Юмор остасы Фәрит Галиев: «Мин бик көр, таза сабый булып туганмын»
Якташыбыз, юмор остасы Фәрит Галиев балачактагы каты авыртуы турында «Шәһри Казан» хәбәрчесенә сөйләгән
– Күпләр: “Син шундый ябык”, – ди. Аның сәбәбе балачакта ук яшеренә. Мин бик көр, таза сабый булып туганмын. Сөйләшә башлаганчы ук җырлаганмын. “Эх, сез матур кызлар”ны җырлый идең”, – дип искә ала әни. Сүзләренең рәте булмаган инде, тик көе яхшы чыккан. Менә шул вакытта бик каты күз тигән. Бик каты авырганмын, муен артына зур чуан чыккан. Әни: “Бу бала исән калырмы инде?” – дип борчылган. Кат-кат өшкереп, көч-хәл белән исән калганмын. Шул хәлдән соң ябыкканмын да инде. Бүген дә күз тиюдән интегәм. Берәр мәҗлескә чыгып керсәм, йокым кача. Артистлар өчен күз тию гадәти хәл. Кеше сокланып карап та күз тигезә ала бит. Минем үз күзем дә үземә тия. Ремонт ясаганда берәр эшем үтә яхшы килеп чыкса, “әйбәт булды бу”, – дип уйлавым гына җитә, шунда ук йә бармагыма китереп сугам, йә имгәнәм. Күз тиюгә бик ышанам. Берсендә әни белән әбине шашлык пешереп, сыйларга булдым. Бәрәңге бакчасына чыгып, карны чистартып, учак ягарга урын әзерләдем. Учак дөрләп янып китте. Бабай: “Абау, улым, бигрәк яхшы яна”, – дип әйтеп кенә бетерде, шул мизгелдә учак сүнде. Мондый хәлләрдән соң ышанмас җиреңнән ышанырсың. Балаларыма да сокланып карамыйм, гел “сөбханалла”, “күз тимәсен” дип әйтеп торам. Мине мактасалар: “Күз тимәсен дип әйтегез”, – дим.
Чыганак (дәвамы): Шәһри Казан
Фото Фәрит Галиевның ВК төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев