erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Ирем мине туйдырды"

Хөрмәтле редакция! Ирем бе­лән ун ел гомер итәбез. Моңа ка­дәр начар яшәмәдек төсле. Балалар бакчасына йөрүче ике балабыз, бергә салган йортыбыз, машиналарыбыз бар. Тик кешегә әйтергә дә оят – ирем мине туйдырды. Ул һәрчак ачуымны чыгара, кайчак балалар каршында да үземне тыеп кала алмыйм. Аның бар белгәне эш тә эш. Ул акча алып кайта, димәк, шуның белән эше беткән дип саный. Аерылышырга дисәң, җитди сәбәп тә юк сыман, тик болай да яшәп булмый, миңа нишләргә? Гөлия, Арча.

Укучыбыз соравына психолог Әлфия Гәрәева җавап бирә.
– Гөлия игътибарны күбрәк балаларга бирә бугай, конфликт шуннан килеп чыгарга мөмкин. Чыннан да, мәктәпкәчә яшьтәге балалар аеруча күп игътибар һәм тәрбия сорый, бу исә ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә киеренкелек тудырырга мөмкин. Гаиләгә һәм бала тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәк. Ял көннәрендә балаларны кемгә дә булса калдырып, ресторан яки кафега барып кайту, авылда яшәсәләр, бергәләп район үзәгенә барып яки табигатькә чыгып, үзләре генә аралашу комачау итмәс. Чөнки гаиләдә үзеңне әти-әни генә итеп түгел, ә ир белән хатын итеп тоеп, сөеп-сөелеп тә яши белергә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://arskmedia.ru/news/yazmyshlar/irem-mine-tuydyrdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхэтенэ чыдый алмый, эчеп,сугышып ,кыйнап торса нишлэр иде икэн?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхэтенэ чыдый алмый бу хатын

      2
      X