Иң яманы – сарык саву
Шура авылында булганда Кашшаф Рәхмәтуллин Рәшидә апасының шигырьләрен, көндәлекләрен биреп җибәргән иде.
Районның иң ерак почмагында яшәп яткан бу апа күп еллар элек редакциягә үзе килгән иде. Безгә язгалап тора иде ул. Ул чакта редакция кайчандыр бер байның ат абзары булган бинада урнашкан иде. Ат абзары булса да, стенасы калын, җәйләрен салкынча, кышларын җылы иде анда. Редакцияне катапханәнең “чормасына“ күчергәннән соң эссе җәйләрдә сагынып искә ала идек үзен. Хәзер ярый, кондиционерлар бар инде. Хәер, эссе җәйләр генә бетеп китте.
Ярар, болары сүз уңаеннан гына. Менә шул Рәшидә апаның язганнарын укып утырам. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь була. Зиннәтулла, Габделнур абыйларын сугышка алалар. Шул абыйларының кайсысыдыр хат яза. Өс-башка ни кигәнне, ашау-эчүләр – барын да сорашкан: “Сеңелләр укый аламы? Авылда ир-атлар бармы? Колхозда эшләр барамы? Өегез җылы буламы? Бабай исән-сау торамы? Атлар бик ябык түгелме? Сыерлар ничек тарталар? Суканы кемнәр сукалый? Арбаларны кемнәр ясый? Әбиләр нишләп ята? Заемны түләдегезме? Сарык ничек, саудырамы? Чабатаны кемнәр ясый? Язын-көзен ни киясез? Утынны ничек кисәсез?“
Балалар кечкенә, җавапны әниләре яза: “Авылыбызда дүрт бабай бар. Габдрахман карт арба ясый. Нигъмәтулла бабай камыт тегә, дуга бөгә. Илизар карт урак теши, чалгы кайрый. Туксан яшьлек Әхмәтхан бабай да хәйран гына эшкә ярый. Яшь киленнәр авылда юк, алар ерак – окоп казый. Бала-чага, әби-бабай чана белән станцадан чәчәргә дип орлык ташый. Иң яманы – сарык саву, тагаракка сикереп менә, аннан өскә сикереп төшә. 3-4 хатын көчкә җиңә, ул бит күпме генә сөтен бирә.
Ашау ягын әйтәсе юк, бөтен кеше чыпчык ашый. Бәрәңге күп эләкми, орлыкка да саласы бар, заданиене түлисе бар. Олы сеңлең бишенчедә, ул фермада дуңгыз карый. Кечкенәсе дүртенчедә, үгез җигеп көлтә ташый. Чабатаны эштән кайткач төне буе шулар ясый. Малай-шалай чытыр чаба, суканы шулар сукалый. Атлар ябык- күтәрәбез, ашау ягы такы-токы, ә каравын Җофар карый. Эш тукталмый, алга бара, бөтен кеше чатыр чаба – фашистларны җиңәргә кирәк! Көтә-көтә эчтә утлар яна, әмма сирәк килә хатыгыз, озакламый җиңеп кайтыгыз!“
Җавап хаты кыска була: “Җилләр исә ерактан, сугышлар булган яктан. Илләрдә сугыш бетмичә көтмәгез – кайтмам!“
10 яшьлек Рәшидә төнлә куян фермасында каравылда тора, ә көндез урак ура...
Әнкәй көтте, көнен-төнен көтте,
Еракларга төбәп күзләрен. Бүтән килмәде шул хатлары, сугыш бетте, илләр тынычланды, тик абыйлар гына кайтмады“.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев