Ирең читтә эшләсә...
Күптән түгел дальнобойщиклар көнен билгеләп үттеләр. Кем ничектер, гаиләне таркатучы эш дип саныйм мин аны. Шуңа бәйле бер тарих исемә төште. Исемнәрен үзгәртеп бирәм, үзләре укыса, танырлар. Бик якын дустымның гаиләсендә булган хәл бу...(»Сөембикә»).
Рәзиләнең ире Рөстәм районның газ идарәсе җитәкчесен йөртте башта. Рөстәмнең әтисе дә гомер буе колхозда Камаз машинасында эшләде. Әтисе эштән кайтканда аңа ияреп кайткан бензин исен, резина исен бик ярата иде ул. Ниндидер горурлык хисе тудыра ул исләр. Әтисенеке кебек Камаз машинасы колхоздар бер генә иде ул вакытта. Рөстәм әтисенең машинасына утырып колхоз басуына киткәндә күрше-тирә малайлары күзләрен мөлдерәтеп кызыгып карап калалар. Бәхетле балачак исе бензин исенә бәйле булып калды Рөстәм өчен. Уңыш исе, дәрәҗә исе иде ул.
Мәктәпне тәмамалагач та эшкә урнашты Рөстәм. Югары уку йортына читтән торып укырга керде. Хуҗасы – районның газ идарәсе җитәкчесе Мирфәиз Габбасович егетне ошатты, укып бетергәч эш тә ышандырды. Кулына диплом алганда Рөстәмнең инде газ идарәсендә эшлисе килү теләге беткән иде. Менеджер булып урнашты, Казаннан районга товар ташыды, аннары Рәзиләгә өйләнде. Ләкин нигәдер кешегә эшлисе килмәде, үз эше турында хыялланды. Район үзәгендә кибет ише эш ачуга караганда юлда йөреп ияләшкән ир үзенә Камаз машинасы алып, шуның белән йөреп эшләргә ниятләде. Дальнобойщик эшенә кызыкты Рөстәм. Яңа машина бәясе яшь гаилә күтәрерлек түгел иде шул, белдерү буенча алган Камаз еш ватыла торган булды. Киткән шәһәрләрендә атна буе йөреп кайтканнан соң икешәр атна машинасын төзәтә, эшләгән акчасы ремонтка кереп китә. Рәзилә каршы дәшмәде. Үз эшеңне ачканда авыр буласын аңлый иде ул, ничек тә сабыр итәргә тырышты. Ә акча һаман юк. Ярый әле Рәзилә үзе тормыш алып барырлык эштә эшли, алайса ничек яшиселәрен күз алдына китерү дә авыр булыр иде.
Ремонтка ничә йөз мең акчалар сарыф иткәннән соң Камазны сатып, бер оешмага урнашып яңа машинага утырды Рөстәм. Унбиш ел үзен эзләгәннән соң, ниһаять, күңеленә ошаган эшне тапты. Напарнигы белән икешәр атналык командировкаларга чиратлап йөрделәр. Ике атна эшләп кайта, ике атна өйдә тора Рөстәм. Дөресен генә әйткәндә, шушында районда көн саен эшкә барып йөрүче башка ирләрдән әлләни артык акча да эшләми иде ул. Гаиләсеннән аерылып китеп ярты ай буе читтә йөрергә шулкадәр ошый микәнни дип аптырый иде Рәзилә. Ә Рөстәм кайткан саен илнең төрле почмагында күргән матурлыклар, искиткеч табигать турында сөйләп туя алмый, иң рәхәт эш үзенеке дип саный.
Биш елга якын бергә эшләгәннән соң, ниһаять, напарнигы Олегның гаиләсе Рөстәмнәрне кунакка дәште. Танышып, өстәл артында сыйланганнан соң ирләр тәмәке тартырга урамга чыгып киттеләр. Света белән Рәзилә ярты ай ирсез яшәү турында, тормышлары, балалар турында сөйләшеп алдылар. Светаның: «Ике атна буе үземә генә авыр инде, ләкин акчасы яхшы бит, шул хакка түзмичә булмый», – дигәч, Рәмзия шикләнеп куйды. Сораштыра торгач, Олегның Рөстәмгә караганда ике тапкыр күбрәк акча алганы ачыкланды. Икесе бер үк күләмдә эшләп, нигә Рөстәм алай аз акча эшли икән дип аптырады Рәзилә. Светаның җавабы аны утырган урыныннан тора алмасылык хәлгә җиткерде. «Димәк, Рөстәм, акчасын сезгә генә томый», – диде, күзенә туп-туры карап. Икеләнерлек урын калмады... Рөстәмнең тагын бер гаиләсе бар! «Мин моны сиңа әйтергә дә тиеш түгел инде, ләкин Олег миңа сөйләгәч тә бик ярсыдым. Синең урында мин дә була алам бит. Берни булмагандай бу серне саклап яши алмыйм. Шуңа да сезне кунакка чакырттырдым инде. Ничек тә сиңа бу турыда әйтү җаен эзләдем» – дип сөйләп китте Света.
Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ire-chitt-eshls
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев