erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Мин синең иреңне бәхетле итәм...»

Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез (»Сөембикә», Гөлнур Сафиуллина).

 


Ерактанрак башлыйм, шунсыз аңлашылмас... 

Мин әби белән генә үстем. Әнәй мине Үзбәкстаннан алып кайткан. Ул якларга бәхет эзләп чыгып киткән булган. Әти белән дә шунда танышканнар. Мин аның Ринат исемле икәнен генә беләм, үзен бер тапкыр да күргәнем булмады. Дөрес, миңа 2 яшь булганда аның хезмәт иткән частена барганбыз. Әнәй: «Син аны берничек хәтерли алмыйсың, бәләкәй идең бит», – дия иде. Тик мин әтинең үземне күтәреп күккә югары чөйгәнен беләм кебек... (Елый.) 

Ә аннары әни башка авылга кияүгә китте. Безнең Иске Чокалы авылыннан 20 чакрымдагы Каракитәгә. Әби белән икәү генә калдык... Бу вакытта миңа 5 яшь иде. Әйтмичә китте... (Елый.) Нигә ташлап киткәнен аңламагангадыр, бу минем өчен бик зур хәсрәт булды. Хәер, әби өчен дә... «Болай да ятим идең, инде бөтенләй ятим калдың бит, кызым», – дип, аның елаганын хәтерлим. 

Үскәч: «Әнәй, нигә мине үзең белән алмадың?» – дип сораганым булды. Турыдан-туры әйтмәсә дә, аңладым: яңа гаиләсе кабул итмәгән. Төп йортка килен булып төшкән, ә ул чакта халык кырысрак иде бит. Аннан, мине алып китсә, әби дә үзе генә кала торган булган бит – анысын да уйлагандыр. Әни тагын дүрт бала тапты. Соңыннан бер сөйләшкәндә аның: «Кызым, ачуланма инде», – дигәне булды. «Юк, әни! Син бит мине дүрт туганлы иттең – югыйсә дөньяда берүзем булыр идем», – дидем... 

Әни үзе дә килә иде, каникулларга мине дә кунакка алып бара иде. Җәй көне дә барып тора идем аларга. Иң кызыгы: анда баргач – әбине, кайткач, әнине сагынып елый идем...

Сигезенче классны тәмамлагач, әнәй янына укырга Каракитәгә киттем – аларда унъеллык мәктәп бар. Сентябрь ае. Халык бәрәңге ала. Мин дә әбигә булышырга дип кайттым... 

Без аның белән шунда – ындырда таныштык. 

Мин үзебезнең буразнаны казып киләм, ул – үзләренекен. Ә аннары ындыр башында икәү сөйләшеп торабыз... Ул инде армиядән кайткан, озын буйлы, кап-кара чәчле. Чибәр! Ындыр башында гына яшәсә дә, мин аны моңарчы белми идем. Әби безне күрде дә, шунда ук барысын да аңлады бугай: «Кызым, сиңа кирәк кеше түгел ул, сөйләшмә! Бар, анаң янына кайт!» – диде. Аны тыңламыйча булмый иде...

 Әби соңыннан әйтә: «Син киткәнне күрде дә, көрәген ташлап, артыңнан чапты», – ди. Ул көнне әби дә мине Чүпрәлегә кадәр озата барды. Район үзәгендә, сарыкларына дип, өч сумлык ипи алды. Шуларны күтәреп кайтып китте, мин калдым. 

Ул китүгә, дуслары белән яныма Расих килеп басты. «Әйдә, үләнәм бүген сиңа!» – ди. Үзе эчкән... 

Ир-атлы гаиләдә үсмәгәнлектән, байтак кимчелекләрем бар минем... «Тыңламасам, дуслары шул кызны да алып кайта алмады диячәк. Ярар, ияреп кайтыйм, иптәшләре өйләнде дип уйласын. Әбидә кунармын да кире китәрмен», – дим үз-үземә. 

9 сентябрь бу. Мин – унынчы класс укучысы, 15 яшь... Кайттык. Кулымда химия, биология, физика китаплары салынган мәктәп сумкасы. Аягымда итек, үзем ялан-аяк. Әнисенең чип-чиста юылган идәннәренә аяк очына гына басып менәм, үзем: «Эзем калмаса ярар иде», – дип уйлыйм. Кергәч, дәреслекләр салынган сумкамны мич арасына куйдым. «Мин өйләнеп кайттым, әнәй. Аракың бармы?» – диде ул. Боларга эчәргә сәбәп кирәк булган икән... Расих миннән 6 яшькә олы иде. Армиядән соң калып, бер ел Германиядә хезмәт иткән, өстендә чит ил киемнәре – теләсә кайсы кызның күзе төшәрлек... 

Әнисе табынга бер шешә аракы чыгарып утыртты. Бер сүз дәшмәде. Улының холкын белгәнгә авыз ачып нидер әйтмәгән инде ул: эчсә, өйдәге бөтен әйберне кыра иде. Шешәнең төбенә төшкәч, кунаклар таралды, бу да ятып, гырылдап йоклап китте. Мин дә янына менеп яттым... 

Иртүк уяндым да, мич арасыннан мәктәп сумкасын алып, чыгып киттем – исәбем Каракитәгә бару. Тыкрыкта каршыма әби очрады. 
Кайда кундың? – ди.
Ык-мык киләм... Әби кычкырып-кычкырып ачуланырга кереште: 
– Син бит кияүгә киткәнсең! Иртүк Зәйтүнә килде, «кызың бездә» дип әйтергә...

 Аның мине орышкан тавышына тирә-күршеләр җыелды. 
– Әби, ул миңа кагылмады да! – дим, акланам.
– Алай булса, бар анаңа! – ди әби. 
Күршеләр сүзгә кушылды: 
– Алай булмый... Кызыңның хәзер кешедән калган дигән аты китә, – диләр. 

Әби дә икеләнеп калды. Шулай итеп, мин кире борылып кайттым. Һәм 10 ел яшәдем. Нәкъ бер елдан – 9 сентябрьдә олы малаем туды. Аннан икенчесе. Ә мәктәп... Укып бетердем мин аны! Кичке мәктәптә укыдым. Гел «бишле»гә генә! 

Ирем район үзәгенә барып, «Сельхозтехника»га эшкә урнашты. Безгә күп катлы йорттан фатир бирделәр. Беренче бала туганчы кайнана белән яшәдек әле. Дога булып барсын: ул мине бар эшкә дә өйрәтте. Әби дә килеште инде, нишләсен... Кайнанам аны бер мунчасыннан да калдырмады – дуслашып киттеләр. 


Аңлагансыздыр инде, ирем эчәргә яратты. Безнең арада мәхәббәт булдымы, әллә юкмы... Никах укылгач, ике арада хисләр кабына, диләр. Аның белән яшәгәндә яратуның нәрсә икәнен белмәдем, юк, ярата алмадым... Ияләшү аша килгән бер якынлык булды инде ул. Үз ирең бит – балаларыңның әтисе... Без баштан ук яхшы тормадык. Әмма бераздан тагын да зуррак проблемалар башланды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Берсендә әнисен алып Ульянга кунакка китте ул. Олы улыбыз беренче класска барган ел. Кайткач, кинәт югалды. Комбайнда эшли иде – эшендә юк. Дусларында да. Беркайда! Бөтен җирдән эзлим. Әнисенә кайтам – ул бер сүз дә дәшми. Бик кайгырдым! Берәр җиргә китеп, акчасын эчеп бетереп, кайта алмыйча ятамы икән, дим. Ульянга барып, вокзаллардан эзләп йөрдем. Милициягә дә бардым. Бер ай хәбәре булмады!.. 

Ә аннан кайтты – бернәрсә булмаган кебек. Ярый, бер югалды шулай, ике... Тели китә, тели кайта – фатир аныкы, яклаучым юк... Сизәм: суынды – борыла да ята аркасы белән. 
– Нәрсә булды соң? – дим. 
– Минем тагын хатыным бар, – ди. 

Ә мин икенчегә авырлы! Читтән караган кешегә аптырарлык хәлләр. Тормышыбыз әллә ни мантымады инде безнең. Булган әйберне дә, эчеп кайткач, ватып-җимереп бетерде. Кул да күтәрде. Олы малайга да бик нык эләкте. Каеш белән кыйный иде. Мәктәптән соң гына кайтабыз. Өйдә ут булса: «Әнәй бар, башта син кер, исерек түгелме икән? Ул йоклагач керермен», – дип, урамда кала иде. Аны кыйнатмас өчен үзем кыйналам – малайны кулыннан тартып алып өлгерәм, үзем чыгып качарга өлгермим... (Елый.) Мин дә олан гына бит әле...

 «Бала көтәм» дигәч, бер сүз әйтмәде. Алдырырга соң иде инде... Ул арада: «Мин синең иреңне бәхетле итәм», дигән хат килеп төште... Иремне яратмый идем, әмма бу хат килгәч, төн буе керфеккә керфек какмыйча чыктым... Ир бирмәк – җан бирмәк, диләр, дөрес икән... 

Расих югалды, дип, әбигә кайтып әйткәч: «Ирсез калдың», – дигән иде ул миңа. «Әби, исерек бит ул, кемгә кирәк?» – дим. «Чиләгенә капкачы табыла, – диде әби. – Эчсә соң, ул озын буйлы, матур...» Дөрестән дә шулай булды. Кем белән йөргәнен белмим, эч поша... Берсендә газетага нәрсәдер төреп кайткан, ә анда урам исеме язылган. Ульянга барып, ул урамның бөтен йортларын әйләнеп чыктым. Боларның фатирларына шалтыратам – ачучы юк. Күршеләре чыкты. Нәрсәгә килгәнемне ачыктан-ачык сөйлим бит инде: ирем китте, үзем менә бала көтәм, дим. «Әйе, озын буйлы бер чибәр ир-ат яши монда. Ә үзенең ирен полиция алып китте, утыртты бугай ул аны», – диләр. 

Ә бер кайтуында үзгәреп кайтты бу: араларында нидер булды, күрәсең. Икенче малай туды – аны да яратты. Кулына тотып күтәреп йөргәне: «Күзләрең нинди, улым?» – дигәне исемдә. Берара әйбәт кенә яшәдек. Ә Ульяннан бертуктамый хәбәр килә – аны переговорга чакыралар. Бармый. «Нигә бармыйсың соң, әйтеп кайт», – дим. «Кирәк булса, үзең сөйләш», – диде. Киттем! 

– Исемеңне әйт әле, – дим. 

Расих әйтмимени сиңа исемемне – Гуля мин. Әллә икенче олан табып безне куркытмакчы буласыңмы? Алимент түләрбез! – ди. 
– Барасы килми аның... Үзе эчә, үзе эшләми, нәрсәгә кирәк ул сиңа? – дим. 
– Булсын, эшләмәсен, эчсен, әмма мин аны түрдә генә утыртып торам, – дип җавап бирде. 

Юк, еламадым. Ул вакытта елаулар беткән иде инде. Хәзер менә ул чактагы үземне жәлләп елыйм... (Елый.)

 

Бездән ерак түгел әнәйнең апасы тора иде. Берсендә аларга мунчага төштек. Чабынып чыккач, чоландагы сәкегә утырдым. Ул вакыт таза идем – 130 килограмм. Сәке җимерелеп төште, ә аста апаның банка-банка компотлары... 

Аркамны төне буе тектеләр. Аннан палатага кертеп салдылар. Бер апа белән икәү генә идек. Иртән әниләре янына улы белән килене килде. Гел «Рамил» дип сөйләшәләр. Үз хәлем хәл булса да, боларны да тыңлап ятам. Минем әби үлгән ел иде ул – палатадашым шуңа да бик якын тоелды... 

Кунаклары киткәч, сөйләшә башладык. 
– Бөтен оланнарым бар да уңышлы булды, менә Рамилем генә... Шунысы өчен үзәгем өзелә... Хатыннан уңмады, яптырды... Аягына егылып инәлдек, әмма ул улым өстеннән бик каты торды, «утырсын», диде. Килен төнге сменадан кайтканда, улым йоклап китеп, каршыларга чыкмаган. Тавышланганнар... – ди. 

Ул сөйли, ә мин үземнекен уйлыйм. Расих йөргән хатын да ирен утырткан дип ишетеп кайттым бит. 
– Алар шулай инде, үз ирләрен утыртып куялар да, аннары кешенекеләр кирәк була, – дим. 
– Әйе, кызым, безнең киленне дә йөри, диләр. Улым аның янына кире кайтмакчы була да, белмим шул. Йөри торганы Чокалыдан, озын гына буйлы, мыеклы, диләр...
Апаны бүлдердем: 
– Расих исемлеме? – дим. 
– Шулай бугай, – ди ул. 
– Апа, минем ирем бит бу... Киленеңнең исемен әйт әле? – дим. 
Апам утырды да сүзсез калды: 
– Таем, ялгыш әйттем, белсәм, сөйләми идем, – ди. 

Шул көнне ишеттем: иремнең беренче мәхәббәте икән ул хатын. 

Кечкенә малайга 1 яшь булганда, бу тагын югалды. Бөтен нәрсәгә күнәсең икән: кайтуына, китүләренә дә ияләшенде... 

Көннәрдән бер көнне бер дус хатын: «Расихың йөри торган хатынның ире, кайтып, монда эшкә урнашкан. «Сельхозтехника» аңа фатир да биргән – безнең подъездда тора. Яхшыга охшаган ул ир. Ап-ак керләр юып элә. Хатынын алып кайтырга җыена-дыр – гаиләсез кешегә фатир бирмәсләр», – ди. 

Эчемә ут керде. Бу нинди яшәү була инде хәзер? Алар бит барыбер ташлашмаячак, оланнар каршында йөреп торырлармы икән?.. Уйладым-уйладым да, бер көнне кич белән эштән кайткач, киттем мин бу ир янына. Кердем, ашап утыра. (Елый.) Ике мойвасы калган. 
– Әйдә, табынга утырыгыз, – ди. 
Бардым да ишеккә сөялдем. 
– Мин – Расих хатыны... – дим. 
– Беләм, әллә кайчан күрсәттеләр инде, – ди. 
– Хатыныңны алып кайтырга җыенасың икән. Расих та шунда яши бит әле, – дим. Озак кына карап торды да болай диде: 
– Ярар, алар бергә яшәсеннәр, ә без бергә булыйк, туган...
 
Декабрьнең егерме сигезе иде бу. Ә апрельдә без никах укыттык... 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/min-sine-irene-bkhetle-itm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X