erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Иремне беренче мәхәббәтем очрашуга чакырды дип, алдан ук кисәттем

Бүген беренче мәхәббәтемне очраттым.Иртән юл аша чыгып барам. Светофорның кызыл уты янарга санаулы секундлар гына калган. Өстәвенә мин үкчәле ботинкамны кигән идем. Өстемдә тар итәк. Йөгереп булмый. Ашыгам.

 

Көттерергә яратмыйм мин. Минем аркада машина йөртүчеләр соңрак кузгалырга тиеш түгел бит инде! Тизрәк җитешим дип йөгергәндә, бер машина сигнал бирә башлады. Чабам бит инде, әле сиңа кызыл ут яна дип уйлыйм эчтән генә. Ә ул һаман кычкырта. Инде мин юлны чыгып, тротуар буйлап барам. Теге кара, зур машина бара торган юлыннан борылган да, минем арттан бара. Яхшылап карасам, руль артында Зөфәр! Моннан 20 ел элек миңа мәхәббәт турында җырлар җырлаган, соңгы акчасына да чәчәкләр ташыган Зөфәр үзе!

...Без аның белән институтның 3нче курсында укыганда танышкан идек. Икәү бер оешмада практика уздык. Ул минем иң саф, беренче мәхәббәтем иде. Юктан гына талашып аерылыштык без аның белән. Бик көнләшә иде ул. Талашканнан соң гафу да үтенмәде. Мин дә горур идем, янына бармадым. Һәм менә шул ике горур, тәкәббер адәм бүген нинди зур шәһәрнең юл чатында басып тора.

Зөфәр мине күрүгә шат иде, булса кирәк. Кич күрешергә сүз куешып аерылыштык. Телефон номерын да бирде хәтта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эштән соң кафеда күрештек. Бик озак сөйләшеп утырдык.  Иремне  дә беренче мәхәббәтем очрашуга чакырды дип, алдан ук кисәттем. Без бер-беребезгә шул кадәр ышанабыз ки, “Кайчан, ничәдә, кайдан килеп аласы?” – дип кенә сорады.

Зөфәр белән сөйләшкәннән соң шуны аңладым: әле ярый Ходай юлыбызны аерган да, минем юлыма иремне чыгарган. Ирем белән бәхетле яшәвемне мин болай да яхшы белә идем. Бу очрашудан соң моңа тагын да инандым. Зөфәр шундый ук көнче ир. Гәрчә, үзе сөйләве буенча, ике хатыны да шул көнчелеге аркасында аерылып киткәннәр. Ә ул үзгәрергә теләми дә, бу хәлләрдә үзен гаепле дип санамый да.

Гөлинә Хәкимова
http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/iremne-berenche-mkhbbtem-ochrashuga-chakyrdy-dip-aldan-uk-kisttem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре