Кызымны чиркәүгә алып баралар
Балалар үскән саен, борчулар да алар артыннан үсә икән. Кечкенә чакта авырганнары, сүз тыңламаганнары, начар билге алганнары өчен борчыласың, балалар үскәч, болар барысы да вак-төяк кенә булып кала икән.
Без кушма милләтле авылда яшибез. Татарлар да, марилар да, керәшеннәр дә, руслар да бар монда. Һәрвакыт бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәдек, берәүне дә милләте буенча аерып карамадык. Бергә булыйк, аерым яшик дигәндәй, һәркемнең үз гаиләсе, үз тормышы иде. Алдагысы өчен борчылмадык. Ләкин безгә дә борчылыр көн килеп җитте...
Бердәнбер кызыбыз Миләүшә керәшен егете белән очрашып йөри башлаганын белдек. Мәктәптә укыйлар иде әле алар ул вакытта. Мәктәп яше мәхәббәте озакка бармас, аерылышырлар әле дип, күңелгә якын алмадык. Егет тә бик матур үрнәк гаиләдән. Әнисе укытучы, әтисе дә администрациядә эшли. Миләүшә дә ул укытучыда укыды. Аларны авылда ихтирам итәләр, яраталар. Әйе, чынлап, күңелгә хуш килерлек гаилә, үзебезнең күз алдында яшиләр. Ләкин, диннәре башка, керәшеннәр.
Миләүшә Казанга укырга керде. Ләкин Алексей белән аралары өзелмәде. Казан кадәр Казанда яшәп ник бер татар егете юкмыни дип, әбисе бик борчылды, үзенә дә әйтте Миләүшәнең. «Минем егетем бар инде», – дип кенә җавап бирде. Беләм, Алексейның да әти-әнисе Миләүшәне ошаталар. Кибет-фәләндә очрашсак, якын итеп исәнләшә, хәлләрне белешә әнисе. Алар да борчылганнардыр инде. Бер авылда яшәгәч, ике милләт кешесенең кушылып, соңыннан аерылышкан мисаллары турында икебез дә күреп-ишетеп торабыз. Яшь вакытта нәрсә дә бата, яши башлагач, төртелерлек урыннар күп булырга мөмкин бит. Шулай булып чыкты да...
Миләүшә 4 нче курсны тәмамалагач, Алексей белән өйләнешергә булдылар. Миләүшә – безнең бердәнбер балабыз. Аңа дошман буласы килмәде, риза булмаска кыюлык җитмәде, ризалаштык. «Кызым, авырлыклар күбрәк була андый гаиләдә, тагын бер кат уйла. Без ничек хәл итсәң дә, ризалашырбыз. Ләкин бу уен эш түгел», – дип әйттем. «Биш ел буе очрашып йөргән егетне мин сездән яхшырак беләм. Алексей башкалар кебек түгел, ул никах укытырга да риза», – диде Милүәшә. Әйе, йоласын туры китереп, кыз сорарга килгәч, кызны никах укытып бирергә сөйләштек.
Никах буласы көнне яулыклар ябып, түбәтәйләр киеп килде егет ягы. Хәзрәт никах укыганда кияү иман кәлимәсен әйтте, барлык кунаклар кул күтәреп, дога кылганга кушылып утырдылар. Дөресен әйтим, минем йөрәгем жу итте ул чакта. Икенче дингә килеп, аларча утырырга туры килмәсен дип теләдем, кодаларны бераз кызгандым да. Алар да балалары хакына шулай эшлиләр бит, үз теләкләре белән түгел... Никах укытып, туйлар уздырдык. Авыр көне шул никахта гына булды. Туйда дингә кагылыш юк бит инде ул, алып баручы русча да, татарча да сөйләде. Кияү ягы керәшеннәр булгач, алар болай да татарча сөйләшәләр.
Туйлар узып, берничә айдан соң Миләүшә елап шалтырата миңа: «Әни, мине чиркәүгә алып баралар», – ди. Телефон трубкасы кулдан төшеп китә язды, урындыкка барып утырдым. Кияү Алексей Миләүшәгә: «Әни безгә венчание уздырырга тели», – дигән. Миләүшә, нигә миннән сорамадылар, мин каршы, дип җавап биргән. Ләкин кодагый аннары үзе сөйләшкән. «Миләүшә, син керәшенгә кияүгә чыгасыңны белдең. Безнең дин – башка. Без никахны кабул иттек, хөрмәт күрсәттек. Син дә безгә хөрмәт күрсәт, иреңнең дине буенча венчание узыгыз», – дигән. Иң аянычлысы шул – мин каршы әйтерлек бер сүз дә тапмадым! Кодагый дөрес әйтә бит! Алар – егет ягы, үз диннәрен алга чыгарырга, киленнәреннән шуны таләп итәргә хаклы. Ләкин бу шулай булыр дип уйлап та карамадык, алдан сөйләшү дә булмады. Хәзер Миләүшәнең ике генә юлы бар: йә венчаниега бара, диненә хыянәт итә, йә аерылыша. Алексейны ярата ул, тормышта борчылырлык сәбәбе юк. Ләкин венчаниега баруга каршы, ул моны кабул итә алмый. Кодагыйлар ачуланмыйлар, сүзгә килмиләр, талашмыйлар. Бары тик таләп итәләр.
Кызыма нинди киңәш бирим? Гаиләсен саклап калыр өчен динен алыштырыргамы, аерылышып, бәхетсез булып яшәргәме? Ул миннән киңәш көтә. Ә минем җавап юк...
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzymny-chirkg-alyp-baralar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев