Кайгыда да, шатлыкта да бергә без
Мин иң бәхетле хатын идем. Яраткан ирем, кызыбыз туды. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә сынау әзерләгән булган икән. Ирем түзәр микән дигән сорау белән башланды һәр көнем ул вакытта...(»Сөембикә»,
Булачак ирем белән уртак дусларыбызның туган көнендә таныштык. Икебезнең дә югары уку йортының соңгы курсларында укыган чагы иде ул. Яшьлек. Дәрт ташып торган вакыт. Һәм без өч айдан соң бер-беребездән башка яши алмаганыбызны аңлап, өйләнешергә карар кылдык. Ике яктан да әти-әниләр башта каршы булды: «Сез әле бер-берегезне бик аз беләсез, соңыннан үкенечкә калмасын», – дисәләр дә, уебыздан кире кайтмадык. Бер-беребезгә булган җаваплы мәхәббәтебез бик көчле иде.
Гаилә тормышыбыз да матур башланды. Яратудан яралган гаилә иде бит ул. Һәрвакыт бергә булдык. Институттан бер-беребезне сагынып кайта идек. «Ничек бер-берегездән арымыйсыз соң сез?» – диләр иде дусларыбыз. Ә безгә шундый рәхәт иде. Укып бетереп, эшкә урнаштык.
Өч елдан соң кызыбыз туды. Мин аны бик авырлык белән таптым. Әмма кызым көчле булып чыкты. Бер ай хастаханәдә ятканнан соң безне өйгә җибәрделәр. Куркырлык урын юк, бала белән бар да яхшы дип ышандырдылар. Ул вакытта миннән дә бәхетле хатын-кыз булды микән?! Янәшәмдә яраткан ирем, кочагымда кызым, үз фатирыбыз бар, тормышыбыз җитеш.
Әмма тормыш сынаулар әзерли һәм ул сынаулар үтә дә кырыс була икән. Кызыбызга өч ай тулып, планлы тикшеренүләргә баргач, табиб баланың үсештә калышуын әйтте. Бу сүзләргә ышанмадык. Участок табибы нәрсә белә соң ул дип, махсус белгечләр сукмагын таптый башладык. Әмма алар безне шатландырырлык сүзләр әйтмәде. Кызыбызның баш мие зыянланган булып чыкты. Физик яктан гына түгел, психик яктан да проблемалар булачагын фаразладылар. Ирем белән баланы нинди генә табибларга алып бармадык. Мәскәүдәге бөтен балалар хастаханәсен йөреп чыктык. Көннәр үткән саен баланың яшьтәшләреннән калышканы аңлашылды. Аңа карап безнең йөрәк телгәләнде. Газиз балаңа ярдәм итә алмаудан да авыр нәрсә юк бу дөньяда.
Психиатр куйган диагнозны бик озак кабул итәргә теләмәдем, хәтта инвалидлык алудан баш тарттым. Юк, минем бала авыру түгел, без аны аякка бастырабыз дип уйладым. Баланы дәвалау безнең тормыш мәгънәсенә әйләнде. Кайларга гына йөртмәдек кызыбызны. Әмма аның хәле яхшы якка үзгәрмәде. Ул үз дөньясында яшәде. Яшьтәшләре балалар бакчасына киткәндә ул әле кулына кашык тотып ашый да белми иде.
Авыру бала тәрбияләү җиңел түгел. Ирләрнең гаиләдән китүләре турында бик күп ишеткәнем бар иде. Әмма иремнең балага мөнәсәбәтен күреп аның бу адымга бармаячагын аңладым. Ул эштән кайтуга бала янына ашыкты. «Син бераз ял ит, йөреп кайт», – дип, мәҗбүри диярлек өйдән чыгарып җибәрде. Ярты сәгать булса да йөреп кайту миңа көч өсти иде. Әти-әниләр дә авыр вакытта бик ярдәм иттеләр. Балага биш яшь тулгач, ирем миңа эшемә кайтырга тәкъдим итте. «Һаман бала турында уйлап, җүләрләнеп бетәчәксең, сиңа бераз булса да онытылырга кирәк», – диде. Бала белән ярты көн үзе утырды, ярты көнгә махсус тәрбияче алдык.
Эшкә чыгу чынлап та баладан кала да тормыш барлыгын аңларга ярдәм итте. Әмма өйдәге авыру балам уемнан китә алмады. Иремнең аның янында булуы, бала карарга алган булышчыбызның кызыбызга яхшы мөнәсәбәтен күргәч, бераз тынычландым. Якыннарыбыз безгә җайлап кына бер бала белән генә калмаска киңәш итә башлады. Әмма икенче балабыз да шулай булып туса дигән уй тагын бер бала табу турындагы уйны җиңде. Мин чынлап та курыктым. Ирем дә бала сорамады. Тормыштагы бу стресслар эзсез узмады – аналыгымда яман шеш барлыгы билгеле булды. Тиз арада операциягә кердем.
Шешнең кабат үсү мөмкинлеге булмасын дип аналыкны бөтен килеш алдыртырга уйладык. Шулай итеп, бик теләсәк тә, мин бала таба алмый торган хатынга әйләндем. Менә шул вакытта ирем өчен борчыла башладым. Ул сау-сәламәт, чибәр ир. Ә аның янәшәсендә авыру бала һәм ярым-йорты хатын дип уйладым. Һәр көн иртән, сынмас микән, дигән уй белән уяндым. Болай башка яши алмаганымны аңлагач, иремә аерылышырга тәкъдим иттем.
«Сезне ничек яратканымны аңламыйсың икән», – диде ул тыныч кына һәм башка бер сүз әйтмәде. Мин дә бу хакта сүз кузгатмадым. Әлеге сөйләшү үзем өчен кирәк булган икән, тынычландым. Ярты елдан соң кабат эшкә чыктым. Табиблар өметсез диюгә карамастан, кызыбызны терелтү теләге бетмәде. Һаман төрле үзәкләргә, табибларга йөрттек. Яшьтәшләре мәктәпкә киткәндә, кызыбыз авазлар чыгара, үзе чүлмәккә йөри башлады. Бу безнең өчен зур куаныч булды. Алга китеш бар бит дип уйладык.
Тик өметләребез акланмады. Ике елдан соң кызыбыз гап-гади грипп авыруы белән авырып, безне калдырып китеп барды. Кызыбызның үлемен икебез дә бик авыр кабул иттек. Дөнья буш һәм мәгънәсезгә әйләнде. Өйдә нишләргә белми азапландык. Тормышыбыз гел кызыбыз тирәсендә бөтерелгән булган икән. «Ирем баланы жәлләп кенә китмәгәндер. Хәзер инде ул ирекле. Китәм дисә каршы килмәм, сау-сәламәт хатынга өйләнер, балалары булыр. Аның бала сөяргә хакы юкмыни? Нигә әле мин аның бу бәхетенә киртә булырга тиеш», – дип уйладым. Үземне шул сөйләшүгә әзерләргә тырыштым.
Әмма андый сөйләшү булмады. Ирем мине ташламады. Киресенчә бөтен игътибарын миңа юнәлтте, аеруча нык кайгырта башлады. Уртак кайгы безне тагын да якынайтты. Яшьлектәге хисләр дә кайтты кебек.
Безнең башка балалар булмады. Бала турында бер тапкыр да аның да, минем дә сүз кузгаткан булмады. Менә инде чирек гасырга якын без бергә. Яшьлектәге кебек һаман җитәкләшеп йөрибез. Бер-беребезне сагынып эштән кайтабыз. Без бәхетле әти-әни була алмадык, әмма бик бәхетле ир белән хатын. Кайгыда да, шатлыкта да бергә...
Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kaygyda-da-shatlykta-da-berg-bez
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев