«Моң чишмәләрем сез...»
– Мин алар белән һәрвакыт сөйләшеп йөрим. Сизәм: алар минем янәшәмдә. Уңышларыма шатланалар, хәвеф-хәтәрдән саклыйлар... Татарстанның халык артисты Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНны моңлы, җырларын тыңлаганда елата торган җырчы, диләр. Җырлары моң, сагыш, сагыну, сыктау белән уралып, йөрәк түреннән чыкканга шулайдыр... Ул бит гомере буе сагынып яши... Барысы хакында да үзе ачыктан-ачык сөйләсен әле (»Сөембикә », Чулпан Галиәхмәтова).
Июльнең матур бер көне. Миңа 9 яшь. Әни мине чакырып алды да: «Чибәр әбиләрең карагат җыярга бара, син дә ияр әле», – дип, җиде литрлы чиләк тоттырды. Безнең бакчада да үсә иде ул карлыган, күрәсең, без, бала-чага өлгергәнче ашап бетергәнбездер. Ә әнинең, безне ашатасы килгәндер, бәлки, авыз тәме өчен карлыган кайнатмасын үзенең кабасы килгәндер. Ул бит инде авырый иде... Авыл халкы карлыган җыярга йөргән урын җиде чакрым ерак-лыкта. Анда барганымны, чиләкне тутырганымны хәтерлим. Әмма аны шул озын юл буена күтәреп алып кайта алмаганмындыр, мөгаен. Чибәр әби булышкандыр. Мин мөлдерәмә тулы чиләгемне күтәреп кайтып кергәндә, әни хәле бетеп өйдә утыра иде. Шуннан соң озак тормады, август аенда өзелде. Әниле балачакның иң соңгы хатирәсе әнә шул карлыган белән бәйле минем. Ә аңа кадәр бик рәхәт, күңелле яшәдек без. Сигез бала. Мин – җиденчесе. Әти дә, әни дә – Тимергали белән Хәтирә – икесе бер авылдан. Янаул районында Уракай дигән бик матур авыл ул. Әти безнең балта остасы иде. Авылда ир-атлар белән артель төзеп, төрле җиргә төзе-лешкә чыгып китә. Әни сугыш вакытында бригадир булган. Әтигә кияүгә чыккач, төрле эшкә йөрде. Без үсә төшкәндә зур абый, апа чыгып киткәннәр иде инде. Бер апабыз кечкенә чагында үлгән. Әнинең беренче ярдәмчесе булган Нәзхәт абый мине – күкрәк баласын караган. «Нәфкатькә бер яшь тулгач кына урамга уйнарга чыгам», – дип әйтә торган булган. Гармунда уйнаган. Әмма гомере кыска була. Җылысын тойган якын кешем әнә шулай мине калдырып китә. Без дүрт малай үстек: Физанур абый, Мизхәт абый, мин һәм Фирин энем. Өйдә һәрберебезгә эш бүленгән. Мин гел хатын-кыз эше эшләдем. Урын җыештыру, идән юу – барысы да минем өстә, һәм аларны бик оста башкарам. Әни тегә, чигә, бәйли. Һәркемнең дә әнисе чиста-пөхтәдер инде, әмма минем әни аеруча пөхтә иде. Ак күлмәкләр генә киертеп йөртте ул безне. Ә без абый-энеләр белән балачакның рәхәтен күрәбез. Мизхәт абый белән энекәш тә гармунда уйный. Ул чорда гармун илаһи бер уен коралы бит. Гармун уйнаган кешегә хөрмәт шундый зур, сокланып карыйлар. Ә безнең өйдә гармун тавышы тынып тормый. Хәтта уйнаганда да гармун безнең белән була. Кичләрен дүрт малай җыелышабыз да, бер-беребезне армиягә озатышлы уйныйбыз. Дүртәүләп кочаклашабыз да кычкырып җырлыйбыз. Кышкы кичләрдә өй яңгырап тора иде. Безне тирә-як күршеләр дә ишеткәндер, мөгаен. Авылда малайларның урам буйлап җырлап йөрү гадәте дә бар иде. Мизхәт абый гармунда уйный. «Апай, синең тавыш барысыныкыннан да ныграк яңгырап тора. Көчле булып чыга», – дия иде. Әткәй белән әнкәй, туганнарым исән вакыттагы иң җылы хатирәләрем бу. Бик еш искә төшә ул чаклар... Еш...
Ул бәхетемә озын гомерле булырга язмаган. Озак кына авыртып йөргәннән соң әни безне ташлап китте шул. Абыйны тапкач, бик нык салкын тидергән икән ул. Юньләп дәваланмаган, күрәсең. Туберкулез яман шешкә әйләнгән. Хастаханәдә тиешенчә дәваланса, бәлки, терелгән дә булыр иде. Ул дәваланырга кереп ята, әти энем белән мине ияртеп хәлен белергә бара. Әни безне күргәч елый. Ике көннән соң кайтып та җитә. Сагынган инде ул безне. Әни белән бик якын идек шул. Үскәч табиб булам да, әнине дәвалыйм дип хыяллана идем. Бөтен теләгем әнине терелтү булды. Әмма... Әни үлгән көнне әле дә хәтерлим. Кичен апаларга кунарга алып киттеләр безне. Икенче көнне уянуга – ә без бик иртә уяна идек – әнинең хәле ничек икән дип уйлап куйдым. «Әниең үлде», – дигәч, шундук өйгә чыгып чап-тым. Кайтып кергәндә әнине юып бетергәннәр иде инде. Үлгәненә ышанмадым. Йоклый гына кебек тоелды. Әмма әнине зиратка алып киттеләр. Бик каты елаганым әле дә хәтеремнән китми. Югыйсә 51 ел узган бит инде! Мин елыйм, миннән катырак Мизхәт абый елый... Халык таралып беткәч тә зиратта әни кабере янында басып калды ул. Әнине җирләп кайтканда коеп яңгыр ява иде... «Авылның иң акыллы, затлы хатыны китте», – диде авылдашлар...
Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/skhn-m-yazmysh/mo-chishmlrem-sez
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев