erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Йөзенә чыккан»: Әнвәр Нургалиевның һәлак булган туганының балалары ни хәлдә?

Җырчының фанатлары Диана Сафарованың кызы турында борчылуларын белдерә.

Җырчы Әнвәр Нургалиевның фанатлары аның социаль челтәрдәге сәхифәсендә Диананың кызына күбрәк игътибар бирүне сорап комментарийлар калдыра. Алар фикеренчә, кыз үз-үзенә бикләнгән, әнисенең үлеме сәбәпле тирән кайгы кичерә. Артист блогерның балаларының ничек яшәве турында сөйләвен дәвам итә һәм мөмкин булганча аларның күңелләрен күрә. 

«Аишаның йөзенә чыккан. Күзләре моңсу. Аишага әнисе җитми, сезгә һәм хатыныгызга Диананың балаларына ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт. Кызчыкка кичерешләрен үзендә сакларга кирәкми. Мин әнине югалтуның нәрсә икәнен беләм», "Аиша яратуга, ана назына мохтаҗ. Бәлки, киресенчә, аның белән әнисе турында ешрак сөйләшергә кирәктер", – дигән комментарий  калдыралар битараф булмаган кешеләр.

Әнвәр Нургалиев иҗатын сөючеләргә игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул яхшылык кире кайтачак дип уйлый. Блогерның игезәк уллары әниләренең үлеме турында белми. Алар әниләрен сагыналар һәм аның кайтуын көтәләр дип белдергән җырчы. Аларның әтиләре дә сабыйлар тәрбияләүдә актив катнаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак Шәһри Казан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев