«Миңа рәнҗемә, мин китим бу дөньядан, бик арыдым, Мансурны детдомга бир...»
Җәйнең матур иртәсендә өч ел рәттән килеп тукталды ул хатын безнең капка төбендә. Өч ел рәттән бер үк вакытта килүенең сәбәбе – ул вакытта Пүләнкәдән безнең авылга йөри торган автобусның беренче рейсы шушы вакытта булуы.
Иртә белән көтү кугач, кырыкмаса кырык эшкә тотынганчы, без капка төбендә бераз “җиһан хәбәрләре” сөйләшеп алабыз, ул вакытта телефоннар юк заман әле. Шул бөтен информация “Сарафанное радио” аркылы гына килеп ирешә.
Менә шул, без өч хатын бөтен көн буена җитәрлек зәрәд җыеп, яңалыклар белән уртаклашып алабыз. Төн чыкканчы йон чыккан дигәндәй, шул төн үткәнчеге яңалыкларны бер-беребезгә ирештереп, бер-беребез белән бүлешеп кемне тетеп, кемне сүтеп, кемне мактап... Кыскасы, Аргы як башы радиосының “Соңгы хәбәрләрен” сөйләп-тыңлап алу урыны ул безнең капка төбе. Ә көн дәвамындагы хәбәрләр белән уртаклашу – анысы инде көтү кайтканда.
Менә шушы иртәнге Аргы як башы радиосының дикторлары соңгы хәбәрләр белән уртаклаша башлауга, тыкрыктан чыгып, безнең янга килеп сәлам бирде ул хатын. Сәламе русча, без дә сәламен алдык, үзебез дә аны сәламләдек. Авылга килгән-киткән күп инде ул, арба тартып үзбәк хатыннары вак-төяк сатып йөргән заман. Автобус йөреп тора, көненә өч тапкыр, шуңа күрә килем-китемнең бөтенесенә дә игътибар итеп бетереп булмый. Ләкин бу хатын башкалардан бик нык аерыла, кулында буш сумка, күзләренә бөтен җиһан сагышы сыйган, сөйләшүе дә русча. Аның сөйләгән тарихы да бөтен “җиһан хәбәрләреңне” онытып торырлык. Бик авыр фаҗигага тарыган икән башына өчпочмаклап яулык бәйләгән рус хатыны.
“Ирем иртә үлде, ялгызым бер кыз бала үстердем, үсеп җиткәч, кызым татар егете белән очраша башлады. Башта каршы килсәм дә, егетнең үзен күргәч, кызыма бер сүз дә әйтмәдем, яшьләр өйләнеште, матур гына яшәп киттеләр. Киявемнең исеме Зиннур иде. Әбисе белән генә үскән егет шул без яшәгән барак бүлмәсенә күчеп килде. Беренче көннән үк миннән рөхсәт сорады: “Риза булсаң, мин сиңа татарча “әни” дип әйтер идем, гомер буе “әни” дип әйтергә кызыктым”, – диде...”
Иртәнге сәгатьтә капка төбеңә килгән кешене урамда тотып булмый бит инде, мин аны өйгә чакырдым. Алдына чәй ясап куйдым, үземә дә чәй ясап алдым, әңгәмәбез өзелгән җиреннән ялганып китте.
Шулай әйбәт кенә яшәп киттек, Зиннур киявем бик тә тырыш, акыллы егет булып чыкты, мине дә бик хөрмәт итте, кызымны да бик яратты. Өйдә бик тормады да диярлек. Бернинди эштән дә курыкмады, дуслары да күп иде, эше дә табылып кына торды, эшләде дә эшләде. Бик зур хыялы – зур өй салып керү иде. Бер елдан кызым малай тапты, кияү теләге белән оныкка Мансур дип исем куштык. Тик дөнья яменә сөенеп, хыялларын тормышка ашырып яшәргә, улын үстерергә генә насыйп булмады киявемә, җәйнең бер эссе көнендә иптәшләре белән су коенырга киткән җирдән исән-сау өйгә әйләнеп кайтмады Зиннурыбыз. Нократ суына батты, бөтен хыялларын, якты көнгә өметен елга суы йотты, аныкын гына түгел, кызымныкын да. Ирен югалту хәсрәтеннән шашар хәлгә җиткән кызымны якты дөнья белән Зиннурыбыз ядкаре –Мансурыбыз гына бәйләп торды. Суык туфрак суыта диләр, суытмаса да, калганнарга барыбер яшәргә кирәк. Без һаман шул баракта яшәп ятабыз, Мансурыбыз үсеп килә, инде өч яшен тутырды, кызым эшли, мин өйдә.
Фаҗига буласы көнне Мансур уянганчы дип иртәдән кибеткә чыгып керергә уйладым, ипи-сөткә. Кайтып килгәндә безнең баракның бер почмагыннан күтәрелгән кара төтенне күреп, аякларым атламас булды. Мансурым-сабыем йоклап калды бит, кулымдагы сумкамны карга ташладым да өйгә йөгердем. Бала исемә төшүгә, мамыкка әйләнгән аякларыма көч керде. Барагыбызның иң түрдәге бүлмәсендә ялгыз әби яши иде, бик карт булса да, һаман да шул аракы белән дуслыгыннан арына алмады ул. Янгын менә шул бүлмәдән чыккан, мин кайтып кергәндә, бөтен барак эче кап-кара төтен иде. Безнең бүлмә дә төтен эчендә, янгын сүндерүчеләр пожарны тиз сүндерделәр, шактый гына пешкән әбине больницага алып киттеләр, ул шуннан кайтмады инде. Без дә төтен исе белән ысланган бүлмәбезне тәртипкә китереп, тагын әкрен генә яшәп киттек.
Тик менә Мансурыбыз гына авыр сулыш ала, әледән-әле йөткерә башлады. Табибларга күрсәткәч, үпкәсе белән күп төтен сулаган, кичекмәстән операция кирәк, диделәр. Бик күп мәшәкатьләр белән баланы Казан больницасына урнаштыра алдык, үзебез Киров өлкәсендә яшәсәк тә. Киров безгә бик ерак, ә Казан өч сәгатьлек юл. Рәхмәт Казан табиларына, кулларыннан килгәннең бөтенесен дә эшләделәр. Без булдыра алганны эшләдек, хәзер эш сездән тора, үпкәләр ныгысын өчен балага күбрәк сөт ризыклары һәм дә табигый ризык кирәк, кибетнеке белән йортныкы арасында аерма бик күп, диделәр.
Нишләргә белмичә елап утырганда, миңа бер рәхимле бәндә киңәш бирде. “Елап утырып эш чыкмый, тирә-якта күпме авыллар бар, син халыкка чык, татарлар бик мәрхәмәтле, татар авылларына бар, бу эшнең бер гаебе дә юк, син үзең өчен сорамыйсың бит, сабый хакына”, – диде. Менә шул киңәш белән халыкка чыктым, рәхмәт, беркем караңгы чырай күрсәтми, һәркем булыша, әйбәт кешеләр бик күп икән якты дөньяда...”
Реклама
Чәй эчкән арада үзенең тау кадәрле хәсрәтен сөйләде миңа бу гади рус хатыны. Сыер асраган заманда, үзебезгә матур эмаль кәстрүлгә сөт өсте аерганнан соң, ярты литрлы банкага да сөт өсте аерып куя идек, менә шулай уйламаганда гына йә бер кунак килеп керә, йә шушындый “экстренный случай” чыгып куя. Авыл күчтәнәче һәрвакыт әзер булып тора, бу хатынның да сумкасына сөт өстен дә, сөтен дә, эремчек, йомыркасын да салып җибәрдем.
Рәхмәт әйтеп, ул юлга кузгалды, мин дә иртәнге эшләремә тотындым. Икенче җәйне нәкъ шулай көтү озатып җиһан хәбәрләре белән бүлешеп торганда тагын тыкрыктан гына килеп чыкты ул. Күрәсең, автобустан зират башында гына төшеп калгандыр. Былтыргы тарихына өстәп, оныгының әле һаман да терелеп җитә алмавын, кыйммәтле дарулар да кирәк булуын, тагын үзенең ил өстенә чыгарга мәжбүр булуын һәм иң аянычлысы – кызының бу тормыштан арып-туеп китүен сөйләп елап җибәрде.
“Әни бәгърем, синең болай соранып йөрүеңне күреп бөтен җаным өзгәләнә, алда бернинди өмет тә күренми, миңа рәнҗемә, мин китим бу дөньядан, бик арыдым, Мансурны детдомга бирерсең дә, пенсия акчаңны әкренгә үзеңә җиткереп яшәрсең, мин сиңа гел хәсрәт кенә китердем бит”, – диде. Менә шунда кызымның алдына тезләнеп, аякларын үбә-үбә, елый-елый: “Балам, бу эшне башыңа да китермә, мин йөрим, миңа авыр түгел, миңа беркемнең кырын караш та төшергәне юк, ил мәрхәмәтле, Мансурыбыз хакына алай эшли күрмә, Зиннур рухын рәнҗетмә”, – дидем”
Икенче елны менә шундый җан әрнүен сөйләп китте бу иңнәрен дөнья авырлыгы баскан ана.
Өченче елны да килде ул, нәкъ менә шул иртәнге сәгатьтә тыкрыктан чыкты. Бу юлы сөйләгәне тагын да авыррак, тагын да тетрәткечрәк булды аның. Бөтен тарихын кыскача гына яңабаштан сөйләп чыкканнан соң: “Кызым юк инде, авырлыкка түзә алмады. Мансур белән больницага чираттагы дәвалану курсын алырга кергәч, туалет бүлмәсендә...”, – диде.
Шуннан соң күренмәде ул хатын башка елларны. Шушы кадәр газапларны күтәрә алмаган йөрәге йокы арасында арып-талып туктап калганмы, әллә, үзе әйтмешли, ил өстенә чыккан җирдә юлда туктаганмы? Мансурның алдагы язмышы ничек булган? Берсен дә белеп булмады, телефоннар заманы түгел шул. Аннары бездән утыз чакрымда гына булса да, Пүләнкә Киров өлкәсендә бит ул, без – Татарстанда. Ә менә автобус белән безнең якка борылганда, тимер юл күперенә җиткәнче, сул якта ике барак калганын күпләр хәтерлидер әле. Бәлки әле дә бардыр ул бараклар.
Үземнең Пүләнкәгә бармаганыма ярты гомер икән инде. Иртәнге сәгатьтә тыкрыктан чыгып безнең каршыга килгән, күзләрен кайгы болыты сарган гади рус хатынын исемә төшереп алам мин. Һәм әбиләрнең: “Раббым, бәндә каршыларына сорап барырга насыйп итмә”, – дигән догаларының мәгънәсен аңлыйм. Бу хатынга рәхимсез бәндәләр очрамаганына да шөкер итәм. Дөньясына үпкәләп китсә дә, кешеләргә рәнҗеп китмәгәндер, иншәАллаһ.
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
Фото: https://www.freepik.com/
Чыганак:Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев