хастаханәдә соңга калгансыз, диделәр. Өч елдан кызым туды. Ул бала дүрт елга кадәр йота алмады. Иңбашыма сала идем дә, пыяла шешәгә сыек итеп ясаган ризыкны авызына сиптерә идем. Рефлексы уянмас микән, дип Фирдүс белән икесенә аш бүләм. Мин үлсәм, нишләрләр икән бу балалар, дип борчылдым. Шул вакыттан бирле буыннар сызлый иде минем.  Дүрт яшь тулыр алдыннан ашый башлады кызым. Сөенечемнән тәгәри-тәгәри еладым. Аллага шөкер, мәктәптә дә укыды, университет та тәмамлады, тәрбияче булып эшли, кияүгә чыгып, бала да үстерә. Ярый ул бар әле янымда, дим хәзер. Аннан Фирдүсне алып кайттым. Эше күп, дип Аллаһы Тәгалә биргәндер бу баланы, дип сөендем. Бик тыныч иде ул. Гөлсинә белән дус, тату булдылар.  

Кызыл кар яугач...
Фирдүс икенче сыйныфка укырга киткәндә әтиләре үлә. 1997-1999 еллар гаилә өчен бик авыр чор була. Фермада сыер савучы булып эшләгән Гөлфирәне группага чыгаралар. 572 сум акчага (150шәр сум әтиләре үлгәнгә балаларына пособие һәм 272 сум группа акчасы) яшиләр. 
– Сыер бар иде, аны бетермәдек. Утыз ел сыер саудым мин. Абый хуҗалык рәисе иде. Ярдәм дә сорамадым, балаларны ач та, ялангач та итмәдем. Аннан яңадан эшкә кердем. Киендерергә, ашатырга үскән саен күбрәк кирәк бит, – дип шул елларны искә төшерде Гөлфирә. – Фирдүс бу кеше бу нәрсәне, теге нәрсәне алган, дип кайта. Планшет, телефон, компьютер заманы китте. “Кайчан миңа компьютер аласың инде?” – диде бервакыт. “Кызыл кар яугач”, – дим. “Кызыл кар кайчан явар икән инде”, – дияр иде җанашым. 10-12 яшьлек балалар барысын да эшләде. Бай да тормадык, хәер эстәргә дә чыкмадылар. Аз-азлап булса да кибет әйберләре дә алдым, ит тә ашадылар. Бик тәртипле булдылар. Кич чыкканда да унбердән калмыйсың, әти ул вакытта ата карак кына йөри, дип әйтә иде, – дия идем Фирдүскә. Шул вакытта өйдә була иде. Сүземнән чыкмады.

Матур гына яши башлаганда
Мәктәптә икесе дә (олы абыйлары Казанга китә, өйләнә, шунда яши) яхшы укый, бер-берсенә булышалар. Фирдүс ветеринар булырга укырга керә. Тик практикага кайтканнан соң бу һөнәрне дөрес сайламавын аңлый. Укуын ташлый, складта эшли. 2012-2013 елларда армиядә хезмәт итә егет. Әнисе авыру, дип ерак җибәрмиләр, Казанда гына калдыралар аны. Өйләнә, ике баласы туа. Матур итеп яши генә башлаганда...
– 25 сентябрь иде. Мунчага кайттылар. Шунда повестка китерделәр. Икенче көнне Казанга алып киттеләр, өйрәнүләр үттеләр. 25 октябрь көнне махсус хәрби операция барган зонага чыгып киттеләр. Әле дә күз алдымда, коеп яңгыр ява иде ул көнне, – диде Гөлфирә ханым. – Бишенче ноябрьдә алгы сызыкка керделәр. 
“Әни, бар да әйбәт, борчылма”, – диде сөйләшкән саен. Бервакытта да зарланмады. Быел 30 март көнне кыска вакытлы ялга кайтты. Минем туган көн иде. Сюрприз ясыйбыз, дип алдан хәбәр дә итмәде. 9 апрель көнне үзенә 34 яшь тулды. 
14 апрель көнне кире хезмәт иткән урынга китә Фирдүс. 22 апрельдә кичке алты тулып ун минутта әнисенә шалтыратып Гает бәйрәме белән котлый. Хәлләрен сорый. 
– Зур итеп землянка казыганнар. Бар да яхшы, борчылма, – ди Фирдүс әнисенә.  
– Ничек шалтырата алдың? – дип сорый аннан Гөлфирә.
– Без читтәрәк әле, – дип җавап кайтара Фирдүс.

“Кайтам. Балаларны ятим итмим”
– Хатыны Гөлчәчәк белән дә сөйләшкән ул. Кичке сигездә килен белән аралашып алдык, – дип сөйләвен дәвам итте Гөлфирә ханым. – Шул вакытта алар минага эләккән. Иртән иртүк Гөлчәчәк ишек шакый. “Фирдүс үлгән “, – ди. Арчада яшиләр, кайтып йөриләр иде. Фатир алгач бик куандым. Балалары әтисенә охшаган, кечкенәсе бигрәк тә. Шуларны күрсәм, Фирдүсемне күргән кебек була идем. Район башлыгына, хәрби комиссарга, Илнур Яруллинга, улым белән бергә һәлак булган Яңа Кишеттән Алмазның әнисе Гөлназның абыйсына, авыл җирлеге башлыгына рәхмәт. Кызым Арчага барып, барысына да минем исемнән рәхмәт әйтеп кайтты. Алар булмаса, нишләр идек? Үлгәннәре турында хәбәр килгән көннән гәүдәсен алып кайту артыннан йөрделәр. Беренче май көнне алып кайттылар. Үзебезнең авыл зиратына җирләдек. Алмазны күмгән арада ишегалдына алып кайтып тордылар. Битен ачып күрсәттеләр. Бер кешене күрмәдем, кочаклап рәхәтләнеп еладым. 

“Әни, кайтам. Бабай Бөек Ватан сугышыннан, Гомәр абый әфган сугышыннан исән-сау кайтты, мин дә кайтам. Балаларымны ятим итмим”, – дип китте.
 Язмышмы, күрәчәкме, гомере кыска булганмы –  ике һәм биш яшьлек балалары ятим калды шул. Командирлары килде. Алмазны да, улымны да мактадылар. Армиядә вакытта да рәхмәт хатлары ала идем. Эчмәде, тәртипсезләнмәде, гомере генә кыска булды шул балакаемның.
 Хәзер аның янында кечкенә кызы белән Гөлсинә. Оныгының әби, дип янында бөтерелгәненә куана Гөлфирә ханым. “Юанычым ул минем, хәсрәтемне беразга булса да басып тора”, – ди. – Алты оныгым, бер оныкчыгым бар. Алар кыска гомерле була күрмәсен.  

Шул арада нәни баласын күтәреп оныгы кайтып керде. Гөлсинәсе чәй өстәле әзерләргә кухняга чыгып китте. Аның нәни кызы әбисе янында бөтерелде. Бар да бөтен, бар да түгәрәк кебек тә... Ананың йөзе аларны күрү шатлыгыннан бер мәлгә генә яктырып китте дә, күзләрен тагын моңсулык басты. Шушы мизгелдә Фирдүсе “Әни, мин кайттым”, дип ишектән килеп керсә, аннан да бәхетле кеше булмас иде. Юк шул, юк, ул кайтмаячак. Гөлфирәнең йөрәгеннән китмәячәк тә.

https://heroes-tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев