erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Луиза Закирова: «Әни дә: “Мин үлсәм, иң авыры сиңа булыр», дия иде»

“Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе алып баручысы Луиза Закирова белән әңгәмәне «Шәһри Казан» тәкьдим итә.

– Гаиләгезгә зур кайгы килгән. Күптән түгел генә әниегез бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын. Озак авырдымы?
– Әнинең кырыгын үткәрдек. Ул бер елдан артык авырды. Башында яман шеш таптылар. Әнине югалту – иң зур сынауларның берсе булды. Безнең арада сүз белән аңлатып булмаслык көчле бәйләнеш иде. Шәһәрнең бер башыннан Авиатөзелеш районына әни белән күрешергә һәркөнне йөрдем. Әни – минем галәмем булды. Ул беркайчан авырмады, хәрәкәтләнеп торды. Лаеклы ялга чыкканына ике көн генә узды, диагнозы билгеле булды. Рәхәтләнеп ял итәргә дә җитешмәде. Энем эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әнием авырса да, аңа булышты. “Эшләмичә булдыра алмыйм”, – диде. 
Гел көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Әнинең авыруы июньдә ачыкланды, шулай кыш көне аның янына кунакка бардым. Өйдә ниндидер ят ис сиздем. Әнинең йөзендә нур юк иде. Шул көнне өйгә елый-елый кайттым. Аның үлемен ярты ел алдан сизгән булганмын икән. Әни дә: “Мин үлсәм, иң авыры сиңа булыр. Минсез яши алмассың дип куркам”, – дигән иде. Дөрестән дә, әнисез көннәр бик авыр. Беркайчан мәет күргәнем булмады һәм ул мәет әнием булыр дип беркайчан уйламас идем. Әни бөтен авырлыклардан саклап, яклап торды.

– Әниегез җан биргәндә янәшәсендә була алдыгызмы?
– Ул безнең күз алдында үлде. Әни аңын югалтты, табиблар күп калмады диделәр... Әни өч көн эчендә сүрелде. Ике туган энем, әнинең баш өстендә Коръән укырга керде. Без аз гына алданрак янында утырдык. Ул бик авыр сулый иде әле. Энем: “Апа, суламый”, – дип әйтте. Үз гомеремдә беренче тапкыр мәет күрдем. Әни 63 яшендә якты дөньяны калдырып китте. Бу бөтен гаиләбез өчен зур кайгы. Энемнең, әтинең, минем холыкларыбыз авыр. Әнием барыбызны җыеп тотты. Онкология юктан гына барлыкка килми диләр бит. Барысына түзде, искиткеч сабыр булды. Хәтта баламны укырга, санарга да әни өйрәтте. 

– Әтиегез дә бу югалтуны бик авыр кичерәдер...
– Әтинең мөмкинлекләре чикле. Аның буыннары сызлый. Аякларында ике буыны алыштырылган. Ул иелеп аягына оекбаш та кия алмый. Әти 40 яшендә үк авырый башлады. Тик әти төшенкелекә бирелмәде. Хастаханәдә дә аны: “Палатага психолог итеп куярга була”, – дип әйтә табиблар. Әти беркайчан зарланмады. 
Әтигә төшкән авырлыкны, үзе хастаханәгә киткәч кенә аңладык. Төннәрен әнине әти карый иде. Беренче тапкыр кунганнан соң үзенә шалтыратырга булдым. Әни сәгать саен уянды, борчылды. Әти ярты ел тынычлап йоклый да алмаган икән бит. Элек әти бик кырыс иде. Әни авырый башлагач, нык үзгәрде. Хәзер ул әни урынына калды. Сүз уңаеннан, аның бит туган көне җитте. Аңа барысы өчен дә рәхмәт әйтәм, баш иям. Әти таләпчән булса да, безгә наз бирә алды. Искиткеч матур, тату гаиләдә тәрбияләндем. Әти-әниләр аерым ял да итмәделәр, кунакка да йөрмәделәр. Бәхетле булдым. 

– Улыгызга бу хәбәрне ничек җиткердегез. Дәү әнисе белән бик якын мөнәсәбәтләрдә булганнар бит. 
– Улыма ун гына яшь булса да, ул олыларча фикер йөртә. Аңа бу хәбәрне иремнең әнисе әйткән. Самат бик нык елады. Якын кешесен бик иртә югалтты, сабый. Улым –юанычым. Күңелем тулган вакытларда да Самат тынычландыра: “Әнием, елама. Дәү әни безнең янда, күкләрдә генә бит”, – дип әйтеп куя. Ирем белән мөнәсәбәтләрне дә кайвакыт улым көйли. Акыллы, зирәк балакаем. Кирәк вакытта хәйләкәр дә була белә. Улым иң зур уңышларымның берсе. Киләчәктә тормышын иҗат белән бәйләсә, шатланыр идем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Авыр чакта яныгызда кемнәр булды?
– Мин бөтен туганнарга бик рәхмәтле, авыр вакытта яныбызда булдылар, төрлечә ярдәм итәргә тырыштылар. Энем гаиләсе белән Төркиядән әнине карар өчен күченеп кайтты, киленебез Гүзәл бер тапкыр да әнине карарга да, миңа булышырга да кыенсынмады. Әтинең әнисе, безнең дәү әниебез беренче көннән үк әни янында булды, стресстан үзенә инсульт “сукты”, аяксыз калды, әнинең бертуган апасы Рәшидә апайның килмәгән көне булмады, ерак димәде, Арчадан килеп җитә иде. Алар биш бала, бөтенесе бик дуслар, әнинең китүен бик авыр кичерделәр. Туганнар бик кирәк, рәхәт чакта да, авыр чакта да.

– Беренче ирегез белән ни өчен аерылыштыгыз?
– Аның турында начар сүзләр сөйлисе килми. Тик ул минем белән бик начар, дорфа кыланды. Мөнәсәбәтләрне туктату дөрес адым булган. Күп вакытта кеше нәрсә әйтер дип куркып, дәшми калабыз. Без стереотиплар дөньясында яшибез. “Татарда андый әйбер юк. Аерыласың икән, ирең кул күтәрә икән, син аның турында әйтергә тиеш түгел”, – дип фикер йөртүчеләр аз түгел. Ә ни өчен әйтмәскә соң? Кешедән ихлас, ачык булуны таләп итәм. Үзем дә бу сүзләргә тугры калам. Ирдән аерылып кире әти-әниләр янына кайту авырга туры килде. Аерылу әти белән араларыбызны да бераз суытты. Әти алдан ук: “Бу синең тиң ярың түгел. Кияүгә чыкма”, – дип кисәткән иде. Ул вакытта мәхәббәттән башым әйләнгән булган. Әгәр сезгә карата мөнәсәбәт начар икән, бер көн дә түзмәгез. Мин дә үтеп китәр әле дип ышандым. Юк, үтеп китми икән. Кеше фикереннән курыкмагыз, түзеп яшәргә ярамый. Бу мөнәсәбәтләрдә начар якка үзгәрә башладым. Ул алдаудан да, гаделсез юлдан да курыкмый. Аллаһ Тәгалә уртак бала булудан саклап калды. Безне бернәрсә дә бәйләми...

Дәвамын Шәһри Казаннан укый аласыз. Фото Шәһри Казаннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев