“Юеш була бит ул!”
Сезгә бер кызыклы хәл турында язарга булдым. Чүттән генә ирсез кала күрмәдем. Минем көнләшә, юктан кызык китә торган гадәтем бар.
Иремнең эшендә кияүгә чыкмаган Ләйсән исемле кыз эшли. Ул безнең тирәдә генә яши. Еш кына ирем аны машинасына утыртып эштән алып кайта.
Иремә ышанам, ул миңа беркайчан да хыянәт итмәячәк. Шулай да чит хатынның иремнең машинасына утырып йөрүенә эчем поша.
Беркөнне шушы хәлгә ачуым чыкты да, ирем белән әйткәләшә башладык. “Бар чыгып кит Ләйсәнең янына!” – дип кычкырганымны сизми дә калдым. Ә ул киенә башлады. Әллә чынлап та китәргә җыенамы? “Минем чалбар кая ул?” – дип сорый. “Стиралкада”, - дим. Яраткан чалбарын юарга куйган идем. Ирем куртка белән трусиктан кер юу машинасының юып бетергәнен көтеп утырды.
“Юеш була бит ул!” – дим. “Синең анда эшең булмасын!” – дигән иде, көлеп җибәрдем. Шулай итеп, икәүләшеп көлә-көлә дуслаштык. Әлбәттә, ирем беркая да китәргә җыенмаган, мине куркытырга гына теләгән. Мәхәббәтебез көчле, бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Чит-ятлар гына арага керә күрмәсен.
Гөлүсә, Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев