Илназ Баһ: «Улымны бала тудыру йортыннан алып чыгасы көнне әтине җирләдек...»
Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһны тырыш, уңган кеше буларак белә идем. Өйләренә баргач, моңа тагын бер кат инандым. Ишегалдындагы, өйдәге күп кенә корылманы ул үз куллары белән ясаган. Әңгәмәбезне Илназның балачак елларыннан башладык... (Шәһри Казан, Эльвира Шакирова)
– Мин 7 айлык булып туганмын. Табиблар: “Исем кушып тормагыз, озак яшәмәс”, - дип әйткән булган. Балачакта да, үсә төшкәч тә, белгән кешеләр: “Бу шул баламы, шулай үстеме инде?” – дип сорыйлар иде. Төпчек бала булгач, әнигә ияреп йөрдем. Җиләккә, гөмбәгә, ашларга, кунакка әни белән бергә йөри идек. Кая барсак та, мине шигырь сөйләтеп, җырлатып, кесәгә кәнфит, прәнек ише тәм-томнар төяп җибәрәләр иде. Әнием 50 елдан артык медицина өлкәсендә хезмәт куйды. Балалар һәм йогышлы авырулар хастаханәләрендә эшләде, аннары тимер юл вокзалында эшчеләрнең сәламәтлеген тикшерде. Бәби туса да, кеше үлсә дә – гел әни янына килделәр, безнең өйдә һәрвакыт кеше булды. Әти балта остасы иде, аның белмәгән эше юк, бөтен авыл халкы әти янына килә иде.
– Әтиеңне югалтканга ничә ел? Ни сәбәпле мәрхүм булды?
– Әти киткәнгә 12 ел булды. Ул олы улым Камил тугач китеп барды. Әти 69 яшендә үлде, йөрәк диделәр. Аның беркайчан йөрәгенә зарланганы булмады, кинәт кенә вафат булды. Кичтән шалтыратыштык, котлады, “иртәгә бәбине каршы алырга киләбез”, диде. Әмма ул көнне әтине җирләргә кайттык. Башта әтине озаттык, икенче көнне Гүзәл белән Камилне бала тудыру йортыннан алып чыктык.
– Арча районы үзәгендә яшәгәч, музыка мәктәбенә йөрергә дә мөмкинлегең булгандыр?
– Үз теләгем белән сәнгать мәктәбенә укырга кердем. Урамда малайлар белән сугышып кергәннән соң, әнигә: “әйдә, мине мәктәпкә алып бар”, - дидем. Анда 6 ел укыдым. Ике мәктәпне дә бер елда тәмамладым. Мәктәпне тәмамлагач, музыка мәктәбе җитәкчесе Альберт Сәлахович мине Казан музыка училищесына алып барды. Тынлы уен кораллары бүлегенә укырга кердем, училищеда прокатка гобой дигән бик үзенчәлекле уен коралын бирделәр. Ләкин минем анда уйнарга теләгем булмады. Әгәр шул уен коралында уйнап йөрсәм, бәлки бүгенге көндә бу дәрәҗәләргә ирешмәгән дә булыр идем. Ул бүлектә ярты ел укыганнан соң, вокал бүлегенә күчтем.
– Илназ, син артист булып туган бала бит. Ни өчен училищедан соң татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кердең?
Дәвамын Шәһри Казанннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев