Көнчелеге аркасында баласын да югалтты
Илнур башта ышанмады. Ничек инде, аның Гөлчирәсе кемгәдер аны алыштыра алсын ди? Уйлап карасаң, аның бит вакыты да юк.
Иртән эшкә бергә баралар, бергә кайталар, өйдә дә, ял көннәрендә дә бергә...
Югалган бәхет
“Йөрәгемне алмагыз! Бер балам бар… Доктор, йөрәгемне алсагыз, ничек яшәрмен соң? Җаныма тимәгез”, – дип үрсәләнеп, мендәр читенә чытырдап ябышып, саташып елап яткан хатынын Илнур уятырга кыймады. Ул гына да түгел, аңа бераз кызык та иде. Тагын ниләр сөйләр икән? Көнчелектән аңы томаланып, зур хата эшләгән ир шикләнгән күңелен тагын бераз басар өчен тыңлап ятты. Инде ничәнче тапкыр шулай...
Гөлчирә саташуында өзек-өзек сулкылдап елый да, бераз буталчыграк итеп сөйләнеп ала.
Илнур уйга батты. Әллә нәрсә булды бу арада аларның тормышында. Тынычлык югалды. Барысы да Илнурның уртанчы абыйсы Зәкинурның кемнәндер ишеткән “зур сер”ен энесенә ачудан башланды.
Илнур башта ышанмады. Ничек инде, аның Гөлчирәсе кемгәдер аны алыштыра алсын ди? Уйлап карасаң, аның бит вакыты да юк. Иртән эшкә бергә баралар, бергә кайталар, өйдә дә, ял көннәрендә дә бергә. Шикләнерлек сәбәп тә юк. Тик Илнурга мондый сүзләрне бертуган абыйсы җиткергән икән, ничек ышанмыйсың?!
– Йөри ул, синнән көлеп йөри. Ә син – чүпрәк! Гел шундый йомшак холыклы булдың! Әнә, мин хатынны ничек тотам, – диде Зәкинур зур йодрыгын күкрәк тирәсендә болгап.
– Соң алай кул күтәреп яшәп тә булмый бит инде, мин алай итә алмас идем, – диде Илнур абыйсы авызыннан чыккан “яңалыктан” тыныч калырга тырышып. Ә Зәкинур хатынын гел кыйнап, кыерсытып яшәде. Уйлап карасаң, җиңги тиешле кеше шундый тормышка лаек та иде бугай. Килен булып төшкәндә үк зур корсак күтәреп килде, зәһәр һәм көнче иде. Өйләнешеп ике ай узуга, әби-бабайны бәхетле итеп малай да алып кайтты. Тик бала бераз зәгыйфьрәк иде. Илнур ул вакытта мәктәптә генә укый иде әле. Гаиләле тормышның төрле ыгы-зыгысын шул чактан ук күреп үсте.
Олы абыйсы икенче тапкыр өйләнеп, күрше авылда төпләнеп яши иде. Беренче хатыныннан аерылгач, кем булса да ярый дигәндәй, бер кайда да укымаган, эшләргә теләмәгән бер карт кызны үзенә яр итте дә, тиз генә өйләнеп тә куйды. Бер кызлары туды. Шулай да сирәк-мирәк кайткалаганда олы абыйсының бәхет эчендә йөзмәгәнлеген Илнур чамалый иде.
Илнур Гөлчирә белән йөри башлагач та, ике абыйсы да, җиңгиләр дә тынгылыкларын югалтты. Болар киләчәктә өйләнешә калсалар, бездән яхшырак яшәячәкләр бит, дигән әшәке корт кимерде аларның күңелләрен. Чөнки Гөлчирә яхшы, хәлле гаиләдән. Илнур да сыната торган егетләрдән түгел, тик бераз юашрак һәм кыюсызрак. Армия хезмәтен тәмамлап кайткан, югары белем алган, инде бераз эшләп, өй салырга да ниятләп йөргән егет иде.
...Гадәттәгечә, никах кыз ягында зурлап ике көн дәвамында үтте. Егет ягы туганнары – ике абый гаиләсе дә “бәйрәмгә безнең бернинди дә катнашыбыз юк”, дигән кыяфәт чыгарып утырды. Бу мизгелдә кунакларның күңелләрен күтәрергә теләп бар тырышлыкларын куйган кода-кодачалар да көчсез иде. Никах ашы зурлап, һәр гореф-гадәтне искә алып, матур үтте. Кәефсез булып, эчләреннән янып утырган ике абый һәм җиңгинең хәлен Илнурдан башка калганнар сизмәде дә кебек. Ә менә әниләре, хәлне никахтан кайткан вакытта машинада тойды.
– Сез мине 15 яшемнән читкә чыгарып җибәрдегез дә, котылдыгыз. Кирәкми миңа укымаган хатын, тормыйм мин аның белән, - дип әйтеп салмасынмы өлкән улы Галинур.
Әни кеше үзен сабыр тотарга тырышты. Улының интернатта торып укуын, үз авылларында мәктәп булмау белән бәйле икәнен йөздә беренче мәртәбә аңлатып карады. Ә хатынына – өлкән киленгә килгәндә, беркем кысылмавын, үзе теләп беренчесеннән аерылуын, икенче тапкыр да бер кешедән дә киңәш сорап тормыйча өйгә алып кайтуын ачуланыбрак әйтеп салды. Аның үзенә генә дә зурлап ике тапкыр туй үткәрүләрен исенә төшерде. Боларның барысын да килен үзе дә ишетеп утыра иде. Иренең үзенә карата мондый фикереннән бик ачуы чыкты, елан кебек ысылдап:
– Өйләнмәскә идең, аерыл! Өченчесенә өйлән! Менә мин әйтте диярсез, бергә тора алмаячак алар! Гөлчирәсе укыган булса да, бик яшь.
Машина эчендәге мондый сөйләшүдән уртанчы килен ләззәт алып барды. Аңарда бу минутларда башка кеше кайгысы түгел, үзенеке үзәктә иде. Ничек тә икенче елга укырга керергә, югары уку йорты бетерергә кирәк дигән уйлар баш миен бораулады.
– Беткән инде, бу машинасы да! Атаңнан калган мал булмагач, шулай инде ул! Тизлек тә арттырып булмый, сатарга кирәк, – дип сөйләнә-сөйләнә әнисе белән абыйсының әйткәләшеп баруына ачуы чыгып, Зәкинур иске “Нива” машинасының газына бөтен көче белән басып, машинаны бар куәтенә куды. Һәм кинәт теманы борып әйтеп салды. – Киленегез бик яшь булды, озак торырлар микән болар?
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/koncelege-arkasynda-balasyn-da-iugaltty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев