Кичерә алсаң, кичер
Гөлсинә Зәкиеваның чираттагы яңа повестен тәкъдим итәбез
Илленче еллар…
– Кирәкми, Габдрахман абый, кирәкми. Үтенеп сорыйм, кирәкми.
Әле 18 яше дә тулмаган кыз баланың ике кулы белән күкрәген төя-төя елавы да, үтенеп ялваруы да авылда колхоз рәисе урынын биләгән, үзен дөньяның тоткасы итеп тойган Габдрахманның таш бәгыренә үтеп кермәде. Ул эшен бетерде дә, чалбар төймәләрен төймәли-төймәли урыныннан торды һәм ертылып беткән күлмәге белән изүләрен капларга тырышып, гарипләнгән нәни кош баласы кебек бер почмакка сеңгән Зифага карады.
– Берәрсеннән берәр сүз ишетәм икән, шунда ук юк итәм. Мине беләсең, ике сөйләшергә яратмыйм, әйткән сүземдә торам, – дип янады да, лач итеп кырыйга төкереп, авыз эченнән нәрсәдер көйли-көйли канәгать нәсел үгезе кебек башын чөеп сарайдан чыгып китте.
Зифа торып басмакчы булды, әмма аякларының хәле юк иде, яңадан салам эскертенә ауды, кеше күрмәсә генә ярар иде, дип саламнарны йолкый-йолкый утырырга урын ясады һәм төн җиткәнне көтте. Шулай утыра торгач ул йоклап киткәнен дә сизми калган. Ниндидер кыштырдаган тавышка уянып китте. “Кемдер йөри бугай”, – дип уйлады кыз һәм куркуыннан бер почмакка посып тын да алырга куркып утырды.
Кызының төн уртасына кадәр йөрмәвен, һәрвакыт вакытында кайтуын белгән Саймә апа ул кичне үзенә урын таба алмады, капка төбе белән өй арасын таптады. Ахыр чиктә түзмәде, кулына фонарь алып эзләргә чыгып китте. Бөтен авылны әйләнеп чыкты ул, су буйларын, агач араларын карады, ферма тирәләрендә булды, тик Зифаны таба алмады. “Авыл башындагы ташландык сарайны гына карап киләм дә, анда да күренмәсә, колхоз рәисе янына барасы булыр. Халыкны торгызсын. Кеше кадәр кеше эзсез юкка чыга алмый бит инде”, – дип уйлады елаудан шешенеп беткән күзләрен сөртеп.
Сарайның тирә-юнен бер, ике әйләнеп чыкты, тавыш ишетелмәсме, дип тын калып тыңлап торып карады, эченә керергә генә батырчылыгы җитмәде. Инде кайтып китәм дигәндә генә кыштырдаган тавыш ишетеп туктап калды.
– Кем бар анда? Зифа, кызым, син анда түгелме? Зифа? – дип дәште ул тирә-юнь тагын тынып калгач.
– Әни! Әни! – дип пышылдады кызның иреннәре.– Мин монда әни.
Кычкырып эндәшергә көче дә, хәле дә, тавышы да калмаган иде. Әнисе аны эзләп чыккан! Китеп кенә бара күрмәсен, дип куркып, кыз саламны кыштырдатырга тотынды. Курыкканга куш, диләр, колагыма гына ишетелде ахры, дип кире кайтыр юлга борылган гына иде Саймә апа, тавыш кабат сагаерга мәҗбүр итте. Бу юлы ул куркуы турында да онытып, сарай ишеген ачты, эчкә узды һәм күзе фонарь утының тонык кына яктысында салам өеме янында куырылып бетеп утырган кызына төште.
– Зифа, Зифа, кызым, ни булды, – дип аңа таба ташланды, кызының ярым ялангач утыруын, битендәге сугудан килеп чыккан күгәрекләрне, шешенеп беткән күзләрен күреп эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук аңлап алды.
– Кем? – дип сорады.
– Габдрахман абый, – диюгә, кеше ишетмәсен тагын, дип учы белән кызының авызын каплады.
– Дәшмә, кызым. Башыңа җитәр. Ерткыч бит ул. Әйдә, авыл уянганчы өйгә кайтыйк, шунда уйлашырбыз, – дип кызына торырга булышты, өстендәге бишмәтен салып, Зифаның иңнәрен каплады, җилкәсеннән ныгытып тотып, ишеккә таба алып китте.
Озак вакыт бер урында утырган кызның аяклары оеган, атламый. Канга баткан күлмәк итәкләре тәненә ябышкан. Бөтен тәне төнге салкынча һаваданмы, артык борчылуданмы, дерелди башлады. Ачык күкрәкләрен куллары белән каплап, кыз әнисенә елышты һәм үзенең көчсезлегеннән елап җибәрде.
– Елама, балам, елама, түз, синең терәгең мин бар әле, югалмабыз, авырлыкны җиңеп чыгарбыз, – диде Саймә үзе дә күз яшьләрен чак тыеп торып.
Беренче таң әтәче тавышы ана белән кызны айнытып җибәрде. Каядыр этләр дә өрә башлады. Тизрәк өйгә кайтырга кирәк иде. Югыйсә, берәрсе күреп алса, бөтен авылга ямьсез хәбәр таралачак һәм ул Зифаның башына ук җитәчәк.
Өйгә кайткач, Саймә кызын юындырып, чиста күлмәкләр киертте, кайнар чәй эчертте, йокларга салды, әле дә дерелдәве бетмәгәнне күреп, өстенә калын мамык юрган япты, Зифа йоклап киткәнче кулларын сыйпап янында утырды. Аннан канлы, ертылып беткән күлмәген бер капка салып, Габдрахманнарга таба китте. Кансыз, миһербансыз кеше булуы турында авылга гына түгел, тирә-юньгә даны таралган ирдән уңай җавап көтмәсә дә, ананың күңеле әрни иде, эшләгән әшәкелеге турында йөзенә бәреп әйтеп булса да, ачуын басасы килде.
Капканы ачып керүгә үк ул Габдрахман белән күзгә-күз очрашты. Саймәнең нәрсәгә килүен шунда ук аңлап алды ир. Тизрәк чыгарып җибәрү ягын карады.
– Габрахман, бу хәлләрдән соң син Зифага өйләнергә тиеш. Зинһар, харап итмә баланы. Әле аңа 18 яшь тә тулмаган бит, – дип өзгәләнде ул.
Тик аның сүзләре һавада асылынып калды.
– Өйләнергә? Синең кызыңамы? Минем андыйлар буа буарлык. Барысына да өйләнә башласам, өйдә урын калмас, – дип ирнең шаркылдап көлүе баш миен алып аткандай итте. – Бар, ычкын моннан, башка безнең өйдә эзең булмасын. Тавышланып йөрисең икән, икегезне дә төрмәдә черетәм. Минем бер сүзем җитә.
Саймәнең борылып чыгып китүдән башка чарасы калмады. Капканы ачкач ул артына борылып карады һәм өй ишеге янында бөтенесен ишетеп, авылдашының нигә килгәнен аңлап алып, агарынып-күгәренеп басып торган Габдрахманның әнисе Мәгъмүрәгә күзе төште. Күзләрендә бетмәс-төкәнмәс сагыш, чарасызлык күреп алды ул. Сүз катмакчы булып авызын ачкан иде, өлгерә алмый калды, ир аны этеп җибәреп, капканы бикләп үк куйды. Ә Саймә тотынып кала алмыйча, җиргә барып төште. “Нәрсә авызыңны ачып каттың? Бар, өйгә кер”, – дип әнисенә акырган тавышын гына ишетте ул Габдрахманның. Аннан көч-хәл белән торып басып, күлмәгеннән тузаннарны какты да, акрын гына адымнар белән өенә таба атлады. Урамнан түгел, кеше күрмәсен дип елга буеннан гына китте. “Бу явыздан барысын да көтәргә була. Мине төрмәгә тыкса, Зифаның башына җитәчәк”, – дип уйлады.
Хәер, болай да көн күрсәтмәде ул аларга. Икесен дә эшсез калдырды. Болай да очны-очка ялгап барган гаилә ничек яшәгәндер, бер Аллаһы Тәгалә дә, үзләре генә белә. Анысы бер хәл, күпмедер вакыттан соң Зифа үзенең көмәнле икәнен белде. Шул көнне кич аны Саймә бауга менгәндә тотып алып калды
– Син нишлисең, юләр кызый? – дип кычкырганын сизми дә калды.
– Әни, минем балам булачак. Сине дә газапка салып, үзем дә газап утында янганчы, үлүем яхшырак, – дип пышылдады кыз куркудан ап-ак булган иреннәре белән.
Саймә башта сүзсез калды, аннан катгый бер карарга килеп:
– Кызым, туасы җанны алай гына юк итеп булмый. Барысына да түзәрбез, без икәү әле, – диде.
Ана белән кыз җиргә утырып, кочаклашып бик озак елаштылар. Алда нәрсә буласы көн кебек ачык иде: озакламый авыл халкы беләчәк һәм Зифаның көмәнле булуы бөтен дөньяга таралачак. Гомер буе күзен ачтырмаячаклар, уйнашчы хатын исемен медаль итеп тагачаклар.
Шуларны уйлап, төне буе йокламады Саймә. Икенче көнне кызы белән сөйләште дә, район үзәгендә яшәүче туганы Гандәлиф янына китте.
– Саймә? Ни эшләп йөрисең? Ни булды? Йөзең качкан. Әйдә, әйдә, кер, – дип өйгә чакырды аны Гандәлиф.
Чәй өстәле янында Саймә аңа бәйнә-бәйнә барын да сөйләп бирде.
– Ах, җир бит, оятсыз, ничек аны җир күтәреп тора, – дип ярсыды хатын, шул минутта Габдрахман каршына килеп чыкса, муенын чәйнәп өзәрлек дәрәҗәгә килеп. – Болай гына калдырырга ярамый, сеңлем. Нәрсәдер эшләргә, утыртырга кирәк аны. Яшь баланы көчләгән өчен утыртырга.
– Ә ничек исбатламакчы буласың, апай? Безнең түгел, аның сүзенә ышаначаклар. Ул өстен чыгачак. Бөтен авырлык Зифа белән миңа төшәчәк.
– Анысы да дөрес. Монда уйламыйча эшләргә ярамый.
– Апай, әгәр Зифа бала тапканчы синдә торса? Эшкә дә керер, сиңа да булышыр. Киләчәктә күз күрер иде әле, – дип куйды шактый вакыт сүзсез торганнан соң Саймә.
– Кара, яхшы фикер бит бу. Миңа да иптәш булыр, – дип сөенеп риза булды Гандәлиф.
Шулай Зифа район үзәгендә апайларында яши башлады. Авыл халкы Саймә кызы авылдан киткән, районга эшкә кергән, шунда яши икән, дип бермәл гөжләп алды да, тынды. Бары тик Мәгъмүрә генә үзенә урын таба алмады. “Юкка түгел бу, юкка түгел. Тик торганда өеннән чыгып китми берәү дә”, – дип уйлап, беркөнне улы авылда юк чакны туры китереп Саймәләргә юнәлде. Ишегалдында тавыкларга җим биреп йөргән хуҗабикә капкадан кереп килгән көтелмәгән кунакны күреп югалып калды, әмма бик тиз үзен кулга алды һәм тураеп басып Мәгъмүрәгә текәлде.
– Ни йомыш? Тагын кай җиребез ошамады? Мине дә авылдан кудырасыгыз киләме әллә? Көтмәгез дә, китмим, – диде ул беренче булып сүз башлап.
– Ни сөйлисең син, Саймә? Хәлегезне белеп чыгыйм, дидем. Зифа район үзәгенә киткән икән. Тиктомалга түгел бу. Гомер булмаганны буталчык төшләр дә күрдем. Балага узмагандыр бит?
– Узса нәрсә? Габдрахманны өйләндерәсеңме әллә? Әллә тумас борын баланы үтерергә уйлыйсыңмы?
– Минем белән алай сөйләшмә әле, Саймә. Мин үзем дә бернишли алмыйм бит. Артык сүз эндәшергә дә куркам.
Аның бу сүзләреннән соң Саймә ни әйтергә белми тынып калды. Каты бәрелүенә уңайсызланып та куйды. Үз баласыннан коты алынып торсын инде. Хәер, Габдрахман җансыз, йөрәксез кеше бит, бөтенесен көтәргә мөмкин.
– Кичерә алсаң, кичер, Саймә, – диде Мәгъмүрә хатынның күзләренә курку катыш өмет белән карап.
– Миннән түгел, Зифадан гафу сорарга кирәк.
– Зифа алдында гаебем зур. Кичерә алса, кичерсен бала. Югыйсә, теге дөньяга китәсе бар. Анда ни дип җавап бирермен?
– Аллаһы Тәгалә кичерсен, Мәгъмүрә, – диде дә Саймә, минем сүзем бетте, дигәндәй, өйгә таба борылды.
– Кичерә алсагыз, кичерегез, зинһар. Телисеңме, каршыңа тезләнәм? Зифаның аяк астында туфрак булырга да әзермен. Кичерә генә күрсен.
Хатынның күз яшьләре катыш әйткән бу сүзләре Саймәне ярты юлда туктап калырга мәҗбүр итте. Жәлләп тә куйды ул аны. Аннан Зифасы күз алдына килеп басты. Аны кем жәлләр?
– Син аның аяк астында туфрак булудан ни файда? Шул туфракта бер гөнаһсыз баланы рәнҗеткән, гомерлеккә кеше күзенә карарлыгын калдырмаган синең кансыз улыңның эзләре дә бар бит. Бар, кит яхшы чакта, Мәгъмүрә. Ачуымны чыгарма.
Бу сүзләрдән мескен хатын тагын да куырылып килде, бөкрәеп бетеп диярлек көчкә аякларын сөйрәп капкадан чыгып китте.
– Син түгел, Габдрахман килеп гафу сорарга тиеш, – дип уйлап куйды Саймә, шул турыда Мәгъмүрәгә әйтергә дип капкага таба адым ясады, әмма бу фикеренең мәгънәсез булуына төшенеп, көрсенеп куйды… (дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев